Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гайнанова Фәния

Тәрҗемәче, танылган матбугат мөхәррире Фәния Гариф кызы Гайнанова 1929 елның 15 ноябрендә Татарстанның Әтнә районы үзәге Олы Әтнә авылында крәстиян гаиләсендә туа.

Олы Әтнә һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә белем алгач, ул 1946 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуын уңышлы тәмамлап, берникадәр вакыт шул ук университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә эшләгәннән соң, 1952 елның февралендә Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә һәм 1986 елның ноябренәчә, ягъни утыз биш елга якын, берөзлексез нәшриятның матур әдәбият редакциясендә редактор, өлкән редактор вазифаларын башкара. Телне, әдәбият тарихын яхшы үзләштергән һәм аның агымдагы үсеш тенденцияләрен сизгер тойган нечкә зәвыклы редактор буларак, ул озак еллар буе матур әдәбият әсәрләрен басмага әзерләүдә авторларның якын киңәшчесе һәм ярдәмчесе булып танылды, аларның ихлас ихтирамын казанды. Мөхәррирлек өлкәсендәге бай тәҗрибәсен күздә тотып, узган гасырның туксанынчы елларында аны әле яңа оешкан Татар энциклопедиясе институтына эшкә чакырып алдылар, һәм ул анда 2003 елга кадәр тәрҗемәче һәм мөхәррир сыйфатында тырыш хезмәт куеп, татар тарихында беренче фәнни «Татар энциклопедия сүзлеге»н басмага әзерләүдә үзеннән кыйммәтле өлеш кертте.

Әдәби тәрҗемә бабында исә Ф.Гайнанова узган гасырның илленче елларыннан бирле эшли. Аның югары сыйфатлы тәҗемәсендә рус һәм дөнья нәфис әдәбияты хәзинәсеннән, башка милләт язучылары иҗат мирасыннан дистәләрчә проза әсәрләре татар укучыларына барып иреште. Алар арасында «Мисыр хикәяләре» (1958), «Әзәрбайҗан хикәяләре» (1963), Жюль Вернның «Капитан Грант балалары» (1974) һәм «Серле утрау» (1982) романнары, И.С.Тургеневның «Язгы сулар» (1975) повесте, И.А.Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» (1979) романы һ.б. бар.

Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Ф.Гайнанова 1957 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, 1967 елда «Матбугат отличнигы» дигән билге-нишан белән бүләкләнә, 1969 елда аңа «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2007 елның 5 маенда Казанда вафат була.

Ф.Гайнанова – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар