Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Аппакова Дәрҗия

ХХ йөзнең беренче яртысында татар бала­лар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург Дәрҗия Сәй­фулла кызы Аппакова 1898 елның 2 мартында Уфа губернасының Минзәлә өязе (хәзерге Та­тарстан Республикасының Түбән Кама районы) Байгол авылында ярлы крәстиян гаиләсендә туа. Унөч яшендә Казанга килеп, 1914–1917 елларда керәшен балалары өчен ачылган Укытучылар семинариясендә укый, аны тәмамлагач, берничә ел Казанда һәм туган авы­лында балалар укыта. 1922 елда янә Казанга килеп, совет партия мәктәбендә һәм Казан Зур театры каршындагы театр студиясендә махсус белем алып чыккач, берникадәр вакыт гаскәри театр труппасында артист­ка, аннары (1925–1928) комсомолның Татарстан өлкә комитетында инст­руктор һәм ВКП(б)ның Бөгелмә кантоны бүлегендә оештыручы булып эшли.
1928 елда Д.Аппакова Урта Азиягә күчеп китә һәм 1943 елга кадәр андагы төрле мәктәпләрдә укытучы, хатын-кызлар арасында мәгариф-агарту эшләрен оештыручы хезмәтендә була. 1943 елда янә Казанга кайтып, гомеренең соңгы көннәренәчә (Д.Аппакова 1948 елның 28 маенда фаҗи­гале рәвештә вафат була), профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Башка бик күпләр кебек, Д.Аппакова да әдәбиятка журналистика аша килеп керә. Үткән гасырның егерменче елларында Казанда керәшен та­тарлары өчен чыга торан «Кызыл әләм» (соңыннан «Киңәш» исемендә) газетасы битләрендә аның авыл тормышындагы үзгәрешләр, хатын-кыз­лар хәрәкәте турында күп кенә мәкаләләре, очерк характерындагы язма­лары, әдәби парчалары басыла. Урта Азиягә күчеп киткәч исә ул ныклап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1932–1940 еллар арасында Ташкентта татар, үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм инкыйлабтан соңгы тормыш күренешләрен яктырткан «Сәнәкчеләр» (1932), «Яшь ударниклар» (1932), «Мәмәт белән Аман карт» (1934), «Хезмәт» (үзбәкчә «Михнәт», ике кисәктән торган роман, 1934; 1935), «Кечкенә Бануның тарихы» (1937) исемле хикәя-по-вестьлары, балалар театры өчен «Дошман» (1939) дигән өч пәрдәле пьеса­сы дөнья күрә. Болардан «Кечкенә Бануның тарихы» повесте аеруча нык таныла. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылы тормышын, ярлы крәстиян балаларының кызганыч язмышын һәм инкыйлабтан соң аларның азат тормыш төзү юлындагы самими хыялларын романтик буяулар белән тасвирлаган бу повесть тиз арада татар, үзбәк, рус һәм инглиз тел­ләрендә басылып чыга. Д.Аппакованың Казан чорындагы (1943-1948) әдәби иҗат уңышлары нигездә драматургия һәм әкият жанры белән бәйле. Бу елларда ул «Тап­кыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә. Татар фольклоры мотивларына нигезләп язылган «Тапкыр егет» әкият-пьесасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә кат-кат куелып, яшь тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә дә уңыш белән бара.
Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әки­ятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре («Сөмбел», «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре («Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Елка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.
Д.Аппакова – 1935 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъ­засы.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин