Әдәбият галиме һәм педагог Хәй (Габделхәй) Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1895 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасының Арча төбәгендәге Кысна дигән авылда мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, 1908–1915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә. Октябрь инкыйлабыннан соң да озак еллар халык мәгарифе системасында эшли: Арча төбәге авылларында яңа совет мәктәпләре ачу, китапханәләр, ликбезлар (укырга-язарга өйрәтү) пунктлары оештыру буенча волость мәгариф инструкторы була, Арча кантоны укытучыларының кәсептәшләр берлегенә җитәкчелек итә. 1925 елны Казанга күчеп килеп, башта Татар балалар шәһәрчегендә – укыту-тәрбия бүлеге мөдире, шәһәрнең Арча Кыры районында – мәгариф эшчеләренең кәсептәшләр берлеге рәисе, аннары Татар телен гамәлгә кертү курсларында, 18 нче номерлы татар урта мәктәбендә һәм 1929–1938 елларда татар рабфагында укытучы булып эшли. Ул үзе дә белемен арттыра: 1933 елда Казан педагогия институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Бу елларда көндәлек матбугатта һәм аерым китаплар рәвешендә аның халык мәгарифе мәсьәләләрен яктырткан дистәләгән мәкаләләре һәм методик кулланмалары басылып чыга. Тәҗрибәле педагогның әдәбият дөньясына кереп китүе дә шул елларга туры килә. Ул татар әдәбиятының күренекле вәкилләре З.Һади, С.Рәмиев һәм М.Гафуриларның иҗатлары турында беренче гыйльми хезмәтләрен язып бастыра.
Сугыш алды һәм сугыш елларында Х.Хисмәтуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында – гыйльми хезмәткәр, Татарстан Дәүләт музеенда әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. 1944 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы (1965) СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Татар драматургиясе классигы Г.Камал иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә 1949 елны диссертация яклап, «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Х.Хисмәтуллинны әдәбият дөньясына таныткан иң төп хезмәтләре нәкъ менә шул чор – XIX гасыр һәм XX йөз башы әдипләренең мирасларын өйрәнү, аларны басмага әзерләү эше белән бәйле. 1950–1960 елларда ул К.Насыйри һәм Ш.Мәрҗанинең сайланма әсәрләрен басмага әзерләүгә якыннан катнаша, искәрмә һәм аңлатмалар белән Г.Тукайның ике томлы академик басмасын, Ф.Әмирханның икетомлыгын, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбайның бертомлыкларын әзерләп чыгара, Г.Камал, Ш.Мәрҗани, Ф.Кәрими һәм башка күренекле тарихи шәхесләрнең тормыш юлы вә иҗатларына багышланган монографик хезмәтләрен һәм күләмле мәкаләләрен бастыра. Галимнең татар әдәбияты тарихына караган аерым хезмәтләре шулай ук «Егерменче гасыр башы татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы» (1960), «Борынгы татар әдәбияты» (1963) кебек китапларда да урын ала.
Галим 1977 елның декабрендә Казанда вафат була.
Х.Хисмәтуллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Яңа тормыш: хикәя. – Казан: Татиздат, 1930. – 48 б. – 10000 д.
Аз укый-яза белүчеләр мәктәпләрендә ана телен ничек укытырга? –Казан: Татгосиздат, 1937. – 114 б. – 5130 д.
Фатих Әмирхан: тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 59 б. – 2000 д.
Галиәсгар Камал: тәнкыйди-биографик очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 114 б. – 2500 д.
* * *
ХХ йөз башында татар әдәбияты: очерклар / соавт. Г.Халит, Б.Гыйззәт. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 386 б. – 5000 д.
* * *
Татар әдәби теленең орфографик сүзлеге / төз. Х.Хисмәтуллин, М.Гыймадиев. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 201 б. – 10000 д.
Шиһабетдин Мәрҗани: мәкаләләр / төз. Х.Хисмәтуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 80 б. – 4000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
А б и л о в Ш. Хезмәттә яуланган хөрмәт // Казан утлары. – 1965. – № 11. – 113 б.
Г ы й з з ә т у л л и н Н. Галимнең хезмәт юлы // Соц. Татарстан. – 1965. – 19 дек.
Х и с м ә т у л л и н Х. Үткән юллар // Казан утлары. – 1975. – № 11. – 141–144 б.
Ю з и е в Н. Озын гомер, бай тормыш // Казан утлары. – 1975. – № 11. – 140–141 б.
Г о с м а н о в М. Хикмәтле карт // Казан утлары. – 2006. – № 7. – 167–174 б.