Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабирова Ләлә

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы) Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Л.Сабирова 1969 елда университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л.Сабирова янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әүвәл – әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтип һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан 2004 елга кадәр ул шул ук газетаның баш мөхәррире хезмәтендә. Л.Сабирова 2005 елдан кабат шул ук газетада җаваплы сәркәтип булып эшли.

Балалар язучысы буларак, Л.Сабирова үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнаша килә. Аның нәниләр өчен язган кыска хикәяләр тупланмасы беренче тапкыр 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Соңрак Татарстан китап нәшриятында «Кызарган алмалар» (1986), «Мыеклы фәрештә» (1999), «Чуфут-кале малайлары» (2005), «Мин аңа бәхет телим» (2007) исемле китаплары дөнья күрә. Әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикеренчә, Л.Сабированың хикәяләре шәкли яктан кыска-җыйнак, эчтәлек, тел-стиль һәм тәрбияви максаты ягыннан балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.

Матбугат һәм балалар әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ләлә Сабирова 1997 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул – 1988 елдан Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы.

Л.Сабирова – 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кызарган алмалар: нәни хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 30 б. – 12500 д.

Мыеклы фәрештә: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 63 б. – 3000 д.

Чуфут-кале малайлары: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 80 б. – 3000 д.

Мин аңа бәхет телим: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 135 б. – 2000 д.

Ике әни һәм бер математика: Казан: Татар. кит. нәшр., 2012. – 104 б. – 3000 д.

Бер уч борчак: Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 192 б. – 2200 д.

Рәхәткә чыдап кара. Казан: Татар. кит. нәшр., 2020. – 176 б. – 2000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Л а т ы й п о в Ф. Кызарган алмалар // Татарстан яшьләре. – 1987. – 13 гыйнв.

Ш ә м с и С. Тормышның бер кисәге // Шәһри Казан. – 1997. – 28 февр.

Г а л и е в Ш. Мәмдәлләрдә янган уттан. // Ватаным Татарстан. – 1997. – 5 март.

И х с а н о в а Л. Алмагачның алмасы // Мәдәни җомга. – 1997. – 7 март.

Л а т ы й ф и Ф. Без – бер төркемнән // Казан утлары. – 2002. – № 3. – 181–182 б.

И с л а м о в Ф. Алма агачыннан ерак төшми // Мәдәни җомга. – 2007. – 30 март.


Язучылар