Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ибраһимова Лира

Лира Кадим кызы Ибраһимова 1967 елда Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылында туган.

Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура бүлеген тәмамлаган.  Хезмәт юлын үзешчән театр коллективы җитәкләүдән башлаган. Чаллы дәүләт татар театрында , балалар мәдәният йортында,  Яшьләр белән эшләү идарәсендә, район Советында, Халыкара мәктәптә хезмәт куйган.

Лира Ибраһимова прозаик. Хикәя, бәяннар яза. Берничә пьеса авторы.

Әдибә иҗат юлын соң  башлаган, 2006 елда – 39 яшендә генә  Яр Чаллы типографиясендә аның “Мирас итеп йолдыз калдырам ” дигән беренче  китабы дөнья күрә.

2011 нче елда Татарстан китап нәшриятендә  “Җимчәчәк” дип аталган  хикәяләр җыентыгы чыга.

2013 елда  кыска метражлы татар телефильмнарына иң яхшы сценарий бәйгесендә өченче урынны ала.

2009 нчы елда Башкотстанда уздырылган үзешчән театрлар бәйгесендә аның “Хикмәтле хикмәтләре”пьесасы буенча куелган спектакль мактауга ирешә.

2017 елда Татарстан китап нәшрияте “Сукырлар йорты” дип аталган өченче китабы нәшер ителә.

Актив иҗат эше белән шөгыльләнә.  Әсәрләре матбугатта һәрдаим чыгып килә.

Алабуг шәһәрендә яши. Халыкара балалар мәктәбендә эшли. Тормыш иптәше белән ике кыз үстергәннәр.


Язучылар