Әдәбият галиме һәм шагыйрь Равил Рахмани (Равил Фәйзрахман улы Рахман (Кукушкин) 1949 елның 8 маенда Татарстанның Буа районы Адав-Толымбай авылында МТС эшчесе — механик гаиләсендә дөньяга килә. Равилгә җиде яшь чакта әтиләре вафат булып, ишле гаиләне, шул җөмләдән әле мәктәп яшеннән дә чыкмаган биш баланы исән-имин тәрбияләп үстерү авырлыгы тулаем әниләре Әминә Җәләлетдин кызы (күренекле татар классик язучысы Гомәр Толымбайның сеңлесе) өстенә төшә. Сугыш арты елларының кыенлыкларына да карамастан, ул балаларын җил-яңгырдан саклап калу гына түгел, аларның укып югары белем алуларына кадәр уңайлыклар, тиешле шартлар тудырырга тырыша. Балаларның үзләренә дә заманның ачысын-төчесен иртә татырга, яшьтән үк хезмәткә тартылып үсәргә туры килә. Равил дә алтынчы сыйныфтан соң ук җәйге айларда колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып, җиденче-сиге-зенче сыйныфлардан соң иптәшләре белән бергә машинада йөкче булып эшли.
Авылларындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, ул 1965 елда А.Луначарский исемендәге Буа рус мәктәбенә укырга керә, анда бер ел укыгач, күрше Мулланур Вахитов исемендәге урта татар мәктәбенә күчә. 1966-1971 елларда Равил Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, аннары өч ел әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм аны 1974 елда «Поэзиядә ассоциатив фикерләү» дигән теоретик темага диссертация язып тәмамлый, тик шул елда Мәскәүдә ВАК ябылып, ике елдан соң «фәнни хезмәтләр бары урыс телендә генә язылырга тиеш» дигән карар чыгып, диссертация якланмый кала.
1974 елның көзендә Р.Рахмани җанлы әдәби мохиткә — Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясенә мөхәррир булып эшкә килә. Нәшриятның еллык тематик планнарындагы төрле характердагы матур әдәбият әсәрләрен редакцияләү, басмага әзерләү белән бергә яшь белгеч үзенең аспирантурада башланган фәнни эзләнүләрен дә дәвам иттерә, аерым алганда, аны татар балалар әдәбиятындагы проблемалар кызыксындыра башлый.
Кандидатлык диссертациясен дә ул 1985 елда нәкъ менә татар балалар шигъриятен өйрәнү нигезендә яклый.
Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап Р.Рахмани Татарстан китап нәшриятында яңа ачылган мирас һәм сәнгать редакциясе мөдире булып эшли, мөхәррир һәм җитәкче буларак, татар әдәби-мәдәни мирасындагы моңарчы халыкка билгесез дистәләрчә язма истәлекләрне, фольклор, әдәби һәм дини әдәбият ядкарьләрен, классикларыбызның әсәрләре тупланмаларын системалы төстә басмага әзерләү эшен юлга сала. Нәшриятта утыз елга якын эшләү дәверендә ул барысы өч йөздән артык китапны редакцияләп һәм төзеп, шуның егермеләбенә кереш сүз язып, китап укучылар кулына тапшыра.
Р. Рахмани шигырьләренең дистәләбе 1961 -1964 елларда Буа район газетасы «Яңа юл»да («Байрак»та), «Ялкын» журналында, дүртенче сыйныф татар теле уку дәреслегендә басылып та чыга. Равил Рахмани аларны кырык елдан соң гына күләмле китап рәвешендә туплап укучыларга тәкъдим итә. Аның бу шигъри иҗаты әдәбият сөючеләр һәм каләмдәшләре тарафыннан югары бәя ала.
1983 елдан ул — профессионал язучы. 1984 елда, Буадагы интернат-мәктәпкә кайтып, бер уку елы дәвамында китапханәче булып эшли, бер-очтан ятим балаларның авыр язмышлы тормышын өйрәнә. Казанга кабат килеп диссертация яклый, Казан дәүләт педагогика институтында, Казан дәүләт университетында, Татар гуманитар институтында төрле әдәбият фәне тармакларын укыта. Нәшриятта эшләвен дәвам итә. Бер ел «Идел» яшьләр журналының мөхәррир урынбасары булып эшли һәм яңартылган «Татарстан» журналында әдәбият, фән, мәгариф, дин бүлекләрен оештыруда катнаша. 1991 елда Казаннан китеп, ике ел туган авылында колхоз умартачысы булып эшли. Аннан, кабаттан Татарстан китап нәшриятына кайтып, мөхәррир һәм редакция мөдире вазифаларын башкара, «Кыйбла» дигән нәшрият ача. Бер ел Татар энциклопедия институтында эшләп, «Татар энциклопедия сүзлеге»н әзерләүдә якыннан катнаша.
Равил Рахмани 2002-2005 елларда гаиләсе белән Мәскәүдә яши һәм Татарстан Республикасының Федераль үзәктәге вәкиллегендә эшли. Вәкиллектә һәм башкаланың төрле округларында милләттәшләребез өчен татар теле курслары оештыра, дәресләр алып бара, Мәскәү педагогика университетында әдәбият укыта.
2005 елдан ул профессионал әдип буларак Казанда яши. 2007 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге мөдире вазифасын башкара.
1999 елдан ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.
Р.Рахмани — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
М и ң н у л л и н Р. Бишек тирбәлергә тиеш // Казан утлары. – 1982. – № 4. – 167–170 б.
Я г ъ ф ә р о в Р. Бик кирәкле эш // Казан утлары. – 1982. – № 4. – 165–166 б.
Ш ә м с и С. Китапчы – әдип, мөхәррир, галим // Шәһри Казан. – 1999. – 7 май.
З ы я С. Шигъри бишекләрне кем тирбәтер?.. // Мәдәни җомга. – 1999. – 14 май.
Г а л и е в Ш. Канатлының очар юлы бар // Сабантуй. – 1999. – 18 май.
В ә л и е в М. Гасырлар ярында… // Казан утлары. – 1999. – № 5 – 187–188 б.