Шагыйрь һәм әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәр (Наис Гыймран улы Гамбәров) 1947 елның 25 августында Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Үрәзмәт авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1966 елдан Мөслим район үзәгендә чыга торган «Авыл утлары» исемле төбәк газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Газетада өч елга якын эшләү яшь журналистның каләмен шактый чарлый: шул дәвердә ул авыл кешеләре тормышы һәм хезмәте турында кызыклы гына әдәби язмаларын, очеркларын, мәкаләләрен бастыра. Мәктәпнең югары сыйныфларында ук Казаннан килеп бер ел үзләренә әдәбият укыткан яшь романтик шагыйрь Рәдиф Гатауллиннан (Гаташтан) «шигырь җене» кагылып калган Наис бу елларда шигырь бабында да үзенең каләм тибрәтүен дәвам иттерә.
Әдәбиятка, шигырьгә мәхәббәт 1969 елда Наисне Казанга, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь белгечнең матбугат өлкәсендәге дәвамлы һәм бәрәкәтле хезмәт юлы башлана. 1974–1978 елларда ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып эшли, иң башлап шунда әдәби әсәрләрне басмага әзерләү эшенең серләренә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Аның мөхәррирлегендә «Татар халык иҗаты» күптом лыгының беренче дүрт китабы, Таҗи Гыйззәт әсәрләренең өч томлыгы, Мөхәммәт Гайнуллинның XIX йөз татар язучыларына багышланган тарихи-публицистик китабы кебек җитди эчтәлекле, катлаулы басмалар дөнья күрә. Алга таба мөхәррирлек эше көндәлек матбугатның башка төрләре кысасында барса да, Н.Гамбәр китапчылык эшен гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерә килә: килешү тәртибендә шул ук Татарстан китап нәшрияты һәм «Рухият», «Милли китап» кебек хосусый нәшриятлар белән хезмәттәшлек итеп, алар чыгарасы күптомлыкларның, шигырь һәм проза җыентыкларының текстларын редакцияләү, басмаларын югары сыйфатлы итү юнәлешендә зур иҗади ярдәм күрсәтә. Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Нур Әхмәдиевләрнең күптомлыклары – шулар җөмләсеннән. Наис Гамбәр үзе редакцияләгән басмаларга еш кына кыскача кереш сүз яки китап авторының тулаем иҗатын анализлаган тәфсилле кереш мәкаләләр дә яза. Аның Равил Фәйзуллин биштомлыгының өченче томына урнаштырылган «Шигъри дөньяга сәяхәт, яки Өчтомлык фонында иҗади портретка штрихлар» дигән мәкаләсе киң әдәби җәмәгатьчелек фикеренчә дә, Р.Фәйзуллинның үзенең карашынча да шагыйрь иҗатына багышланган иң әтрафлы һәм фәнни-нәзари эчтәлекле хезмәт буларак бәяләнә.
Узган гасырның туксанынчы еллары башында берникадәр вакыт яңартылган «Татарстан» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшләп алганнан соң, Н.Гамбәр 1993 елның апрелендә «Казан утлары» журналына эшкә күчә. Ул анда әүвәл җаваплы секретарь вазифаларын башкара, аннары редакциянең фән һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
Наис Гамбәр күпмедер дәрәҗәдә остазлары Дәрдемәнд, Хәсән Туфан нарның шигъри традицияләре кысасында иҗат итүче дип әйтергә була. Кыскасы, ул – гавами шагыйрь булудан битәр кеше күңелендә рухи җәүһәрләр эзләүче «камерный» шагыйрь иде.
Иҗатта һәм мөхәррирлек хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен Наис Гамбәр 2000 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ул 2005 елның 4 маенда Казанда кинәт вафат була һәм туган авылы Бүләк зиратында җирләнә.
Н.Гамбәр – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.