Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вәлиев Диас

Диас Назыйх улы Вәлиев 1938 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында туа. Казанда урта мәктәпне тәмамлагач, 1956 елда Казан дәүләт университетының геология факультетына укырга керә. 1959–1960 елларда академик ял алып, Казакъстанның Тимертау шәһәрендә төзелештә мастер булып эшли. Студент елларында ил буенча сәяхәт итә, җәйге ялда Көньяк Уралда, Киров өлкәсендә, Хабаровскида техник-геолог вазифаларын башкара. Университетны тәмамлагач, Кемерово өлкәсендә эшли. Соңрак гаиләсе белән Казанга кайта һәм 1966.

1971 елларда республикада яшьләр өчен чыгучы «Комсомолец Татарии» газетасында журналист вазифаларын үти. Командировкалар вакытында бөтен республиканы әйләнеп чыга.

1971 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Суд совести» спектакле куела. Премьерадан соң язучы халыкка таныла, ә 1973–1975 елларда Диас Вәлиев Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый.

Матбугатта беренче тапкыр 1959 елның октябрендә «Комсомолец Татарии» газетасында «Карта Старика» исемле хикәясе белән күренә. ХХ гасырның алтмышынчы елларында Д.Вәлиев «Комсомолец Татарии», «Советская Татария» газеталарында, «Сибирские огни», «Молодая гвардия», «Сельская молодежь», «Смена» журналларында басыла. Аның «Погода на завтра» исемле беренче китабы Киевта (1973) украин телендә нәшер ителә. М.Ермолова исемендәге Мәскәү драма театрында «Дарю тебе жизнь» (1972), «Диалоги» (1976), «Казанский университет, или 1887» (1979) пьесалары куелуы автор тормышында әһәмиятле роль уйный. Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Д.Вәлиев пьесалары совет сәхнәсенә үзенчәлекле яңалык алып килә. Аның иҗаты белән илнең танылган тәнкыйтьчеләре даими кызыксынып торалар.

СССР җимерекләрендә төзелгән сәяси режимны Д.Вәлиев кабул итә алмый. Бу турыда язылган дистәләгән мәкаләсе республика һәм үзәк матбугатта басыла. Ул мәкаләләр 1995 елда Казанда чыккан «В омуте бесовства и смуты» һәм «Охота убивать» исемле җыентыкларына керә.

Язучы шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр моңа мисал булып тора. 1996 елда аның «Изгой, или Очередь на Голгофу» документаль романы дөнья күрә. 1999 елда Татарстан китап нәшриятында формасы буенча катлаулы, сюжеты ягыннан үзенчәлекле булган «Я», «Астральная любовь» романнары басыла. 2002 елда басылган «Уверенность в Невидимом» ике томлыгын ул гомер буе – 40 ел эшли һәм кешелекнең яңа бердәнбер дини гомумпланетар хәбәрчесе ролен үти. 2003 елда Д.Вәлиев күбесе элгәре матбугатта басылмаган повесть, хикәяләр тупланган «Портрет Дон-Жуана» исемле зур томлык чыгара.

Диас Вәлиев иҗаты һәрвакытта да замандашларында тирән кызыксыну уята. Аның иҗатын анализлауга багышланган библиографик хезмәтләр исемлеге (мәкалә, рецензия, очерк, бәяләмәләр) бүгенге көндә 500 дән артып китә.

Милли драматургия буенча уздырылган (1973, 1979, 1981) бәйгедә Диас Вәлиев өч тапкыр лауреат исемен ала. 1976 елда ул «Дәвам» пьесасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1981 елда аңа Татарстанның, 1983 елда «РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Аның исеме «Татар энциклопедиясе»нә (Казан, 2002), «Россиянең яхшы кешеләре» энциклопедиясенә (Мәскәү, 2005) кертелгән.

Д.Вәлиев – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин