Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җамал Айдар

Шагыйрь, әдәбият белгече Айдар Җамал (Җамалиев Айдар Марат улы) 1985 елның 15 мартында  Казанда дөньяга килә, балачак елларын шунда уздыра. Әтисе Марат Казанныкы, әнисе Зәйнәп Актаныш районының Табанлыкүл авылында туып үскән.

Айдар Җамал Казан шәһәренең 71нче татар мәктәбендә белем ала. Мәктәптә укыган елларында ук иҗатка тартыла башлый. Беренче язмалары “Сабантуй” газетасы битләрендә басыла.

Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм тарихы бүлегендә белем ала. Университет елларында ук аның шигырьләре, хикәяләре көндәлек матбугат битләрендә дөнья күрә башлый. 2006 елда ул Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты була. 2007 елда шигырьләре “Әллүки” күмәк җыентыгында басыла.

Югары белем белән генә чикләнеп калмыйча, ул укуын аспирантурада дәвам итә. Нәтиҗәдә, олуг галим, шигърият белгече Марсель Бакиров җитәкчелегендә “Татар шигырь төзелеше: типологиясе һәм милли үзенчәлекләре” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Күкрәгемдә – күкләр…” исемле шигырь җыентыгы (Татарстан Республикасының Милли китапханәсе уздырган “Ел китабы” бәйгесендә икенче урынга лаек була), “Динар һәм Гадел маҗаралары яки Сөембикәдә кунакта” дип аталган балалар өчен комиксы дөнья күрә. Болардан тыш Айдар Җамал – дистәләгән әдәби, фәнни-популяр китаплар төзүчесе һәм мөхәррире.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин