Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әхсәнов Илдар

Шагыйрь Илдар Гали улы Әхсәнов 1935 елның 27 августында Татарстанның Әлмәт районы Әлмәт авылында (хәзер Әлмәт шәһәре) колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1956–1962 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, 1979–1981 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча Әлмәт төзелеш техникумында укып, техник-плановик дигән дипломга да ия була. Хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтбурнефть» идарәсендә токарь булып эшләүдән башлый (1955–1958), шуннан соңгы хезмәт юлы тулысы белән диярлек журналистикага, нефть сәнәгатенә бәйле: Буа район газетасында әдәби хезмәткәр (1959–1960), «Татарстан яшьләре» газетасының нефть төбәге буенча үз хәбәрчесе һәм шул ук газета редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире (1961–1963), аннары егерме биш ел (1965–1990) Нефть-газ сәнәгате министрлыгының «Нефтьгазстройтруд» дигән оешмасының Әлмәттәге Алдынгы хезмәт ысулларын өйрәнү-тикшерү үзәгендә инженер, өлкән инженер һәм бүлек мөдире булып эшли. 1990 елдан ул әүвәл «Әлмәт таңнары» газетасы, аннары «Аргамак» журналы һәм 1993 елдан «Нефтяник Татарстана» газетасы редакцияләрендә журналист-мөхәррирлек хезмәтен дәвам иттерә.
Шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан басыла башлый. 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Кыйбла» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, 1987 елда «Ак дөнья» исеме белән икенче китабы басылып чыга. Туксанынчы елларда Әлмәт матбагаларында хосусый тәртиптә «Жирәбә» (1995), рус телендә «Даль памяти» (1998) дигән китаплары һәм Әлмәт торба заводы турында «Альметьевский трубный завод» (1998) исемле очерклар китабы басыла.
Илдар Әхсәновның әдәби иҗаты нигездә заман темаларына, хезмәткә, экология проблемаларына багышланган публицистик яңгырашлы шигырьләр һәм мәхәббәт лирикасы белән үзенчәлекле.
Ул 2003 елның 8 июлендә вафат була.
И.Әхсәнов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин