Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шаһиев Рәфкать

Тел галиме, язучы Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев 1968 елның 2 нче октябрендә Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында туа. Туган авылында сигезъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1984-1988 елларда Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын Әлмәт районы Яңа Нәдер урта мәктәбендә рәсем, сызым укытучысы буларак башлый. 1988-1990 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, укытучылык эшен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак районның Яңа Кәшер урта мәктәбендә дәвам итә. 1991 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына читтән торып укырга керә.

1992 елда Р.Шаһиевны туган авылы Кичүчатка мәктәп директоры итеп билгелиләр. Анда татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр алып бара. Туган ягының патриоты буларак, авылдашы күренекле мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнә, аның мемориаль музеен булдыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Галимнең кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәфләр белән озак еллар бик якын элемтәдә була. Аралашып, хатлар алышып тора. Алга таба авылдашы, Казан дәүләт университетының журналистика теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире галим Тәлгать Миннебаевның эшчәнлеген киң җәмәгатьчелеккә чыгару белән шөгыльләнә. Туган ягына булган мәхәббәт аның табигатен, ономастикасын өйрәнүгә этәрә. Рәфкать Шаһиев университетта укыган чорында фән белән кызыксына башлый. 2001 елда профессор Г.Ф.Саттаров җитәкчелегендә “Татарстанның көньяк-көнчыгыш Кама аръягы микротопонимиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2002 елда Р.Шаһиевка “Россия Федерациясе гомуми белем мәктәбенең мактаулы хезмәткәре” дигән исем бирелә.

2002 елда Рәфкать Шаһиев Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының татар филологиясе факультетына мөдир итеп билгеләнә. 2006 елдан доцент. 2009-2016 елларда укыту эшләре буенча проректор.

Тел, әдәбият-сәнгатькә караган мәкаләләре белән Р.Шаһиев матбугатта туксанынчы еллар уртасында күренә башлый. “Сөембикә”, “Казан утлары”, “Идел”, “Мәйдан” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасында Р.Фәхреддин, Ә.Шәрәф, Р.Салихова, Д.Кузаева, З.Мансуров, К.Булатова, Р.Төхфәтуллин. Ф.Гыйльми. И.Гыйләҗев, З.Захарова. Н.Сабирҗанова. Н.Әхмәди иҗатларына багышланган фәнни-әдәби язмалары дөнья күрә.

Соңгы вакытта Р.Шаһиев публицистика һәм проза өлкәсендә үзен үзенчәлекле язучы итеп танытып килә. 2014 елда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә җитәкче итеп сайлыйлар.

Рәфкать Шаһиев – Р.Төхфәтуллин (2005), С.Сөлǝйманова (2018) исемендәге премиялǝр лауреаты.  2014 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Өйлǝнгǝн. Хатыны – Гөлсинǝ Мансур кызы Шаһиева (1967)

улы – Булат Рәфкать улы Шаһиев (1998)

кызы – Әдилǝ Рәфкать кызы Шаһиева (2003)

Басма китаплары

 

Атамалар – тарих ачкычы. – Казан: РИЦ Школа, 2004. – 220 б.

Кечкенә генә кояш буласым килә… Т.Миңнебаев ядкаре. – Казан: Идел-Пресс нәшр., 2005. – 192 б.

Ризаэтдин Фәхреддин. Тормышы. Иҗади мирасы. Дәреслек хрестоматия – Казан: РИЦ Школа, 2005. – 278 б.

Ризаэтдин Фәхреддиннең иҗади мирасы. – Казан: РИЦ Школа, 2007. – 332 б.

Татар ономастикасы атасы Гомәр Фәез улы Саттаров. – Казан: РИЦ Школа, 2008. – 60 б.

Нефть төбәге микротопонимнары сүзлеге. – Казан: РИЦ Школа, 2008. – 176 б.

Хатларда кеше язмышлары… Ризаэддин Фәхреддиннең кызы Әсма һәм оныгы Арслан Шәрәф хатлары. – Казан: РИЦ Школа, 2008. – 60 б.

Риза Фәхреддин эзләреннән. Галимнең мемориаль музее һәм иҗатын фәнни өйрәнү лабораториясе. – Әлмәт, 2014. – 40 б.

Нур Әхмәдиевнең иҗади дөньясы.– Казан: РИЦ Школа, 2017. – 132 б.

Сагыну исе: хикǝялǝр, парчалар, моңсу хатирǝлǝр. – Казан: Рухият, 2017. –  160 б.

 

 

 

 

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин