Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәсәнов Әнәс

       Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Спас (элеккеге Куйбышев) районы Көек авылында туа. 1954 елда Куйбышев (1991 елдан . Болгар) шәһәрендә педагогия училищесын, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын башлый: 1959–1972 елларда Казан телестудиясенең балалар өчен әдәби тапшырулар редакциясендә редактор, өлкән редактор, аннары иҗтимагый-сәяси тапшырулар бүлегенең баш редакторы вазифаларын башкара. 1972–1974 елларда Ленинградта икееллык Югары партия мәктәбендә укып кайткач, ул ун елга якын Партия өлкә комитетының мәдәният бүлегендә инструктор хезмәтендә була. 1984–1988 елларда Ә.Хәсәнов – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары, 1988–1990 елларда «Татарстан» (элекке «Татарстан коммунисты») журналының җаваплы секретаре булып эшли.

          1991 елның башында Ә.Хәсәнов Татарстан Югары Советы секретариатының өлкән консультанты, ә берничә айдан Татарстан Республикасы Президентының Матбугат үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу вазифада сигез елдан артык эшләгәннән соң, Ә.Хәсәнов 2000 елдан Матбугат архивы мөдире сыйфатында Президент аппаратында эшләвен дәвам иттерә.

          Ә.Хәсәнов – әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Телестудиядә эшләгән елларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тылсымлы телевизор күрсәтә», «Синең беренче китапларың», «Әйдәгез, искә төшерик», «Безнең календарь», «Матурлык дөньясында», «Әйберләр каян килә?», «Язучы сүзе» кебек дистәләрчә кызыклы тапшырулар оештыра; драматургиядә һәм киносценарийлар язуда да көчен сынап карый: 1997 елда Түбән Кама татар драма театрында аның «Әти диясем килә» дигән пьесасы сәхнәләштерелә, сценарийлары буенча «Тайгада шәһәрләр үсә», Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевкә багышланган «Мин кешеләрне яратам» исемле төсле документаль фильмнар төшерелә. 1995 елда исә Рафаэль Мостафин белән берлектә рус телендә иҗат ителгән һәм М.Ш.Шәймиевнең тормыш юлын, иҗтимагый-дәүләти эшчәнлеген яктырткан күләмле биографик-публицистик китабы басылып чыга. Китапны татарчага Ә.Хәсәнов үзе тәрҗемә итә. Шушы уртак хезмәтләре өчен алар Татарстан Республикасы журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләгенә лаек булалар.

          Язучы тарафыннан театрлар өчен күп кенә сәхнә әсәрләре, рус һәм чит ил язучыларының проза китаплары, документаль повестьлар, дистәләгән нәфис фильмнар тәрҗемә ителә. Әдип шулай ук аерым басмада дөнья күргән оригиналь проза, шигырь, пьеса җыентыклары авторы буларак та билгеле.

          Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Дуслык ордены кавалеры (2001). Аңа 2006 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.

          Ә.Хәсәнов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырым – ал җилкән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 128 б. – 3000 д.

Кояшлы яңгыр: хикәяләр, пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 144 б. – 1000 д.

Минем сандугачларым: поэма, шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 2000 д.

* * *

Әнис алмалар = Анисовые яблоки: повестьлар / тәрҗ. Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 239 б. – 2000 д.

* * *

Первый Президент Татарстана Минтимер Шаймиев / соавт. Р.Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 285 с. – 10000 экз.

* * *

Н о в о с е л о в М. Николай Эрнестович Бауман (1873–1905) / тәрҗ. Ә.Хәсәнов, В.Зәйнетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 224 б. – 8500 д.

В о с к о б о й н и к о в В. Иртәнге чаң авазы: роман-хроника / тәрҗ. Ә.Хәсәнов, Х.Гобәйдуллин. . Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 336 б. – 7500 д.

Г а в р и л о в В. Крепость көрәшә: докум. повесть / тәрҗ. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 159 б. – 9000 д.

О б р у ч е в В. Санников җире: фантастик роман / тәрҗ. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 272 б. – 15000 д. («Земля Санникова»)

В е р н Ж. Унбиш яшьлек капитан / тәрҗ. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 318 б. – 15000 д. («Пятнадцатилетний капитан»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С ә х а п о в Ә. Ышаныч зур // Соц. Татарстан. – 1991. – 24 май.

Я к у п о в К. Татар зыялылары // Мирас. – 1999. – № 12. – 62–63 б.

С ө н к и ш е в а И. Хәтер мизгелләре // Мирас. – 2000. – № 8. – 43–46 б.

Күпкырлы иҗатчы // Казан утлары. – 2005. – № 6. – 182 б.


Язучылар