Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәттах Нурихан

    Күренекле язучы Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл дигән кечкенә генә татар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Балачагы шул төбәктәге Яңа Уртавылда уза. 1946 елда Яңавылдагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, бер ел (1951–1952) Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952–1953 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» дигән өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан кабаттан Казанга кайтып, профессионал язучылык хезмәтенә күчә.

          Н.Фәттах әдәби иҗат эшенә мәктәптә укыганда ук керешә: шигырьләр, хикәяләр яза, көндәлекләр алып бара. Студент елларында фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык иҗаты әсәрләрен җыеша, бик мавыгып, халыкның сөйләм телен, йола-ырымнарын, борынгы тарихи риваятьләрне, әдәби истәлекләрне өйрәнә. 1944 елдан матбугатта аның шигырьләре күренә башлый, ә 1948 елны «Безнең хикәяләр» исемле күмәк җыентыкта «Утлар» дип аталган беренче чәчмә әсәре дөнья күрә. Ниһаять, 1955 елда ул үзенең «Сезнеңчә ничек?» дигән беренче романын тәмамлый. Студентлар тормышыннан алып язылган һәм илленче еллар яшьләренең уй-хисләрен, борчуларын, уку һәм хезмәт мәшәкатьләрен, мәхәббәт, әхлак мәсьәләләренә караш-мөнәсәбәтләрен үзенчәлекле итеп чагылдырган бу роман 1956 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылып чыга һәм укучылар, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан яратып каршы алына.

          Илленче елларның урталарында, совет хөкүмәте карары белән Казакъстан далаларында чирәм җирләрне күтәрү дигән мәгълүм кампания башлангач, Н.Фәттах ике ел рәттән берничә ай буе Павлодар өлкәсендәге «Казан» совхозында эшли, Татарстаннан килгән эшчеләрнең тормыш һәм хезмәтләрен өйрәнә, бер үк вакытта җирле халык – тугандаш казакъ халкының тормыш-көнкүреше белән якыннан таныша. Шуларның нәтиҗәсе буларак 1962 елда әдипнең «Бала күңеле далада» исемле икенче зур романы языла. Чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәтенә бәйле рәвештә заманның тормыш, әхлак, хезмәт мәсьәләләрен реалистик рухта тасвирлаган бу әсәре һәм аннан соң берничә ел узгач медицина хезмәткәрләре, яшьләр тормышыннан алып иҗат ителгән «Мөдир Саҗидә» повесте (1968) белән Нурихан Фәттах шул елларда ук үзен татар прозасына үзенчәлекле бер төс, аһәң алып килгән талантлы каләм остасы итеп таныта.

          Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап язучы үзенең иҗади игътибарын тагын бер өлкәгә – татар әдәбиятында күтәрелмәгән чирәм хәлендәге тарихи жанрга юнәлтә. Ул, бөтен көч-дәртен җигеп, татар халкының үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушылып, борынгы Болгар шәһәре хәрабәләрен казу эшләренә якыннан катнаша, гомумтөрки һәм татар халкы тарихына кагылышлы гыйльми хезмәтләрне, борынгы язма истәлекләрне, документларны, шул җөмләдән безнең эрага кадәр кытай тарихчылары теркәп калдырган барлык беренчел чыганакларны күздән кичерә. Бу озак елларга сузылган эзләнү-өйрәнүләрнең нәтиҗәсе булып иң әүвәл «Ител суы ака торур» романы (1970) һәм «Кол Гали» трагедиясе (1973) иҗат ителә.

          Әдипнең тарихи теманы яктырткан «Сармат кызы Сәринә» дигән икенче бер шигъри трагедиясе дә (1986) бар.

          1977–1985 еллар арасында Н.Фәттах «Сызгыра торган уклар» исемле икенче тарихи роман-дилогиясен язып тәмамлый. Ике китаптан торган, күп планлы, күп персонажлы бу әсәр төрек-татар халыклары тарихының тагын да борынгырак дәверләрен үз эченә ала.

          Аның алтмышынчы елларның икенче яртысында язылган «Кырык дүртнең май аенда» (беренче исеме – «Артта калган еллар») повестен һәм күләмле «Кичү» романын шулай ук тарихи жанр әсәрләре итеп карарга мөмкин. Аларда чагыштырмача якынрак тарих – авыр сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы тормышына бәйле драматик вакыйгалар сурәтләнә. «Кичү» романын автор әле 1956 елда ук яза башлаган була. Әсәрне ул, үз сүзләре белән әйткәндә, «чынбарлыкны әз генә дә бозмыйча, бизәмичә, һәрнәрсәдә – аеруча халык тормышын һәм милли мөнәсәбәтләрне тасвирлаганда – дөреслекне ярып салырга» дигән төп максатны күздә тотып язарга керешә. Әмма ул елларда бар нәрсәне буып торган милли террор һәм мохтаҗлык романны очлап чыгарга ирек бирми.

          Фәкать 1988–1990 елларда гына язучы, кулъязмасына кире әйләнеп кайтып, аны яңабаштан үзгәртеп эшли, җыйнакландыра, бала һәм үсмер егет чакларында күңеленә сеңеп калган хатирәләр нигезендә, үзе теләгәнчә, үзе фараз кылганча, тарихи дөреслеккә зыян китермичә, әдәби образлар һәм реаль тормыш күренешләре аша заманны гыйбрәтле итеп гәүдәләндереп бирүгә ирешә.

          Н.Фәттах балалар әдәбияты, драматургия, әдәби тәрҗемә бабларында да нәтиҗәле эшләүче әдипләрдән. Балалар өчен ул «Тегермәндә» (1957), «Өч туган» (1961), «Ирек, Алмас һәм Җәлил» (1966), «Яшь чакларда» (1967), «Безнең бабай» (1976) исемле хикәя җыентыклары чыгара, «Энҗеле Үрдәк» дигән пьеса-әкият яза һ.б. Тәрҗемә өлкәсендә В.Гюгоның «Хокуксызлар» романын, О. де Бальзакның «Отец Горио» романы белән сайланма хикәяләр җыентыгын, И.Гончаровның «Обломов»ын һ.б. рус язучыларының әдәби әсәрләрен татарчалаштыра.

          Әдип иҗат эшчәнлегенең тагын бер зур өлкәсе – төрки телләрнең борынгы тарихы. Тарихны җентекләп өйрәнү аны тел гыйлеменә караган җитди хезмәтләр язарга этәрә. Төрки телләрнең борынгыдан дөньякүләм таралышы, башка телләргә көчле йогынтысы, багланышы мәсьәләләрен үзенчәлекле тарихи-лингвистик ысуллар ярдәмендә тикшереп, әдип-галим тюркологиядә әле аз чагылыш тапкан проблемалар турында үзенең тарихи тел материаллары белән логик эзлеклелектә исбатланган яңа карашларын, гипотезаларын мәйданга чыгара. «Ерак гасырлар авазы» (1976), «Фест дисбесенең сере» (1986) хезмәтләре, зур күләмле «Шәҗәрә» (1991) һәм рус телендә язылган «Язык богов и фараонов» (1999) китаплары әнә шулар җөмләсеннән.

          Н.Фәттах 1994 елда «Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

          1998 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. 1992 елда Халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) аны, дөньяның күренекле шәхесләре исемлегенә кертеп, «Ел кешесе» дигән диплом белән бүләкли.

          Н.Фәттах 1978 елдан «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

          Ул 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә.

          Н.Фәттах – 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сезнеңчә ничек?: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 337 б. – 10000 д.

Тегермәндә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957. – 40 б. – 8000 д.

Берничә хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 162 б. – 7000 д.

Яшь чакларда: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 188 б. – 15000 д.

Мөдир Саҗидә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 243 б. – 15000 д.

Бала күңеле далада: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 464 б. – 15000 д.

Ител суы ака торур: тарихи роман. – Төз. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 399 б. – 30000 д.

Сызгыра торган уклар: тарихи роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 344 б. – 13000 д.

Сызгыра торган уклар: тарихи роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 432 б. – 15000 д.

Шәҗәрә: тарихи-лингвистик эзләнүләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 325 б. – 5000 д.

Кичү: чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 350 б. – 5000 д.

Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 3000 д.

1 т.: роман, повесть. – 464 б.

2 т.: роман. – 431 б.

3 т.: тарихи роман: трагедия, тарихи драма. – 464 б.

4 т.: роман, повесть, балалар өчен хикәяләр. – 463 б.

5 т.: мәкаләләр, истәлекләр. – 400 б.

Аклан: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 399 б. – 2000 д.

* * *

А как по-вашему?: роман / пер. с татар. В.Шкаева. – М.: Мол. Гвардия, 1961. – 327 с. – 65000 экз.

Наш младший брат: рассказы / пер. с татар. Р.Зайнуллина. – М.: Детгиз, 1963. – 63 с. – 65000 экз.

Итиль-река течет: исторический роман / пер. с татар. М.Зарипова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1978. – 368 с. – 100000 экз.

Итиль-река течет: исторический роман / пер. с татар. М.Зарипова. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. – 367 с. – 140000 экз.

Язык богов и фараонов: историко-лингвистические исследования о происхождении языка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 488 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ш и р и я з д а н о в Р. Аның дәрте, дәрманы белән // Казан утлары. – 1978. – №10. – 162–170 б.

Х а т и п о в Ф. Үткәннәр аша киләчәккә // Казан утлары. – 1985. – № 11. – 180–188 б.

Ә г ъ л ә м о в М. Әдип // Шәһри Казан. – 1988. – 23 окт.

В ә л и е в М. Тукайлар рухы // Казан утлары. – 1990. – № 5. – 153–157 б.

Г а л и м у л л и н Ф. Тарихтагы эзләребез буйлап // Шәһри Казан. – 1994. – 20 апр.

Н ә җ и п о в а Ә. Олы әдип «кичү»е // Казан утлары. – 1998. – № 5. – 187–188 б.

Б ә ш и р Ф. Юлын белгән арымас // Казан утлары. – 1998. – № 10. – 166–176 б.

И б р а һ и м о в а С. Дисбеләр өзелмәсен // Сөембикә. – 1998. – № 10. – 8–11 б.

Ф ә т т а х Н. «Үземә тигән вакыт агышы» // Ялкын. – 1998. – № 10. – 12–13 б.

Х и с а м о в Н. Халыкның хәтер сагында // Ватаным Татарстан. – 1998. – 4 дек.

Ю н ы с о в а А. Дан олуг ханга! // Шәһри Казан. – 1998. – 23 дек.

Х а т и п о в Ф. Рухи куәт // Казан утлары. – 2001. – № 5. – 137–


Язучылар