Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәкыйпов Роберт

      Роберт Җиһанша улы Рәкыйпов 1936 елның 10 ноябрендә хәзерге Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1954 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, бер ел туган авылында укытучы булып эшли. 1955 елда армия сафына алына һәм 1959 елның декабренә кадәр Тын океан флотында хезмәт итә.

           Армиядән кайткач, 1960–1969 елларда Р.Рәкыйпов Яңа Чокалы җидееллык мәктәбендә әүвәл укытучы, соңыннан директор булып эшли, хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1970 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. Шул чорда аның республика көндәлек матбугатында һәм күмәк җыентыкларда беренче иҗат тәҗрибәләре – шигырь цикллары һәм шигырь белән язылган инсценировкалары басыла башлый, 1975 елда «Идел» альманахында «Диңгез хикәяте» исемле беренче проза әсәре дөнья күрә.

          1969–1972 елларда Р.Рәкыйпов – Чүпрәле районының Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры урынбасары, 1973–1974 елларда шул ук районның Мунчали сигезьеллык мәктәбе директоры булып эшли. 1974 елдан ул Әлмәт шәһәрендә яши һәм интернат-мәктәптә физика, математика фәннәрен укыта.

          Р.Рәкыйпов шагыйрь буларак сурәтләү материалының яңалыгы (диңгез тематикасы) һәм шуңа бәйле рәвештә табылган шигъри детальләре, фәлсәфи уйланулары белән кызыклы.

          Ул 1995 елның 4 маенда вафат була.

          Р.Рәкыйпов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сагыну: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 95 б. – 2000 д.

Сиңа гына ачам күңелемне: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 72 б. – 3500 д.

Яшьлегем башкаласы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 72 б. – 2000 д.

Җилкәннәрдә зәңгәр җилләр: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 128 б. – 1100 д.

Хәтер урамы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 112 б. – 4500 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Г а б и д и Ә. Диңгезгә мәхәббәт белән // Соц. Татарстан. – 1984. – 25 февр.

Г а т а ш Р. Җыр белән түләнгән әҗәт // Казан утлары. – 1996. – № 11. – 149 б.


Язучылар