Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучы Ләбиб Лерон сайлаулардан соң депутат була алмаса да, халыкка ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

Ык буе округына депутатлар сайлавында язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон 8321 тавыш җыеп икенче урында калган. Әлеге җиңелүдән соң ул барыбер халыкка ярдәм итәргә тырышачагын һәм киләсе сайлауларда да катнашачагын әйтте.

“Быелгы җиңелүгә килгәндә, моны мин хәл итмим, барысы да Аллаһы Тагәлә кулында, ул, күрәсең, минем җиңелүне кирәк тапкан. Бер айдан артык халык арасында йөрдем, халыкның ышанычы зур икәнен күрдем. Киләсе сайлауларда барыбер катнашачакмын, мин барыбер халык белән”, – диде Ләбиб Лерон.

Ләбиб Лерон депутат булмаса да, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәчәк. “Нинди ситуация булуына карамастан, мин сезгә булышырга тырышачакмын”, – дидем. Яхшы тормыш дип әйтсәк тә, барыбер һәркемнең үз проблемасы бар. Кешеләр гозерләр белән мөрәҗәгать итте. Шәхси мәсьәлә белән дә, төркем-төркем килүче дә булды. Асфальт җәю, авылны төзекләндерү, балаларны мәктәпкә йөртә торган автобус мәсьәләсе белән килделәр”, – ди ул.

Ул халык арасында булуын һәм киләчәктә дә алар арасында калуын әйтте. “Халыкка иң якын депутат буласым килде. Каләмдәшләрем Камил Кәримов белән Алмаз Хәмзинны да алып чыктым, алар да халык арасында танылган кешеләр. Бергә йөрдек, сорауларга җавап бирергә тырыштык. Гозерләрен кәгазьгә алдым. Шуңа күрә агитация материалларын чыгарганда “Мин – сезнең арадан!” – дип курыкмыйча куйдым”, – диде.

“Минем үземнең якларны матур итеп, Татарстандагы Швейцария итеп күрәсем килә. Гомумән, бөтен Татарстанны гүзәл итеп күрергә телим. Мин җитәкчеләр нәрсә әйтер дип йөрмим, Аллаһы Тагәлә күрә дим инде. Бу йөрүем миңа бик зур файда булды. Язучы буларак та, бу турыда бәлки берәр нәрсә язармын әле дип уйлыйм”, – диде ул.

(Гөлия Хәсбиуллина. “Татар-информ”)

 


Язучылар

Туган көннәр