Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ерикәй Әхмәт

ХХ йөз татар поэзиясенең үзенчәлекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт Ерикәй (Әхмәт Фазыл улы Ерикиев) 1902 елның 16 декабрендә хәзерге Башкортстан Республикасы Дуван районының гүзәл җирендә ­– Урал таулары итәгендә, урманлы калкулыклар, ямьле табигать арасында урнашкан Өлкенде дигән татар авылында ярлы гына тормышлы крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Җиде балалы ишле гаиләгә тормышны алып бару шактый кыен булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк эшкә җигелергә туры килә: көтүче ярдәмчесе булып ул сыерлар, бозаулар көтә, авылның баерак хуҗалыкларында көнлекче булып хезмәт итә, ә тагы да бераз үсә төшкәч, әтисенә ияреп, Златоуст, Түбән Уфалы кебек ераграк шәһәрләргә төрле яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта белемгә булган теләк-омтылышын да канәгатьләндерергә тырыша: мәчет каршындагы мәктәпкә йөреп укырга-язарга өйрәнә, китап белән дуслаша, бигрәк тә шигъри әсәрләрне, Тукай шигырьләрен яратып укый. Үзе дә авыл җырларына охшатып такмаклар чыгара, аларны тальян гармунда уйнап яшьтәшләренә җырлап күрсәтә торган була.

Яшьлеккә хас романтик хыяллар белән күңеле тулы унбиш яшьлек яшүсмер егет яңа, ирекле тормыш вәгъдә иткән Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала, төбәктә Совет хакимияте урнашуга, бөтен җаны-тәне белән аңа хезмәт итәргә керешә: әүвәл волость ревкомында эш кәгазьләре күчереп язучы, соңга таба волость башкарма комитетында секретарь булып эшли.

1920 елда туган авылында комсомол ячейкасы төзелгәч, беренчеләрдән булып комсомолга керә. 1924 елда инде ул – коммунистлар партиясе әгъза сы. Шуннан соң Ә.Ерикәй 1927 елга кадәр партиянең волость комитеты сәркәтип, Мәсәгут кантонының участок мәхкәмәсендә халык судьясы һәм кантон партия комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире вази-фаларын башкара. Шушы ук елларда көндәлек матбугат битләрендә Ә.Ерикәйнең шигырьләре дә күренә башлый (беренче шигыре 1921 елда Златоуст шәһәрендә чыга торган «Юксыл фикере» газетасында басыла).

1927 елның көзендә ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты Ә.Ерикәйне Мәскәүгә дәүләт журналистика институтына укырга җибәрә. Студентлык чорында ул Мәскәүдә татар телендә чыга торган газета-журналларга актив языша, институтны тәмамлагач, үзе дә әүвәл «Эшче», аннары «Игенчеләр» исемле мәркәз татар газеталары редакцияләрендә сәркәтип, мөхәррир урынбасары булып эшли, 1930 елда исә «Ударниклар» исемле журнал оештыруда якыннан катнаша һәм МАПП (Мәскәү пролетар язучылары ассоциациясе) каршындагы татар секциясенең җитәкчеләреннән берсе була. Бу елларда журналист-шагыйрьгә газета-журнал редакцияләренең юлламалары белән илнең төрле почмакларында – Идел буе, Урал, Себер төзелешләрендә, Магнитогорск металлургия комбинаты кебек сәнәгать үзәкләрендә булырга туры килә. Бу дәвамлы иҗат командировкаларында алган тәэсирләр язучының күпсанлы мәкаләләрендә, очерк язмаларында һәм шигырьләрендә чагылыш таба. 1930 елда Мәскәүдәге СССР халыклары үзәк нәшриятында яшь шагыйрьнең «Ташлы дулкыннар» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.

1932–1935 елларда Ә.Ерикәй Гослитиздатның СССР халыклары әдәбияты секторында мөхәррир, сектор мөдире булып эшли. 1933 елда төбәкләрдәге МТСлар янында сәяси бүлекләр оештырылганнан соң, партия Үзәк Комитеты Ә.Ерикәйне Татарстанның Чистай МТСы сәяси бүлеге газетасына җаваплы мөхәррир итеп билгели. Анда ике елга якын эшләгәннән соң, ул янәдән Мәскәүгә кайта һәм үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә багышлый.

Бу елларда аның, Татарстан матбугатыннан тыш, үзәктәге «Новый мир», «Октябрь», «Огонек» журналлары, «Правда», «Известия», «Комсомольская правда» газеталары битләрендә даими рәвештә шигырьләре, очерклары басыла, Казан һәм Мәскәү нәшриятларында татарча һәм рус теленә тәрҗемәдә бер-бер артлы шигъри җыентыклары нәшер ителә («Шигырьләр», 1933; «Лирика», 1934; «Гөрләп үсәбез», 1936; «Страна победителей», 1935).

1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире М.Җәлил, Мәскәүдә яшәүче татар шагыйрь-әдипләре М.Максуд, Ә.Фәйзиләр белән беррәттән, Ә.Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җыр текстлары иҗат итү эшенә җәлеп итә. Шул рәвешчә Ә.Ерикәйнең шигъри иҗатындагы иң бәрәкәтле, иң озын гомерле өлешенә – масса җырлары өлкәсендәге актив эшчәнлегенә киң юл ачыла. 1935.1941 еллар арасында ул ике либретто («Галиябану», «Бибисара»), композиторлар белән берлектә халык арасында бик тиз популярлык казанып өлгергән дистәләгән җырларын иҗат итә. «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил» (М.Мозаффаров музыкасы), «Егерменче елларда», «Партизанка», «Лирик җыр» (Ф.Яруллин музыкасы), «Батыр егеткә», «Айлы төн» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Кәккүк» (С.Габәши музыкасы; бу музыка 1915 елда ук Гали Рәхимнең шул исемдәге шигыренә язылган була, әмма 1931 елда шигырьнең авторы репрессиягә дучар булу сәбәпле, җыр озак еллар буе сүзсез генә яши), «Бибисара» (С.Сәйдәшев музыкасы), халык көйләренә язылган «Алсу», «Минзәлә» кебек җырлар Ә.Ерикәй иҗатының гына түгел, гомумән татар шигъриятенең җыр жанрындагы шул чор классик үрнәкләре булып торалар. Алар сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы берничә буын яшьләрнең зәвыгына юш килеп, аларда тормышка, дөньяга әхлакый-гуманистик карашлар тәрбияләүдә гаять бәрәкәтле роль уйныйлар.

Ватан сугышы елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, фашизмга каршы көрәшкә өндәгән патриотик, публицистик шигырьләрен, җырларын яза, матбугатта күпсанлы публицистик мәкаләләр, сугыш каһарманнары – Геннадий Гобәйдуллин, Советлар Союзы Геройлары Салават Кәримов, Хатыйп Хәсәнов, Фәррах Камалетдинов һәм башкалар турында очеркларын, китапларын бастыра. Сугыштан соң 1945–1950 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли, күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак, аны ике тапкыр (1946 һәм 1950 елларда) СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар, әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм ике «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Шагыйрьнең әдәби иҗат эшчәнлеге сугыштан соңгы чорда да актив рәвештә һәм төрле жанрларда дәвам итә. Ул озын-озын поэмалар («Яшь бөркет», «Мөхтәрәмә колхозы»), лирик шигырьләр, мәсәлләр, афористик кыска дүртьюллыклар, җырлар, балалар өчен шигъри китаплар, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза, рус теленнән шигъри әсәрләр, җырлар тәрҗемә итә. Аның бер-бер артлы китаплары басылып тора. Үзе исән чагында гына да, ягъни 1930–1967 еллар арасында, әдипнең татар, рус һәм башка телләрдә алтмыштан артык китабы дөнья күрә. Алар арасында «Әсәрләр» (1950), «Лирика» (1956), «Җәүһәрия» (1958), «Сайланма әсәрләр» (1961, 1971) исемнәре белән чыккан калын-калын томнар да бар.

Шулай да әдип иҗат итеп калдырган бу бай мирасның вакыт сынавын үтеп, авторын үзенчәлекле каләм иясе итеп таныткан өлеше – кыска лирик шигырьләр һәм җырлардыр. Шагыйрь лирикасының төп тематик үзәген кеше хисләренең бөтен муллыгын гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән яшьлек, мәхәббәт, реаль тормыш-көнкүреш хәлләре тәшкил итә. Дөньяны яшьлеккә хас романтик-шигъри буяуларда кабул итү, тормыш мизгелләрен, мәхәббәт хисләрен сурәтләгәндә очрашу, кавышу шатлыгы, аерылышу сагышы, өмет, моңаю-сагыну кебек интим тойгыларны шигырьдә табигать күренешләре, фольклорда яшәп килгән традицион образлар аша халык җырларына якын яңгырашлы, лирик аһәңле итеп гәүдәләндерү, ачык аңлаешлы шигъри бизәкләр, тапкыр гыйбарәләр куллану, чорга хас иҗтимагый фикер-хис бердәмлеге – шагыйрь лирикасының, җырларының төп сыйфатлары әнә шулар. Шигырьләрнең ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән-үзе музыканы сорап тора. Шуңа күрә дә композиторлар Ә.Ерикәй иҗатына дәвамлы рәвештә мөрәҗәгать итә киләләр. Сугыштан соңгы уньеллыклар дәвамында музыкага салынган «Сиңа» (З.Хәбибуллин музыкасы), «Сипкелле диләр мине» (М.Мозаффаров музыкасы), «Көтәм сине» (С.Садыйкова музыкасы), «Бик күрәсем килә» (Р.Яхин музыкасы), «Онытырга мөмкин түгел» (Х.Вәлиуллин музыкасы), «Сиреньнәр хуш исләр тарата» (Н.Җиһанов музыкасы), «Кил, иркәм, гармун уйнарга», «Күңелгә шулай тоела» (Ә.Фәттах музыкасы), «Идел буе каеннары» (И.Шакиров музыкасы), «Сөясеңме дип ник сорыйсың», «Эзләдем, бәгырем, сине» (С.Хәбибуллин музыкасы), «Яшьлегемә кайтыр идем» (И.Якупов музыкасы), «Юллар» (Л.Айтуганов музыкасы), «Җәйнең матур аяз таңнарында» (Ф.Әхмәдиев музыкасы) һәм башка бик күп җырлар, тәмам халыклашып, профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар тарафыннан бүгенгәчә башкарыла, нәшер ителгән җыр китапларына даими кертелә килә. Гомумән, Ә.Ерикәй шигырьләренә музыка язып карамаган татар композиторы бармы икән?!. Заманында шагыйрьнең русчага тәрҗемә ителгән аерым шигырьләренә Н.Мясковский, А.Александров кебек рус композиторларының да музыка язганлыгы мәгълүм.

Үзенең әйтүенә караганда, Ә.Ерикәй биш йөзгә якын җыр язган. Шуларның өч йөзгә якыны татар һәм башка милләт композиторлары тарафыннан көйгә салынган. Бу соңгыларыннан иң яхшы дигәннәре, заман сынавын үткәннәре, аерым китапка тупланып, «Ике йөз җыр» исеме белән 1982 елда кабат басылалар. Шагыйрьнең тууына туксан ел тулуга хаслап 1992 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Сайланма әсәрләр» китабының да төп өлешен әлеге җырлар тупланмасы тәшкил итә.

Әхмәт Ерикәй 1967 елның 15 сентябрендә Мәскәүдә вафат була.

Ә.Ерикәй – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар