Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәтхетдинов Зөфәр

   Зөфәр Мәгъсүм улы Фәтхетдинов 1940 елның 6 ноябрендә Кострома шәһәрендә туа.

          Урта мәктәпне туган шәһәрендә тәмамлаганнан соң, өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1967 елда Казан дәүләт университетының – юридик, ә 1968 елда Кострома университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. Берничә ел тикшерүче, Кострома шәһәренең прокурор ярдәмчесе булып эшли.

          1972 елда СССР хөкүмәте каршындагы Законнар төзү һәм хокук белеме институтының аспирантурасын тәмамлый һәм кандидатлык диссертациясен, соңрак докторлык диссертациясен яклый. 1983 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә.

          З.Фәтхетдинов берничә Халыкара фәннәр академиясенең әгъзасы (академигы). Фәлсәфә, сәясәт, хокук, әдәбият белеме өлкәсендәге фәнни уңышлары өчен медальләр белән бүләкләнә.

          1979 елда З.Фәтхетдинов каләм тибрәтә башлый. «Тайна стоит жизни» исемле беренче китабы 1982 елда дөнья күрә, ул күп тапкырлар кат-кат басыла.

          З.Фәтхетдинов – 1992 елдан «Новый мир» журналының редколлегия әгъзасы. Шулай ук «Право и экономика» журналының һәм «Федеральная газета»ның редколлегия әгъзасы.

          1992 елда Англиядә ул «Ел кешесе» дип игълан ителә, ә 1993 елда Америка биография институты «Откровения ХХ века» афоризмнар китабы өчен ХХ гасырның иң алдынгы 500 шәхесе исемлегенә кертә. «Современная политическая история России (1985–1999 гг.)», «Современные российские юристы», «Кто есть кто в юридической науке и практике» белешмә-китапларында да аның турында мәгълүматлар бар.

          З.Фәтхетдинов – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тайна стоит жизни: повести. – М.: Сов. писатель, 1987. – 432 с. – 100000 экз.

Кто позовет убийцу: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 289 с. – 100000 экз.

Убийство в старом доме: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 288 с. – 200000 экз.

Сквозь страх: роман. – М.: Сов. писатель, 1991. – 432 с. – 100000 экз.

Откровения ХХ века: афоризмы. – Ленинград: ИГМА, 1991. – 168 с. – 100000 экз.

Резидент Черная вдова: роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 152 с. – 25000 экз.

Десятый мертвец: детективные повести. – Казань, 1996. – 239 с. – 15000 экз.

Афоризмы и максимы или откровения ХХ века. – 2-ое изд. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1996. – 458 с. – 5000 экз.

Афоризмы второго тысячелетия. – 3-е доп. изд. – Чебоксары: Изд-во Чувашского ун-та, 2002. – 462 с. – 1000 экз.

* * *

Ачылган серләр: повесть / тәрҗ. Р.Сабиров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 270 б. – 15000 д.

Үлем элмәге: роман, повесть / тәрҗ. М.Вәлиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 352 б. – 50000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

К а м а л о в Б. Күңел энҗе-мәрҗәннәре // Мәдәни җомга. – 1999. – 2 апр.

Х а р и с Р. Алтын ачкычлы «резидент» // Казан утлары. – 2000. – № 11. – 181–183 б.

* * *

Р я х о в с к и й Б.. Обаяние вечных истин // Лит. Россия. – 1992. – 16 окт.

Р я х о в с к и й Б. Афоризмы З.Фаткутдинова // Новый мир. – 1992. – № 11.

Г а н е л и н А. Не только в области балета мы впереди планеты всей // Комсомольская правда. – 1993. – № 7 (13 янв.).

И д р и с о в а Н. Мы искры твои, университет // Казанский университет. – 1999. – № 21–23.

Б а р а н о в В., И д р и с о в З. Мир права в афоризмах, мудрых мыслях, эпиграммах. – Нижний Новгород, 1999. – С. 153.

М о л о с т н о в а Д. Территория вне закона // Мегаполис-Новости. – 2002. – 3 апр.

Ш а к и р з я н о в М. Мне интересны все люди // Идель. – 2002. – № 8. – С. 91–93.

Ш е р г е н г Н. Мир права, свободы, истины в систематическом изложении мыслителя и ученого-юриста З.М.Фаткутдинова. – М.: ИГ «Юрист», 2003. – 176 с.

Б о н о е в а З. Мыслитель, ученый и писатель // Федеральная газета. – 2004. – № 11 (дек.).


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин