Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Видео

Язучының эш өстәле / Ркаил Зәйдулла

Үзе шагыйрь, үзе прозаик, үзе драматург, үзе публицист. Яшь иҗатчыларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулладан да яхшырак киңәшләрне кем бирә алыр икән?! Иҗат белән кайчан шөгыльләнә башларга, язучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, кемгәдер ияреп язарга ярыймы – бу һәм башка сорауларга җавап “Язучының эш өстәле” тапшыруының яңа чыгарылышында.

“Яшел камин янында” – Хатыйп Миңнегулов һәм Айдар Гыймадиев

Кереш сүз – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. (далее…)

«Әлмәндәр бабайның прототибы кем?»

Туфан Миңнуллинны аңлыйсың килсә, авылына бар. Бу сүзне ишеткән булса да, асылына төшенеп җитмәгән булганбыз икән. Ниһаять, “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы геройлары белән ташыну өчен драматургның авылына – Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗага юл тоттык. (далее…)

“Яңа гасыр” каналының “Таяну ноктасы” тапшыруы. 26 ноябрь эфиры

Татарстан Язучылар берлегенең Россия язучылары ассоциациясенә  керүенең уңай һәм тискәре яклары нинди булачак? Язучылар шул сорауларга җавап эзли.

 

Татар язучылары #Илһамга флешмобында катнашалар!

 

Флешмобны оештыручылар – Татар дәүләт филармонисе һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Катнашучылар Илһам Шакировка багышланган әсәрләр укыйлар, истәлекләр сөйлиләр. (далее…)

«Татар-информ» һәм татар язучылары #МӘҺДИЕВ флешмобын башлый!

Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм татар язучылары #МӘҺДИЕВ флешмобын башлап җибәрә. Флешмоб күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Әдипләр Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәреннән өзекләр укыячак.

(далее…)

Туфан Миңнуллин истәлегенә!#Туфансүзесагындыра флешмобына Данил Салихов кушылды.

“Туфан сүзе сагындыра” – “Татар-информ” һәм Татарстан язучыларының уртак проекты. Интернет-флешмоб форматындагы проектта күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның робагыйлары укыла һәм аның белән бәйле истәлекләр сөйләнә.

Проектның идея авторы һәм оештыручысы – журналист Зимфира Гыйльметдинова,
Проект җитәкчесе – Илгиз Шәкүров,
Оператор – Альфред Камелевский.

Язучылар