Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәмидуллин Булат

Булат Лирон улы Хәмидуллин 1968 елның 13 августында Казан шәһәрендә язучы Лирон Хәмидуллин гаиләсендә туа. 1985 елда 80 нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга керә. Укуыннан вакытлыча бүленеп, 1987–1989 елларда хәрби хезмәттә була. Университетны тәмамлагач, 1992–1995 елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих бүлеге каршында аспирантура тәмамлый һәм «Казан ханлыгының этносоциаль тарихы» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза.

1995–1997 елларда әлеге институтның шул ук бүлегендә кече фәнни хезмәткәр. Аспирантурада уку белән бер үк вакытта 1992–1994 елларда ул «Казан» милли мәдәни үзәкнең тарих-фән бүлегендә фәнни хезмәткәр булып эшли, анда тарихи эчтәлекле күргәзмәләрне оештыруда якыннан катнаша. 1998 елда Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. Баштарак иҗтимагый-фәнни китаплар редакциясе мөхәррире, 1999 елдан шул редакциянең мөдире була. 2002 елның февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятына баш мөхәррир итеп билгеләнә, бер үк вакытта ул «Фәнни Татарстан» һәм «Научный Татарстан» журналларының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын да башкара.

1991 елдан башлап «Идел», «Казан утлары», «Аргамак», «Татарстан» журналларында, «Татар дөньясы» (Мәскәү), «Татар иле», «Шәһри Казан» кебек газеталарда Б.Хәмидуллинның төрки-татарлар тарихына һәм аерым шәхесләргә багышланган фәнни-популяр мәкалә һәм очерклары, тәрҗемәләре (М.Юныс, Г.Баттал, Ф.Урманче һ.б.) дөнья күрә.

2002 елдан Татарстан китап нәшриятында чыгып килә торган «Татарлар тарихы» (рус телендә) китаплар сериясенең идея авторы.

Б.Хәмидуллинның тарих һәм әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Аның каләм хезмәте үрнәкләре «ХХI гасыр интеллекты» фонды оештырган «Яшь талантлар» конкурсында ике мәртәбә билгеләп үтелә (1992, 1994), 1999 да аңа «Бәллүр каләм» конкурсы дипломы, ә 2000 елда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган күпкырлы эшчәнлеге өчен Кол Гали исемендәге Халыкара премия тапшырыла.

Б.Хәмидуллин – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Казанның ныгуы һәм Казан ханлыгы тарихы. – Казан: Казан дәүләт ун-ты; Фән, 2005. – 183 б. – 500 д.

Казан ханлыгы халыклары: монография. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 174 б. – 2000 д.

 

* * *

Из глубины столетий / сост., авт. комментариев Б.Хамидуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2000. – 271 с. – 5000 экз.

История «скифов» глазами современников / сост., авт. комментариев Б.Хамидуллин. – Казань: Магариф, 2001. – 175 с. – 500 экз.

А х у н о в Г. Увиденное и прожитое Тимерханом: докум. повести. – Казань: Дом печати, 2001. – 332 с. – 500 экз. («Тимерханның күргән-кичергәннәре»)

Чингиз хан – 850. –Книга 1. – Казань: Дом печати, 2002. – 286 с. – 500 экз.

Народы Казанского ханства. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 335 с. – 3000 экз.

И м а м о в В. Казанская крепость: роман. – Наб. Челны: ООО Газетно-кн. изд-во, 2005. – 239 с. – 5000 экз. («Казан каласы»)

Из глубины столетий. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 271 с. – 5000 экз.

Ислам в Золотой Орде / соавт. И.Измайлов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 63 с. – 5000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ә м и р х а н о в Р. Үткән гасырларга багышланган хезмәт // Фәнни Татарстан. – 2000. – № 4. – 94–95 б.

М и ң н у л л и н Т. Син кемнәрнең баласы // Татарстан яшьләре. – 2000. – 31 окт.

Г а д е л Ә. Юлыннан тайпылмас Булат // Татарстан хәбәрләре. – 2001. – 28 нояб.

Б ә д р е т д и н о в Х. Югалту сагышлары хәтерне уята // Шәһри Казан. – 2002. – 26 нояб.

Ә х м ә т җ а н о в М. Чын тарихны хәбәрдарлар белә // Мәдәни җомга. – 2003. – 2 май.


Язучылар