Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гали Гомәр

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы-прозаик Гомәр Гали (Гомәр Билал улы Галиев) 1900 елның 16 июнендә хәзерге Татарстан Республикасының Буа районы Иске Тинчәле авылында игенче гаиләсендә туа. Кечкенәдән үк белем алырга омтыла: авыл мәдрәсәсен тәмамлый, үзлегеннән күп укый.

Яшүсмер чагында бәхет эзләп читкә чыгып китә һәм 1919 елга кадәр Донбасс шахталарында эшли, аннан, Кызыл Армиягә язылып, Гражданнар сугышы фронтларында йөри. 1921 елны Казанга килеп, Татар коммунистлары университетының әдәбият бүлегенә укырга керә.

1919–1920 елларда ук каләм тибрәтә башлаган Гомәр Гали, Казанга килгәч, чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1922­–1925 еллар арасында «Кызыл Шәрекъ яшьләре», «Безнең юл» журналларында аның инкыйлабтан соң татар авылы тормышында барган социаль үзгәрешләрне, Гражданнар сугышына бәйле вакыйгаларны сурәтләгән «Биктимер ничек эшче булды», «Ат саклаганда», «Кубань буйларында», «Таң кияве», «Беренче мәхәббәт», «Утыз бишәү, әти» кебек хикәяләре һәм газеталарда беренче тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чыга.

1925 елда ТКУны тәмамлагач, Гомәр Галине җаваплы урынга – татар әдипләренең төп матбугат басмасы «Безнең юл» журналының баш мөхәррире итеп билгелиләр. Шул ук елда Татарстан хөкүмәте аны сәнгать белгече П.Дульский белән бергә чит илгә – Парижда уздырылган декоратив сәнгать күргәзмәсен карап кайтырга җибәрә. Аның бу сәяхәттән алган тәэсирләре, юл язмалары рәвешендә, фоторәсемнәр белән бизәлеп, 1926 елда аерым китап булып басылып чыга.

1927 елда Гомәр Гали Татарстан дәүләт китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Биредә озак еллар (1927–1937) эшләү дәверендә актив җәмәгать эше дә алып бара: Татар пролетар язучылары ассоциациясенең (ТАППның) бюро әгъзасы, «Безнең юл», «Совет әдәбияты» журналларының редакцион коллегиясе әгъзасы, 1932–1934 елларда исә Татарстан совет язучылары Берлеген оештыру комитеты җитәкчеләреннән берсе була. Бер үк вакытта Казандагы югары уку йортларында татар әдәбиятыннан лекцияләр укый.

Егерменче еллар ахыры һәм утызынчы еллар башы – Гомәр Галинең әдәбият тәнкыйтьчесе буларак формалашу һәм үсү еллары да. Беренче мәкаләләре белән үк ул үзен әдәбиятның асылын тирән аңлаган, эрудицияле тәнкыйтьче итеп таныта. Аның Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, Һ.Такташ, Х.Туфан кебек язучыларның иҗатларына багышланган хезмәтләре анализлау диапазонының киңлеге, фикри тирәнлеге, карашларының принципиаль булуы белән аерылып торалар. Дөрес, аларда большевиклар идеологиясенә яраштырылган, әдәбият, сәнгатьнең асыл хасиятенә каршы килгән, аны вульгарлаштырган раслаулар, җитди теоретик ялгышлар да күп очрый. Монысы – ул заман әдәбият белеменең гомум бәласе. Идеологиягә буйсындырылган мондый раслаулар тәнкыйтьченең мәктәптә әдәбият укытуның торышы, театрларның репертуары, Язучылар оешмасының бурычлары турында язган күпсанлы публицистик мәкаләләрендә дә үзләрен сиздерәләр.

Әмма рәсми идеологиягә никадәр генә турылыклы хезмәт итмәсен, тоталитар режим оештырган репрессияләр шаукымыннан Гомәр Гали дә котылып кала алмый. 1937 елның 9 мартында ул кулга алына. Аны «контрреволюцион троцкийчыл оешма»да әгъза булып торуда гаеплиләр. Шул ук елның 15 августында СССР Югары Мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе Г.Галине ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагы биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Хөкем карары буенча башта Владимир, аннан Орел шәһәрләре төрмәсендә утыра, төп хөкем срогы исә төньякта – Норильскидагы сәяси тоткыннар лагеренда үтә, анда металлургия заводы төзешә, корыч кою цехында эшли. 1947 елның 10 мартында срогын тутырып иреккә чыга. Әүвәл берничә ай заводта хуҗалык мөдире булып хезмәт итә, аннан, туган авылына кайтып, ярты елга якын ата-аналары янында тора. 1948 елның башында аңа Казанга гаиләсе янына кайтырга рөхсәт итәләр. Монда ул шифаханәдә медстатистик булып эшли башлый, әмма 1949 елның 23 июнендә, янәдән кулга алынып, Красноярск краена гомерлек сөргенгә җибәрелә. Шунда сөргендә эшләгәндә, 1954 елның 5 июлендә бер хезмәттәше тарафыннан кыйнап үтерелә.

Табигатьтән талантлы иҗади шәхесне тоталитар режим әнә шулай фаҗигале язмышка дучар итә.

 


Язучылар