Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Зәнкиев Якуб

Якуб Камали улы Зәнкиев 1917 елның 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк затлы-зыялы гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Үзе дә гомерен күңелләргә яктылык өләшүгә, мөгаллимлек итүгә багышлый. 40 елдан артык балаларга аң-белем, ныклы тәрбия бирүче Якуб ага Зәнкиев «Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. Себердә, үзе яшәгән төбәк мәктәпләрендә балаларны татар әдәби телендә укыту буенча да сокланырлык уңышларга ирешә.

Бер үк вакытта Я.Зәнкиев журналистика, әдәби иҗат эше белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның көн кадагына суккан үтемле язмалары, очерк-зарисовкалары, әдәби тәнкыйть мәкаләләре район-өлкә матбугатында, Татарстанда чыгучы төрле газета-журналларда әледән-әле күренеп тора. Бер үк вакытта ул үзен фольклорчы буларак та таныта. Укучыларыбызны Төмән татарлары хәяты, гореф-гадәтләре, татар әдәби телендә борынгы төркилек чалымнары аеруча нык сакланган Себер шивәсе белән якыннан таныштыра.

Якуб Зәнкиев укучыларга «Иртеш таңнары», «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романнары, «Кайчы колак» кебек хикәяләр җыентыклары белән таныла.

1994 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Иртеш таңнары» романы өчен Якуб Зәнкиев 2002 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Яу кырында күрсәткән батырлыклары I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр, тыныч хезмәттәге фидакарьлеге исә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең югары бүләкләре белән бәяләнә.

Ул 2003 елның 7 мартында бакый дөньяга күчә.

Я.Зәнкиев – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Иртеш таңнары: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 672 б. – 1600 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

М о р т а з и н М. Иртеш ага да ага… // Татарстан яшьләре. – 1989. – 26 авг.

Ә х м ә т о в а – У р м а н ч е Ф. Беренче сукмак // Ватаным Татарстан. – 1994. – 21 окт.

Х ә б и б у л л и н а Л. Якуб Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» романының идея-сәнгать көче // Яңарыш. – 1997. – 1 апр.

А л и ш и н а Х. Себер татарлары елъязмасы: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы // Мәдәни җомга. – 1997. – 11 апр.

Х ә м и т е в Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел… // Татар иле. – 2001. – № 18.

Х ә м и т е в Г. Ул Себернең асыл егете // Мәгърифәт. – 2001. – 6 апр.

Х ә б и б у л л и н Х. Чын мәхәббәт бармы? // Казан утлары. – 2002. – № 2. – 182–184 б.

Ә х м ә т о в а – У р м а н ч е Ф. Хәзинәдар // Мәдәни җомга. – 2002. – 5 апр.

Р е ч е к б а е в а Р. Онытылмас олуг зат // Яңарыш. – 2003. – 4 апр.

Х ә м и т е в Г. Үлчәшмичә гадел булып // Шәһри Казан. – 2003. – 7 май.

Х а т и п о в Ф. Ерактагы якын Себер // Мәдәни җомга. – 2007. – 11 май.


Язучылар