Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәлахов Ибраһим

Ибраһим Низам улы Салахов 1911 елның 30 августында Казакъстан Республикасының Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туып үсә.

Аның ата-бабалары чыгышлары буенча Татарстанның Балтач төбәгеннән булып, алар әле XIX гасырның ахырларында ук Күкчәтау шәһәренә килеп урнашканнар һәм балта эше белән шөгыльләнгәннәр.

Ибраһим әүвәл – мәдрәсәдә, аннары туган шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбендә белем алганнан соң, 1928 елда Казанга килеп, педагогия техникумына укырга керә. Шунда укыганда шигырьләре, әдәби парчалары белән яшьләр-балалар көндәлек матбугатында катнаша башлый. 1931 елда техникумны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, 1932 елда армиягә алынып, өч елга якын Казанда М.Вахитов исемендәге Беренче татар укчылары полкында әүвәл – гади солдат, аннары «Укчы» исемле полк хәрби газетасы мөхәррире булып хезмәт итә.

1935 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, И.Салахов Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Бу чорда аның әдәби иҗаты да бермә-бер активлаша: 1936–1937 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында «Ярату» дигән дүрт пәрдәле пьесасы, армия тормышына багышланган «Дуэль» исемле повесте һәм лирик шигырьләре тупланган «Постта» дигән китабы басылып чыга.

1937 елның яз айларында И.Салахов авырый башлый. Татарстан Язучылар берлеге, аның хәленә кереп, дәваланып кайту өчен Ялтадагы көньяк шифаханәләренең берсенә путевка бирә. Бер үк вакытта Берлек идарәсенең рәисе Кави Нәҗми үтенече буенча ул Ялтада 1927 елдан бирле дәваланып ятучы Галимҗан Ибраһимовны күреп, аннан Казанда нәшрият бастырырга планлаштырган җыентык өчен кулъязма алып кайтырга тиеш була.

Педагогия институтының өченче курс студенты И.Салаховны 1937 елның 25 октябрендә кулга алалар. Аны «халык дошманнары» белән яшерен контрреволюцион элемтә тотуда, аларга арадашчы булып хезмәт итүдә гаеплиләр. Шул уйдырмаларга таянып, СССР Югары судының Мәскәүдән килгән махсус төркеме 1938 елның 12 маенда Казанда узган утырышында И.Салаховны ун елга ирегеннән һәм аннан соң биш елга гражданлык хокукларыннан мәхрүм итәргә дигән гаделсез хөкем карарын чыгара.

И.Салахов әүвәл сигез айлап Казанның Пләтән һәм ел ярым Тобол шәһәре төрмәсендә утыра, аннары Колыманың алтын приискаларына «хезмәт белән төзәтү» лагерьларына озатыла. Шунда И.Салаховка хөкем карарының мөддәте беткәнче өзлексез авыр хезмәт, рәнҗетелүләр белән тулы тоткынлык мәхшәрен кичерергә туры килә, ул сәламәтлеген какшата, авариягә эләгеп аягын имгәтә, күзләренә зарар килә. 1947 елның 25 октябрендә азат ителгәч тә, аңа Казанда яки туган шәһәре Күкчәтауда яшәргә, матбугатта иҗади хезмәтләре белән катнашырга рөхсәт ителми, ул, Күкчәтаудан җиде чакрым ераклыктагы Кызыл Яр дигән авылга гаиләсе белән күченеп, райпотребсоюз ашханәсенә буфетчы булып эшкә урнаша. Фәкать 1953 елда Сталин үлеп, шәхес культы фаш ителгәннән соң гына, ул җиңел сулыш ала. 1956 елның 25 апрелендә И.Салаховны гаепләү эше СССР Югары судының Хәрби коллегиясе тарафыннан яңадан каралып, 1938 елның 12 маендагы хөкем карары нигезсез дип табыла һәм әдипкә бөтен гражданлык хокуклары, шул җөмләдән матбугатта әсәрләрен бастыру хокукы да кире кайтарыла. 1957 елда, нәкъ ике дистә ел басылмый торганнан соң, Казанда әдипнең шигъри әсәрләре тупланган «Дала дулкыннары» исемле дүртенче китабы нәшер ителә.

Шул чорда ук И.Салахов үзенең атаклы документаль роман-хроникасын – «Колыма хикәяләре»н дә язарга керешә. Торгынлык заманында Сталин концлагерьлары турында матбугатта телгә алу тыелганлыктан, әдип тоткынлыкта башыннан кичкән хәлләрне кешегә белгертмичә, яшеренеп кенә яза. Язып бетергәч, ышанычлы кешедән өч нөсхәдә машинкада бастырып, һәр нөсхәсен төпләтеп, берсен – Казанга, икенчесен Уралга ышанычлы дусларына сакларга җибәрә, ә өченче нөсхәсен кат-кат төреп, тимер әрҗәгә салып, җир астына күмеп куя.

Әлеге роман-хроника әүвәл «Тайгак кичү» исеме белән «Казан утлары» журналында 1988 елны басыла, 1989 елда исә алтмыш мең данә тираж һәм «Колыма хикәяләре» исеме белән Татарстан китап нәшриятында аерым басма булып дөнья күрә. Әсәр укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан тоталитар режимның кешелексез сәясәтен, үз халкына каршы юнәлтелгән явыз гамәлләрен, җинаятьләрен фаш иткән, Сталин зинданнарында, концлагерьларында хаксызга һәлак ителгән миллионлаган репрессия корбаннарына мәрсия булып яңгыраган тарихи документ буларак кабул ителә. Озакламый романның русчага тәрҗемәсе дә чыга, аерым өзекләре радиотапшыруларында яңгырый, әсәр буенча эшләнгән сәхнә варианты узган гасырның туксанынчы елларында Казан Яшьләр театры тарафыннан тамашага да куела.

И.Салахов тоткынлыктан котылып кайтканнан бирле үзенең туган төбәгендә – Кызыл Яр авылында яшәп иҗат итә. Ул – шактый зур әдәби мирас калдырган каләм иясе. «Колыма хикәяләре» матбугатта игълан ителгәнче үк, аның 1965 елда «Күкчәтау далаларында» дигән романы басылып чыга. Шул елларда ук ул икенче зур әсәрен – өч кисәктән торган «Имәннәр тамыр җәйгәндә» исемле тарихи роман-эпопеясын язарга керешә. Роман бик озак, күп көч түгеп, тарихи документларны, архив чыганакларын җентекләп өйрәнеп языла.

И.Салахов, Татарстаннан еракта гомер кичерүенә карамастан, Казанда чыга торган матбугат басмалары белән даими элемтәдә яши, газета-журнал битләрендә хикәяләре, истәлек язмалары, мәкаләләре белән катнаша.

«Сабантуй» газетасы һәм «Ялкын» журналы битләрендә балалар өчен «Яшел йортның тарихы», «Серле мәгарә», «Ат җене» кебек маҗаралы хикәя-повестьларын бастыра. Аның «Мәйдан» журналының 1995–1996 елгы саннарында дәвамлы рәвештә басылып килгән «Күкчәтау татарлары» дигән күләмле тарихи истәлек-очеркы да заманында киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына.

И.Салахов әсәрләре тел-стиль ягыннан үзенчәлекле булуы белән дә кызыклы. Аларда дала табигатен, тугандаш казакъ халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлауга зур урын бирелә, казакъ җырлары риваятьләре, мәкальләре әсәр тукымасына нык керешеп, авторның хикәяләү стиленә дә үзгә бер яңгыраш өстиләр. Гомумән, татар халкы белән казакъ халкы арасындагы элек-электән дәвам итеп килгән дуслык җепләрен ныгытуга әдип үзеннән күп өлеш кертә. 1991 елда И.Салаховны Күкчәтау шәһәренең шәрәфле гражданы итеп игълан итү, Казакъстан Республикасы президенты кулыннан әдипкә республиканың иң югары бүләге – «Парасат» («Алтын дуслык») ордены тапшырылу җәмәгатьчелек тарафыннан нәкъ шул тырыш хезмәтнең лаеклы нәтиҗәсе буларак кабул ителә.

«Колыма хикәяләре» китабы өчен И.Салахов 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1992 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Язучы 1998 елның 7 июлендә . Күкчәтау шәһәре янәшәсендәге Кызыл Яр авылында вафат була, шул авыл зиратында җирләнә.

И.Салахов – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ярату: пьеса. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 55 б. – 3000 д.

Дуэль: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 102 б. – 10000 д.

Постта: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 44 б. – 3120 д.

Дала дулкыннары: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 48 б. – 2500 д.

Күкчәтау далаларында: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 296 б. – 15000 д.

Төн кызы: хикәяләр, легендалар, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 120 б. – 9000 д.

Мәхәббәт картаямы?: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 103 б. – 15000 д.

Имәннәр тамыр җәйгәндә: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 455 б. – 9500 д.

Колыма хикәяләре: фаҗига-хроника. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 256 б. – 60000 д.

Сайланма әсәрләр. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 9 том. – 447 б. – 20000 д.

* * *

Черная Колыма: хроника одной трагической судьбы / пер. с татар. М.Зарипова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 317 с. – 10000 экз.

* * *

Песни Кокчетау: стихи. – Алма-Ата: Казгосиздат, 1961. – 56 с. – 10000 экз. (Казакъ телендә.)

В степях Кокчетау: роман / пер. с татар. О.Османова. – Алма-Ата: Жазушы, 1969. – 196 с. – 35000 экз. (Казакъ телендә.)

В степях Кокчетава: роман, повесть / пер. с татар. О.Османова, М.Гумерова. – Алма-Ата: Жазушы, 1982. – 383 с. – 15000 экз. (Казакъ телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г ы й з з ә т у л л и н Р. Киләчәк буыннар белсен… // Соц. Татарстан. – 1988. – 4 дек.

Г ы й л ә җ е в А. Илче // Казан утлары. – 1991. – № 8. – 168–170 б.

Ә х м ә д и е в а Л. Галимҗан Ибраһимов һәм Ибраһим Салахов // Шәһри Казан. – 1997. – 25 март.

А к м а л Н. Әдипнең ике канаты // Мәдәни җомга. – 1998. – 19 июнь.

Г а л и м у л л и н Ф. Тапталган яшьлек белән очрашу // Мәгърифәт. – 1998. – 11 июль.

М и н һ а җ е в а Л. Ибраһим Салахов. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 176 б.

Х у җ а х м ә т Ф. Тайгак кичүләрне кичкән ир // Мәдәни җомга. – 2001. – 7 сент.

Я х и н а Р. Тар сукмакка сыйган киң күңел // Мәгърифәт. – 2001. – 8 сент.

* * *

С а ф и н М. Живая легенда Кокчетава // Аргамак. – 1999. – № 1. – С. 115–121.


Язучылар