Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гали Вәрис

Мингалиев Минневәрис Харис улы (Вәрис Гали) 1959 елның 16 ноябрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында Нурзия Газизулла кызы һәм Харис Минегали гаиләсендә туа. 1967 елда Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбенә укырга керә. Тәүге шигырьләрен, мәкаләләрен туган авылы мәктәбендә укыганда яза башлый. Алар “Яшь ленинчы”, Мамадыш районының ”Коммунистик хезмәт өчен” газеталары битләрендә дөнья күрә. Иҗат белән ныклап шөгыльләнергә Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда, татар теле укытучысы Ләлә Абдуллина оештырган әдәби түгәрәктә керешә. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1978 елдан башлап Мамадыш районы газетасында корреспондент, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли. 1984-1985нче елларда – Мамадыш районы кино челтәрендә директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын башкара. 1989-1995нче елларда җәмәгать тәртибендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мамадыш район комитетын җитәкли. 1990-1996нчы елларда – Мамадыш район типографиясе директоры. 1996 елда үз теләге белән яңадан район газетасы редакциясенә кайтып, мөхәррир урынбасары булып эшли башлый. Бүген – “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыятенең “Мамадыш-информ” филиалы баш мөхәррире урынбасары. 1996нчы елдан – Мамадыш районында эшләүче Шәйхи Маннур исемедәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе. Берничә китап авторы. Повестьлары, күпсанлы хикәяләре һәм шигырьләре республика һәм район газета-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. “Мамадышым – язмышым. Мамадыш судьба моя” энциклопедик басмасының баш мөхәррире урынбасары һәм авторларының берсе булды. “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзаларының йөзгә якын китабын редакцияләп чыгарды. Мамадыш төбәге тарихын өйрәнү белән дә шөгыльләнә. Тарихи темаларга язмалары республика матбугаты битләрендә еш дөнья күрә.

Вәрис Галинең әсәрләре җирле материаллардан – тормыштан алып язылганнар. Ул – катлаулы язмышка ия образлар, сюжетлар тудыру остасы. Геройларның гыйбрәтле тормыш юлы аша үзенең иҗатын хөрмәт итүче һәм яратучы укучыларын дөньяны, тормышны, кешеләрне сөяргә, үз итәргә өйрәтә, четерекле проблемаларны чишү юлларын күрсәтә, авырлыкларны җиңеп чыгарга өнди. Аның “Полковник Рахманкол” повесте укучыларын ерак гасырларга – Пугачев баш күтәрүе заманнарына алып китә. “Соңгы сәфәр” повесты Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан сугышта сигез улы һәлак булган Фатыйха Әхмәдиевага багышлана. Повесть 2022 елның июнендә “Казан утлары” журналында басылгач, “Айның иң яхшы авторлары” конкурсының чәчмә әсәрләр номинациясендә җиңеп чыкты.

Минневәрис Харис улы Мингалиев (Вәрис Гали) – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2007), Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хәкимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты (2003). 1987нче елдан СССРның, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. Татарстан Журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” премиясе иясе (2011). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам университеты, Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән дүртенче “Таян Аллага!“ конкурсында гран-прига лаек булды (2014). Күпсанлы журналистлык һәм әдәби конкурсларда катнашып дипломнарга лаек булды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәте (2017), Россия Федерациясе Цифрлаштыруны үстерү, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының Почет грамотасы, Татарстан Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе (2019), “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” Истәлек билгесе (2021) белән бүләкләнде.

2012нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

БАСМА КИТАПЛАРЫ:

Бәхет күпере: шигырьләр. – Чаллы: Газета-китап нәшрияты, 2001.– 64 бит. – 1000 д.

Дуслар бүләге: хикәяләр. – Чаллы: Газета-китап нәшрияты, 2001. – 90 бит. – 1000 д.

Мамадышым – язмышым. Мамадыш – судьба моя. – Ижау: Республика типографиясе, 2005. – 680 бит.

Күңелле китап: юморескалар. – Чаллы: Шәһәр типографиясе, 2008.– 64 бит. – 500 д.

Бөркет тау: хикәяләр, юморескалар. Казан: Татарстан китап нәшрияте. 2013. – 191 бит. – 2000 д.

Матбугат аксакалы: тарихи-документаль язмалар. – “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалы басмаханәсе. 2018. 120 бит. – 300 д.

Сто лет газетной строки: историко-документальная книга. – Филиал АО “ТАТМЕДИА” “Мамадыш-информ”. 2018. 108 стр. – 300 экз.

Мең тамырлы Уразбахты: тарихи-документаль язмалар. – Яр Чаллы: “Диамант” типографиясе. 2021. 248 бит. – 200 д.

Рыбная сокровищница Мамадыша: историко-документальная книга. – Набережные Челны: типография ООО “ДДЦ “Ислам нуры”. 2023. 188 стр.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА:

Шәрәфетдинова З. Без гадиләр түгел, без галиләр // Нократ. – 1997. – 29 окт. – 2 б.

Имамов В. Нократ җырчысы // Мамадышым–язмышым. Мамадыш–судьба моя. – Ижау. Республика типографиясе, 2005. – 651-652 б.

Сафин М. С надежды начинается день //  Вятка. – 2002. –  26 янв. – 3 стр.

Алсу Дияр. “Агымсу” алга дәшә. // Мәдәни җомга. – 2009. – 13 нояб.

Имамов В. Мамадышта бер язучы яши // Мәйдан. – 2012. – № 3. – 126-128 б.

Имамов В. Мамадышның үз Галие бар // Мәдәни җомга. – 2014. – 26 сент. (№ 38). – 16 б.

Галиева Р. Туган җир белән бербөтен // Нократ. – 15.11.2019. (№83 (11507)).

 


Язучылар