Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казаков Исхак

     Җәмәгать  эшлеклесе, журналист,  язучы Исхак Мостафа улы Казаков 1876 елда Казанда сәүдәгәр  гаиләсендә  туа.  1897  елны Казанда Укытучылар  әзерләү мәктәбен (Учительская школа)  тәмамлагач, Сарапул  төбәгендә,  аннан озак  еллар Тәтештә  рус-татар мәктәпләрендә эшли. Социал-демократлар әдәбиятын таратуда гаепләнеп, 1911 елны кулга алына, хөкем ителеп, ике елга башта Сембер, аннан Оренбург губернасына сөргенгә җибәрелә. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, 1917 елга кадәр солдат хезмәтендә була. Совет чорында Казанда җитәкче урыннарда  эшли: 1918-1919  елларда – Үзәк мөселман комиссариатында коллегия әгъзасы, 1919-1921 дә – шул ук комиссариат коллегиясенең нәшрият бүлеге башлыгы, 1921-1923  тә Татарстан Халык комиссарлары  советының Үзәк башкарма комитетында рәис урынбасары вазифаларын башкара. «Казанга сәяхәт» исемле комедиясе 1909 һәм 1920 елларда ике кат басыла. Бу әсәр заманында сәхнәдән төшми уйнала.

     1924 елдан – укытучылык хезмәтендә. Репрессияләр чорында исә бер гаепсезгә кулга алынып, гомере совет зинданында өзелә.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин