Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Камал Әгъзам

Әгъзам Камал (Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов) 1918 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасының Апас  районы Үтәмеш авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1931-1934 елларда  үз  авылларындагы җидееллык мәктәптә (ТБУМ) укый,  аны  тәмамлагач, Казанга килеп, (ТБУМ) укый,  аны  тәмамлагач, Казанга килеп, финанс-экономика техникумында белем ала. 1937 елда техникумны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстанның Тәкәнеш районында үз белгечлеге буенча эшләгәннән соң, ул яңадан Казанга кайта һәм 1938-1939 елларда «Чаян» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы  редакцияләрендә  әдәби  хезмәткәр  булып  эшли.  1939  елның көзендә армия сафларына чакырылып, хәрби курсларны тәмамлагач, сугыш башланганга кадәр анда кече командир булып хезмәт итә.

Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Әгъзам Камал алгы сызыкта сугыша. Канлы бәрелешләрнең берсендә яраланып, шактый вакыт госпитальдә дәвалана,  аннары Саратов шәһәрендәге хәрби училищега укырга җибәрелә. Училищены офицер дәрәҗәсе алып тәмамлаганнан соң, Әгъзам Камал кабат үз гаскәри берәмлегенә – Сталинград фронтына кайта һәм, андагы  хәлиткеч  сугыш  операцияләрендә  күп мәртәбәләр  катнашып, 1943 елның 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.

Ә.Камал мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Казанга килгәч, аның шигырьләре  республика  көндәлек матбугатында,  альманахларда, күмәк җыентыкларда еш басыла. 1938 елда яшь шагыйрьнең «Җилфердә, байрак!», ә 1939 елда «Һәйкәл янында җыр» дигән шигырь җыентыклары басылып чыга.

Ә.Камалның кырыс сугыш шартларында язган шигырьләре фронт газеталарында, «Кызыл Татарстан»да һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында да басыла.

Фронтовик шагыйрьнең  аерым  иҗат  үрнәкләре  һәм  үзе  турында мәгълүматлар «Татар поэзиясе антологиясе»ндә (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) исемле җыентыкларда урын ала.


Язучылар