Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Миңнуллина Йолдыз

Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы. 1985 елның 6 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе – тәнкыйтьче, әнисе – шагыйрә. Башлангыч сыйныфларны башкаланың 29нчы рус мәктәбендә укый, соңыннан 2нче татар гимназиясендә укыган. КДУның татар филологиясе факультетын тәмамлаган.
Йолдыз үзенең әдәбиятка тартылыун өйләрендәге китапханәгә һәм күп китап укуга бәйли. Шулай ук, университет диварлары да аңа илһам биргән. “Бу дөньяны тоюым, күзаллавым шәһәр мәдәнияте аша килә”, – ди ул.
“Асфальт баласы асфальт турында яза инде. Авыл кешесе өчен  туфрак – безнең өчен you could look herestraight from the sourcerecommended you read таш. Туфракта туып үскәннәр туфрак аша, асфальтта туганнар асфальт аша тоя инде. Мин асфальт баласы!”

Бүген Йолдыз бихисап кызыклы иҗади проектлар алып баручы шагыйрә.

 


Язучылар