Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Насыйри Каюм

     Мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Олы Шырдан авылында мулла гаиләсендә туа. «Касыймия» мәдрәсәсендә белем ала. Казан дәүләт университетында ирекле тыңлаучы буларак лекцияләргә йөри, үзлегеннән рус телен өйрәнә. 1855–1871 елларда ул Казан руханилар училищесенда һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. 1871 елда Казанда үз мәктәбен оештыра. 1879 елдан, нигездә, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала. К.Насыйриның әдәби һәм гыйльми мирасы хакында кыскача: ул үзенең 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859–1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи. Басылган китаплары 4 мең, календарьлары 1200 – барысы 5200 биткә җыела. Китап һәм календарьларының басма саны 100 гә тула, күләме 350 басма табактан арта. Шуның өстенә Казан Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре мәҗмугасында рус телендә татар этнографиясенә караган мәкаләләре басылып чыга. 1886 елны «Кабуснамә» исемле китабы русчага тәрҗемә ителә. Насыйриның хезмәтләре турында 1880–1913 еллар арасында рус матбугатында профессорлардан Григорьев, Смирнов, Соловьев, Готвальд һ.б. язган өч дистәгә якын мәкалә басылып чыга.

           К.Насыйри 1902 елның 20 августында вафат була. Казандагы Яңа бистә зиратында җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сайланма әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003–2006. – 3000 д.

1 т. / төз. М.Гайнетдин. – 2003. – 368 б.

2 т. / төз. М.Гайнетдин. – 2004. – 400 б.

3 т. / төз. Х.Мәхмүтов. – 2005. – 384 б.

4 т. / төз. М.Гайнетдин; кереш сүз авт. Р.Кадыйров. – 2006. – 400 б.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а й н у л л и н М. Каюм Насыйри // Татар әдәбияты тарихы. – 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 258–273 б.

М ә х м ү т о в Х. Насыйри һәм татар фольклористикасы // Х.Мәхмүтов. Фольклор әсәрләрен анализлау. – Казан: Казан дәүл. ун-ты, 1986. – 14–27 б.


Язучылар