Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Калатаулы Гөлүсә

Туган төбәге  – Әтнәне аның кебек яраткан кешене мин белмим. Яратуын ул әйтеп кенә калмый, гамәлләре белән дә раслап күрсәтә. Гөлүсә Батталова – бүгенге көндә иң популяр шагыйрәләрнең берсе.

Яшь булуына карамастан, китаплары да басылып тора, социаль челтәрләрдә дә актив, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру  бүләген алырга да өлгергән. Һәм… туган ягы Әтнәдә – Куәм авылында гомер итеп, ире белән өч бала үстереп ята. Бәлки иҗат итәр өчен нәкъ менә Әтнәдә яшәргә кирәктер? Шагыйрәнең илһам чыганакларын барларга дип, юлга кузгалдык.

 

Галиҗәнап театрдыр ул…

Гөлүсә иң элек күңеле җырлап торган урынга – Әтнә дәүләт театры бинасына чакырды. Сәяхәтебез нәкъ шуннан башлануы табигый – чөнки ул биредә эшли. Кайчандыр сайт мөхәррире булып эш башлаган, хәзер инде маркетинг буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. Ишек катында утырган вахтер ападан башлап, директорга кадәр ягымлы күрешә аның белән, менә бит бер гаилә булып эшләү шулайрак була, дип, героебыз өчен горурланып куйдык. Театр фойесында сынчы Рада Нигъмәтуллина бүләк иткән сыннар урын алган. Гөлүсә аларны җитез генә сыйпап, исәнләшкәндәй итә дә, дивардагы фото янына туктала.

– Менә шушы театрда үскән, Гомәр Мәрданов куелышындагы спектакльләрне карап, алар белән тәрбияләнгән кеше инде мин, – ди. Кырык тугыз ел буе Әтнә халык театрын җитәкләгән шәхес фотосы янында бер мәл тын торабыз. – Әтнәнең чын патриоты иде Гомәр абый. Бу елның гыйнварында бакыйлыкка күчте. Заманында районнарны эреләндергән чорда Әтнәне Арчага кушалар. Күп кенә оешмалар, билгеле Арчага күченә. Театрга да шундый тәкъдим ясыйлар. Гомәр абый баш тарта, Әтнә театрын саклап калам, ди. Театрның йөз еллык тарихы булса да (ә бит 1918 елдан бүгенге көнгәчә өзлексез эшли ул), республикада иң яшь дәүләт театры санала ул. Шуңа күрә баласытып карау да бар. Андый вакытларда безгә кыю һәм амбициоз булырга туры килә.
Монысын да без беләбез, Гөлүсә Батталова “Идел” журналына кыю премьералар турында мәкаләләр язып кына тора. “Гөлүсә, ә үзеңнең драматургиядә сынап карарга теләк юкмы?” – дип сораштырабыз. Ә ул елмая.
– Омтылышлар бар. Бик күп серләрне ачып бетерәсе килми, әмма киләчәктә беренче дебют пьесаларым шушы Әтнә театры сәхнәсендә куелыр, уңыш казаныр һәм миңа драматургия жанрында да канатланып эшләргә этәргеч булыр, дип өметләнәм.
Аһ, серләре күп әле Гөлүсәнең… “Шигърият белән драматургия – икесе ике өлкә шикелле. Шулай тоелмыймы?” – дип, шул серләрнең бер почмагын гына сүтмәсме дип, сынап карыйбыз.
– Шагыйрьләр драматургиягә тизрәк килә, – дип җаваплый ул. – Чөнки кыска итеп фразалап әйтү шагыйрьләргә сеңгән була. Язасым килә. Әмма зур бер минусым бар: мин сәхнә законнарын белмим. Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Илгиз Зәйниев, Данил Салихов кебек көчле драматургларыбыз барысы да театраль белемле кешеләр. Алар сәхнә законнарын, серләрен белеп эш итә. Мин үзем Илдар Юзеев драматургиясен бик яратам. Әтнә театры киләчәктә музыкаль драма – водевиль жанрындагы әсәрләр куюны планлаштырды – моның өчен сөенәм. Әтнә халкы болай да җырлы-биюле тамашалар ярата.
Сезгә ничектер, ә менә миңа Татар дәүләт гуманитар-педагогика институтының чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамлап кайткан белгечнең Әтнә театрына эшкә килүе гаҗәп тоелды. Каләм тибрәткән кеше редакциягә урнашырга тиеш кебек бит. Гөлүсәнең дә журналист булу хыялы булган икән. Дөрес, ул Әтнә район газетасында эшләп тә алган. Әмма бер күренекле профессорның: “Синнән журналист чыкмый”, – диюенә үртәлеп, журналистика факультетына кермичә, чит телләрне сайлаган. Әтнәгә кайткач, хакимияттә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе булып та эшләп алган. Декретта чагында Әтнә халык театрына дәүләт театры исеме бирелүгә дә сөенгән. Әмма борчылуы да булган.
– Йөзә белмәгән баланы дәрьяга ташлаган хәлдә калды театр. Багаж бар, әмма дәүләт театры өчен башка таләпләр куела бит. Менә шул чорда бер төркем энтузиастлар, бер йодрыкка берләшеп, кем ничек булдыра ала, шулай, театрга ярдәм итәргә алындык. “Әтнә таңы” газетасын җитәкләгән Марат Хәбибуллин театрга кайтты (бүгенге көндә театрда атказанган исеме булган бердәнбер артист әле ул!). Мин дә монда үземне таптым. Әтнә өчен үз өлешемне кертәсем килде. Ә кызыл диплом тик ята, дип һич кенә дә борчылмыйм. Гуманитар институт – чын мәгънәсендә милли университет вазифасын үтәде. Безгә искиткеч тирән белем бирделәр анда. Бүгенге көндә булган дөньяны күзаллавымны шул чит телләр факультеты бирде миңа. Татар драматургиясе турында сөйләшкәндә дә, дөнья әдәбияты биеклегеннән карап фикер йөртә алам. Әтнә театры чит илләргә гастрольләргә йөри, чит телләр белүнең кадере андый сәяхәтләрдә бермә бер арта.

Сусау
Театр фонында Гөлүсә белән инстаграм өчен фотога төшәбез дә, Әтнәнең ул яраткан башка почмакларын барларга кузгалабыз. Юл уңаеннан социаль челтәрләргә карата фикере белән дә кызыксынам. Чөнки Гөлүсә Батталова илдә нинди генә вакыйга булмасын, шигъри юллар белән үз позициясен сиздерми калмый. Сәбәбе нидә икән?
– Битараф кала алмаудан ул. Әле кичә генә ирем белән дә шул хакта сөйләштем. Икебез ике дөнья кешесе булсак та (ул – физик, мин – филолог), фикердәшләр без. Хәзер дөньяга янып торган күзләр белән караучылар аз. Ниндидер битарафлык һәм сүлпәнлек бар. Ниндидер аерым кешеләрне күздә тотуым түгел, масса турында әйтәм. Кайберәүләр тормышның бер көен ала да бара да бара, уңга да атламый ул, сулга да. Мин гаепләп әйтмим, бәлки аларга комфорт зонасында яшәү әйбәтрәктер. Ә мин битараф кала алмыйм. Социаль челтәрләрдә кемнеңдер язган посты тәэсир итә икән, фикерем язам. Ул да бит юкка гына уртаклашмый, кешене уятып җибәрергә тели. Социаль челтәрләр – шагыйрә өчен укучыга барып ирешүнең иң тиз җитез һәм иң арзанлы ысулы ул. Китапларым кайчан басылып чыга әле? Басылса да, аны ничә кеше укый? Язылучыларымның барысы да  китапханәгә йөри, дип уйламыйм. Әгәр социаль челтәрләрдә укып, җанына кайтаваз ала алса, минем өчен шул кадерле.
Иҗат кешеләре аны шигърият бәйрәмнәре, кичәләрдә дә еш очрата. “Гөлүсә, гадәттә кешене массакүләм чараларга колагыннан тартып та  чыгарып булмый. Ә синең активлыгыңа шаккатмалы. Әтнәдән хәтле килергә дә кирәк бит”, – дип тә сорамый булдыра алмадык.
– Чакырсалар, баш тартмаска тырышам, – ди ул. – Чакырмасалар, андый җиргә барырга тыйнаклыгым кушмый. Дөрес, андый чараларда үземнең дә катнашасы килә. Чөнки Әтнәдә әдәби мохиттән бераз ерагракмын. Ул минем, бер караганда, бәхетем дә, чөнки монда үз дөньямда эшлим, иҗат процессым тынычрак бара. Ә менә шул әдәби мохиткә сусау бар.

 Мокшы мәчете
Гөлүсәнең күңел дөньясын ачкан тарихи урын: Мокшы мәчетенә тукталабыз. Тыштан караганда агач мәчет инде ул, әмма ишегенә күгәреп беткән йозак эленгәнен күрү – күптәннән керүче булмаганына ишарәли. Әмма әңгәмәдәшебезнең хәтер төпкелендә сакланган истәлекле урыннарның тагын берсе. Тумышы белән Түбән Шашы авылыннан Гөлүсә Батталова. Алар авылы да, Мокшы кебек үк җиде авылны берләштергән “Искра” колхозына карый. Мәктәптә укыган елларында Кырлай, Кушлавычларга барганчы, аларны бирегә – Мокшы мәчетенә экскурсиягә йөрткәннәр. Анысының тарихи болайрак.

– Бу мәчет – Әтнә районында манарасы киселми калган бердәнбер Аллаһ йорты! Дүрт тапкыр талпыну була аны кисәргә. Авыл халкы саклап кала. Төн йокламый саклап чыгалар. Көрәшче Шәфигулла, балталар белән килүчеләргә, капчыкларыгызга сөякләрегез тутырып җибәрәм, дигәч, дин йортына кагылмаска булалар. Вакытлар үтә. Колхозга Фәйзи Галиев рәислек иткән чорда, зур бер делегация шушы мәчет янындагы олы юлдан узып барышлый, нинди мәчет бу, нигә аның манарасы бар, дип шик белдерә. Фәйзи абый башына ул чакта бик гениаль фикер килә: “Мәчет түгел бу, без аны музей итәбез”, – ди. Шулай итеп, дүрт тапкыр исән калган мәчет бишенчесендә дә исән кала. Биредә җиде авылның тарихын берләштергән музей оештыралар. Мәктәптә укыганда без анда еш була идек, музей дигән сүз ни өчендер иң элек Мокшы мәчете белән күзаллана.
Мәчет каршындагы йортта яшәгән фельдшер ханым Гөлназ белән күрешәбез. Аның Ташчишмәдән авыруларның хәлен белеп кайтып килеше икән. Мәчет ишегалдында таптанып торуыбызны күргәч, йөгереп кенә өеннән ачкычны алып чыкты ул. (Ачкычның ни рәвешле аларда булуын соңрак бәян итәрбез.) Тутык кунган йозакка да җан керде, шыгырдап ачылган ишек бусагасыннан, черегән баскычларга сак кына басып, эчкә узабыз.
Салкынлык өтеп ала. Базга төшкән кебек. Тузан исен йота-йота, йөрүчесе булмаганга үгиләнеп калган мәчеттә караңгы. Гөлназ тәрәзә пәрдәләрен киереп ача, мәчеткә кояш нурлары ургылып керә. Идән сайгаклары, ниһаять кеше керде дигәндәй, шыгырдап сәлам бирә. Анда-санда экспонатлар күзгә ташлана. Гөлүсә белән мәчеткә кергәч укыла торган догаларыбызны укып алабыз.

– Без мәктәптә укыганда музейга еш килә идек, – дип хатирәләрен сүтә шагыйрә. – Әтнә төбәгенең күпме тарихы биредә саклана иде бит! Балачакта манарасына менергә ярата идек. Берсендә укытучыбыз Рубис Шакиров белән килдек, кайбер мәгълүматларны күчереп алдык. Куллар күшеккән иде, ручканың пасталарын кайнар сулышыбыз белән җылытып яздык. Шул вакытта безне жәлләп, Миңзифа апа үзләренә алып кереп чәйләр эчерткәне хәтердә.
Миңзифа апа – фельдшер Гөлназның кайнанасы. Сүз уңаенда, аның да хәлләрен сораштырып алабыз. Гөлназ безне өенә чакыра, әнидә бик кыйммәтле экспонат та саклана, ди. Мәчеттә салкын, тизрәк танышып бетерәбез дә, Миңзифа апа янына керәбез.
Гөлүсә белән ул кочаклашып күрешә. Хәл-әхвәлләр белешкәч, әбиебез, кызыл постауларга төреп саклаган альбом алып чыга.
– Мәчет авария хәлендә, дип ябылгач, бөртекләп җыйган экспонатларны тегендә-монда ташый башладылар, – дип сөйли Миңзифа апа. – Ә менә монысын мин сәке астына яшереп калдым. Мөхәммәт Мәһдиевнең үз кулы белән язган теләкләре ул: “Үткәндәгеләргә ихтирам – кешелек җәмгыятен вшхшилектән аера торган бер сыйфат, – дигән А.С.Пушкин. М.Мәһдиев. 19.12.86” Аның килгәнен хәзергәчә хәтерлим. Музей ачылган көн иде. 1986 елның 19 декабре. Урамда тешне сындырырлык суык. Мәчеттә мич-фәләннәр юк, беркайчан да салмадылар, бик салкын. Ишек алдына тасмалар элеп куйдым. Авыл халкы, укучылар белән бергә ачтык. Инде китәргә дип чыккач, кычкырган тавышлар ишетеп туктап калдык. Баксаң, ике хатын-кыз шунда бикләнеп калган икән, манарага менеп, чыгарыгыз безне, дип кычкыралар. Музейга экспонатларын авылдан авылга йөреп, берәмтекләп үзем җыйдым. Берсендә Ташчишмәдән сәнәк күтәреп кайтып килгәндә, бер машина туктады. Сәнәк күтәреп йөргәнгә шаккатты бу, тиле хатын, дип торам ди. Экспозицияне Илдар Әүхәдиев эшләде, ул гарәп теле белгече, тәрҗемәче булып эшләгән галим кеше иде. Инсульт кичергәч, туган авылы Түбән Шашыга кайтты, Күңгәр мәктәбендә гарәп теле укытты. Саулыгы булмагач, гел булыша идем үзенә, стендлар язарга әйберләрен әзерләп куям, экспозиция ясар өчен агач такталарына кадәр юна идем. Бик тә зыялы шәхес иде ул, урыны җәннәттә булсын! Мәчетнең нигезләре ныгытылмаган, түбәсеннән җил искән саен туфрак коела – идәннәрен гел юып тордым. Җилле көнне манарасы шыгырдый иде әле – аның бер баганасын кисәргә өлгерәләр, шуңа мәчетнең җаны әрнегәндер, дим. Ул кешенең исемен дә беләләр, балаларына авырлык килмәсен дип, гел баш хәрефе белән атап йөрттеләр. Мәчет ул вакытта бик таушалган иде, Фәзи ага ремонт ясатты, диварларын үзебез буядык. Хәзергәчә шул вакытта буялган килеш тора ул. Ирем белән урманнар агачлар алып кайтып утырттык, аларга су сибеп тордык. Берзаман агач басты, кисәргә кирәк, дигәч, улым баш тартты – әти утырткан агачлар бит, ди.
Менә шул хезмәтләре өчен бер тиен дә хезмәт хакы алмый Миңзифа апа. Клубта эшләгәч, кешелекле булуы белән ярдәм итәргә атлыгуын риясызлык дими, ни дисең? “Хәзер мәчетне салдырган мулла дәвамчылары кайтып сораштырганы юкмы?” – дип тә кызыксынабыз без аннан.
– Юк. Шулай да менә өебезгә тәрәзә куярга килгән егетләр, каршыда мәчет күреп, шунда кереп намаз укыйк әле, диделәр. Анда тузан бит, күптәннән җыештырылганы юк, дигәч, тузан комачауламый, мәчет дога көтә, дип анда кереп намазларын укыдылар.
Миңзифа апага рәхмәтләр әйтеп, уйга чумып, юлга кузгалабыз. Икебезнең дә йөрәк әрни. Шушы тарихи бинаны төзекләндерү мөмкин хәл түгел микәнни? Хатлар да языла икән ич, ярдәм итәбез дип янып торган иганәчеләр дә табылган. Әмма егерменче гасыр архитектура үрнәгенә үзбелдеклеләнеп берәүнең дә бер генә кадак кагарга да хакы юк икән. Гөлүсәнең тынлыкны бозып әйткән фикерен кәгазьгә теркәп куям:
– Биш тапкыр исән калган мәчетнең бу юлы да замана афәтеннән котылып каласына өметләнәм.

Калатау 
Минем әле бу урынга беренче генә баруым. Әңгәмәдәшем аз гына борчыла:
– Анда корылмалар юк. Элек без туганчы ук буралап алынган ныгытмалар – җир асты юллары торган. Алар җимерелә башлагач, бәла-каза булмасын дип, күмеп куйганнар, – ди. – Баргач сизәрсез, анда булган һәркем батареяга зарядка җыеп кайткандай була…
Ныгытмаларның урынын карыйбыз – кызганыч, бүген анда үләксә базы… Археологик казу эшләрен дә шул сәбәпле үткәрә алмыйлар икән – үз вакытында терлекләрдә куркыныч чир табып, бирегә күмгәннәр. (Гөлүсә сүз әйтергә кыенсынып, карашын еракка төби.)
– Элегрәк Ашыт елгасы әнә тау астыннан ук гөрләп аккан (хәзер инеш кенә җәйрәп ята), саллар агызганнар. Көннәрнең берендә аксакалларның берсе, килер замана, елга тараер, дип кисәткәч, халык Иске Казанга күченә. Калатауны  Казанның борынгы нигезе дип әйтәләр, ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры киләдер бу сүз, анысын белмим, әмма безнең як халкына шушлай уйлау җанына рәхәт…
Аннан Әйшә хан каберен зиярәт кылабыз. Тау башында сүзсез генә басып торабыз…
– Мин монда кара көздә килергә яратам, –  ди тынлыкны бозып Гөлүсә. – Тау башында озак кына Казан ягына карап торам. Аны кешегә әйтсәң, кеше ышанмас: колагымда ат тоягы тавышлары ишетелгән була. Энергетик нокта икәнен аңлыйм, ул мәҗүси чорлардан бирле ниндидер көчкә ия урыннардан саналган. Халык аңа табыну дәрәҗәсендә йөргән, чишмә суының шифасына ышанганнар. Билгеле, ул туристлар өчен эшләнмәгән, әмма читтән килүчеләр бар. Калатауга мәҗүси карашым, беләсезме, кайчан башланды? Рухи остазым Марсель Галиевнең Чатыр тау турында язмаларын укыгач. Чатыр таудан мәңгелек һәйкәл ясый бит ул! Ә Туфан Миңнуллин? Кама Тамагындагы Айгыр тавын ничек сурәтләвен укып карагыз! Аларга карап минем дә үз тавымны табасым килде. Бәлки ул Марсель Галиевнең Чатыр тавы хәтле мәгърүр дә түгелдер, әмма ул минеке булуы белән газиз. Алар миңа Калатауга башка күзлек белән карарга мәҗбүр итте. Алар иҗаты аша мин үз Калатавымны таптым.

Җил тарих төпкелләреннән сәламнәр ирештерә, шагыйрә аларга “Калатау” шигырен укый… Сакраль мизгел. Аннан Әүлия каберенә таба атлыйбыз. Каберлек тирәсендә рәт-рәт озын эскәмияләр куелганын күреп, аптырашта калдым. Баксаң, июньнең беренче атнасы җомгасында, сыерчык бала очырган вакытта биредә Әләшә җыены үткәрелә икән. Элегрәк ул билгеле, Сабан туен хәтерләткән. Хәзер исә җыелып вәгазь тыңлау, корбан чалу, дога кылу кебек йолаларны үз эченә ала. Ирәмәле ханның хезмәтчесе Сөләйман хаҗи балалары күмелгән каберлек тирәсендә тукталабыз.
– Бу кабер 960 елга карый, – дип сүзен дәвам итә Гөлүсә. – Без аңа ул кадәр игътибар итмәгән булыр идек, бер елны Гарәбстаннан ниндидер дин вәкилләре кайтты. Бирегә алып баргач, гомер буе үзебезгә ача алмаган хакыйкатьне ачып күрсәтте алар. 960 елда хаҗи балалары бирегә күмелгәч, Болгарда ислам дине кабул иткәнче үк, биредә мөселманнар яшәгән, дигән фараз бар. Хаҗга бару өчен айлар еллар кирәк булган бит! Ә бирегә аның балалары күмелгән. Гарәп кешесе бу сүзне әйткәч, шаккаттык.
Чишмә юлында җирле рәссам Илдар Вәлиуллинны очраттык. Калатауны шактый сурәтләгән икән инде ул. Шундый бер картинасын Күңгәр мәктәбенә бүләк иткән. “Чишмәгә алып төшкән баскычның мәгънәсе бар – төшәсең, чистарыну өчен башта тарихыбызның эчке катламнарын барларга кирәк. Аннан бер яктан бер баскычка өстен булып күтәреләсең…”
Китешли, туктап, күлгә төшкән пар аккошны фотога төшерәбез һәм юл уңаеннан гына Гөлүсәдән, Казанга чакырсалар, күченер идеңме, дип сорап куябыз. Ә ул йөрәгенә кулын куеп болай җаваплый:
– Үз вакытында минем Казан прописка, зурмы-кечкенәме – тулай торакта бүлмәм, эшкә чакыруп торучыларым бар иде. Ирем дә, теләсәң, Казанда калабыз, диде. Мин ике дә уйламый, авылга кайтабыз, дидем. Туган ягыма, туган туфрагыма булган мәхәббәтем чын күңелдән…

(«Идел» журналы. Гәлүсә Закирова)

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева