Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фазлый Камил

          Камил Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Биредә урта белем алганнан соң, Байморза сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. Бәләбәй каласында эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә.

          К.Фазлый 1970–1975 елларда Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1975 елдан алып хәзерге көнгәчә ул туган авылында балалар укыта, унбер ел мәктәп директоры булып эшли.

          К.Фазлый – Башкортстанның мәгариф алдынгысы (1994), атказанган укытучы (2005), «Русиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында җиңеп, Россия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була (2006).

          Аның тәүге «Тырыш пионер» дигән шигыре, җиденче сыйныфта укыганда, «Башкортстан пионеры» газетасында дөнья күрә (1963). Озак еллар сатира һәм юмор өлкәсендә эшли. Поэзия һәм проза жанрында иҗат итә.

          Шигырь, поэмаларын да, хикәя, повестьларын да сурәтле, халыкчан тел белән яза. Көтелмәгән чагыштырулар кулланып, комик ситуацияләр тудырып, укучыны көлдереп, берникадәр автор күтәргән проблемалар турында уйланырга мәҗбүр итә. Камил Фазлыйның әсәрләрендәге образлар көлкеле генә түгел, гыйбрәтле дә.

          Шагыйрь – Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты (2000), Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2005).

          К.Фазлый – 1997 елдан Башкортстан (Россия) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ат тәмәке көйрәтә: повестьлар, хикәяләр. – Уфа: Китап, 1999. – 256 б.

Бүрек фикере: поэма һәм шигырьләр. – Уфа: Китап, 2004. – 112 б.

* * *

Сакаллы сабый: поэма, юмористик шигырьләр. – Өфө: Китап, 1996. – 80 б. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

А т н а б а й Ә. Өченче фатиха // Кызыл таң (Өфө). – 1996. – 26 сент.

К ә р и м о в М. Өйдә ниләр, ниләр бар? // Тулпар. – 1997. – № 1. – 32–33 б.

Б а й б у л а т о в Р. Басынкы каләмдәш һәм әдип // Кызыл таң (Өфө). – 1999. – 17 февр.

Б а й б у л а т о в Р. Еллар узган саен камилләшә бара каләмең // Өмет. – 1999. – 16 февр.

Т и м е р ш и н Р. Камил каләмле Камил // Өмет. – 2000. – 15 февр.

П о в а р и с о в С. Поэтик канаты киң // Кызыл таң (Өфө). – 2004. – 14 сент.

* * *

Белебей: от века XVIII – к веку XXI: справочник. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2006. – С. 423.

Писатели земли башкирской: справочник. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 2006. – С. 393.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин