Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Латыйп Кави

Шагыйрь һәм прозаик Кави Латыйп (Кави Таһир улы Латыйпов) 1927 елның 1 маенда хәзерге Чуашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында дөньяга килә. 1941 елны туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, ул район үзәге Батыр авылында урнашкан педагогия училищесының татар бүлегенә укырга керә. Татар бүлегенең укытучы кадрлары фронтка китеп беткәч, укуын чуаш бүлегендә дәвам иттерә, шунда чуаш әдәби телен дә камил үзләштерә. Училищедан соң Кави Латыйп шул ук Батыр районының Татар Тимәше авылы җидееллык мәктәбендә бер ел балалар укыта. 1944 елның көзендә аны армиягә алалар, кыска мөддәтле әзерлек курслары үткәннән соң, фронтка озаталар. Ул махсус гаскәри берәмлек сафларында хезмәт итә, фронтның алгы сызыгындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1946 елның августында аны Саратов шәһәрендәге хәрби-сәяси училищега укырга җибәрәләр. 1949 елда училищены тәмамлагач, ул өч елга якын чит илдә тышкы разведка офицеры булып хезмәт итә.

Отставкага чыккач, 1955-1959 елларда Кави Латыйп әүвәл комсомолның Татарстан өлкә комитетында инструктор, аннары берникадәр вакыт Татарстан Мәгариф министрлыгында инспектор булып эшли. 1959-1962 елларда ул – Казан телестудиясендә әдәби хезмәткәр, ә 1962 елның апреленнән башлап 1978 елның маена кадәр Казан хәрби заводларының берсендә күптиражлы газета мөхәррире хезмәтендә була. 1978-1982 елларда исә СССР Педагогика фәннәр академиясенең Казандагы Профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. 1982 елның көзеннән ул, нигездә, профессионал язучы сыйфатында, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Читтән торып укып Кави Латыйп 1971 елда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

К.Латыйп шигърияттә дә, проза жанрында да бердәй нәтиҗәле эшләүче талантлы каләм ияләренең берсе.

Аның шигырь жанрында беренче китабы – 1960 елда, проза жанрындагысы – чуаш халкының күренекле улы космонавт Андриан Николаев турындагы «Йолдыз тапкан егет» исемле документаль повесте – 1964 елда нәшер ителә. Проза әсәрләреннән аның тагын шактый санда повестьлары («Бәләкәй Чапай», «Сулагай малай», «Үр арты үр», «Сугыш бәласе», «Югалган кыйбла», «Әдрән диңгез» һ.б.) һәм күпсанлы хикәяләре бар.

Повестьлары да, күпчелек хикәяләре дә, нигездә, әдипнең балачак, яшьлек хатирәләренә, сугышта, гаскәри хезмәттә, тыныч тормыш шартларында үз башыннан кичкән реаль вакыйгаларга таянып һәм психологик пландагы сурәтләү алымнары белән язылганнар.

Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Кави Латыйп, ирекле шигырь формасына тугрылыгын саклаган хәлдә, поэма жанры әсәрләре иҗат итүгә дә зур игътибар бирә. Татар милли тарихының легендар шәхесе Сөембикә турында дүрт поэма («Сөембикәнең балачагы», «Сөембикәнең яшь чагы», «Сөембикә хатасы», «Сөембикә фаҗигасе»), «Канлы капка», «Гәүһәршад», «Ядгәр хан» дигән тарихи поэмалар, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм милләт каһарманы, олуг әдип Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган «Ике бөек шәхес» исемле шигъри роман шулар җөмләсеннән.

Кави Латыйп – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Чуашстан Республикасының И.Яковлев исемендәге әдәби бүләге лауреаты (1994). Татар халкының күпгасырлык тарихи-мәдәни мирасын кайтару, пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен 2003 елда аңа Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе бирелә, 2004 елдан ул Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән абруйлы исем йөртә.

Ул 2008 елда вафат була. Туган ягы Чуашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылы зиратында җирләнә.

К.Латыйп – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Солдат эзләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 84 б. – 8000 д.

Йолдыз тапкан егет: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 139 б. – 9000 д.

Умырзая: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 62 б. – 7000 д.

Ак карлар: шигырьләр, җырлар, новелла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 42 б. – 4000 д.

Мизгел: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 127 б. – 5000 д.

Бәләкәй Чапай: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 87 б. – 15000 д.

Вакыт канатында: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б. – 3000 д.

Хәтер йомгагы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 190 б. – 2500 д.

Иркен сулыш: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 111 б. – 1000 д.

Иман кәрваны: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 239 б. – 3000 д.

Ефәк әрем: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 256 б. – 3000 д.

Утлы күмер: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 207 б. – 1000 д.

* * *

Шигырьләр һәм поэмалар / тәрҗ. В.Ухли. – Чабаксар: Чуаш. кит. нәшр., 1964. – 63 б. – 5000 д. (Чуаш телендә.)

Йолдыз тапкан егет: повесть / тәрҗ. В.Ухли. – Чабаксар: Чуаш. кит. нәшр., 1972. – 112 б. – 10000 д. (Чуаш телендә.)

* * *

Краски жизни: стихи / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1973. – 150 с. – 10000 экз.

Любовь и разлука: стихи / пер. с татар. В.Агафонова; предисл. Р.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 95 с. – 2000 экз.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю з е е в И. Кави Латыйп // Казан утлары. – 1983. – № 1. – 189 б.

М о с т а ф и н Р. Үз тавышы белән // Соц. Татарстан. – 1985. – 20 июль.

Ә г ъ л ә м о в М. Сүзнең җелегенә төшеп // Татарстан яшьләре. – 1987. – 12 май.

Г а т а у л л и н Р. Тормыш бизәкләре // Казан утлары. – 1987. – № 5. – 60 б.

Г ы й л ь м а н о в Г. Заман тойгысы бармы? // Казан утлары. – 1989. – № 3. – 170-173 б.

Т а в л и н Г. Чуаш бүләге – татар язучысына // Татарстан хәбәрләре. – 1994. – 15 нояб.

Ф ә й з у л л и н Р. «Һәркем җирдә бер бизәк…» // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 128-134 б.

Х ә л и м А. Ирексездән ирекле турында: трактат // Мирас. – 2000. – № 8. – 122-135 б.; № 9. – 140-145 б.; № 10. – 131-144 б.

Л а т ы й п К. Вакыт үзе хөкемдар! // Мирас. – 2001. – № 2. – 36-39 б.

Х ә с ә н о в Ә. Үз йолдызын тапкан егет // Мирас. – 2002. – № 5. – 9-32 б.

С ә х а п о в М. Хакыйкать мизгеле // Мирас. – 2002. – № 6. – 26-35 б.

С а ф и у л л и н Ә. Тормыш хакыйкате // Ватаным Татарстан. – 2003. – 4 март.

М ә х м ү д о в Ә. Талантлы әсәр // Мирас. – 2004. – № 7. – 86-92 б.

* * *

Б е л я е в Г. Впервые на русском языке // Сов. Татария. – 1974. – 20 янв.

Н у р и З. Краски пера // Комсомолец Татарии. – 1977. – 15 мая.

М у с т а ф и н Р. Слово о поэте // Дружба народов. – 1987. – № 5. – С. 197-198.

М и х а й л о в Н. Лауреаты колхоза // Слово агитатора. – 1988. – № 21-22. – С. 31.

Ю х м а М. Родное слово // Сов. Чувашия. – 1989. – 15 мая.

А г а ф о н о в В. О доблести, о жизни, о любви // Веч. Казань. – 1992. – 8 мая.

Г а н и е в В. Литературная премия Чувашской Республики – татарскому писателю // Вестник международного сообщества писательских союзов. – 1995. – № 3. – С. 82.

К у т у й Р. Одухотворенная легенда // Казань. – 2002. – № 7. – С. 27.


Язучылар