Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мәхмүди Заһид

Язучы, радиожурналист Заһид Мәхмүди (Заһид Борис улы Мәхмүдов) 1960 елның 4 июлендә Татарстанның Кукмара районы Кукмара бистәсендә эшче гаиләсендә туа.

          Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Студент елларында көндәлек матбугатта актив языша, «Чаян» журналында, «Идел» альманахында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында дистәләгән юмористик һәм фантастик хикәяләрен бастыра.

          1984 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, З.Мәхмүди Кукмара район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, иҗади эзләнүләрен дәвам иттерә, каләмен драматургиядә дә сынап карый: «Көнче күбәләк» исемле комедиясен яза. Әсәр 1989 елда «Безнең сәхнә» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә.

          1988 елда З.Мәхмүди Казанга күчеп килә, 1991 елга кадәр Республика китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор, Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1991 елда аның балалар өчен «Профессор Мияугөл» дигән фантастик хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

          1993–1998 елларда Заһид Мәхмүди «Татарстан» журналы, «Татар иле», «Мәдәни җомга» газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, аннары, чыбыклы «Казан» радиосында мөстәкыйль, хосусый татар бүлеге оештырып, 2000 елда ябылганчыга кадәр бу бүлекнең җитәкчесе һәм дикторы булып эшли.

          Бу елларда язучы-журналист матур әдәбият бабында да активлык күрсәтә. «Тәмуг чәчәге», «Җен тыкрыгы», «Соңгы очрашу», «Имтихан», «Эзләмә» кебек хыялый-фәлсәфи хикәяләрен яза («Тәмуг чәчәге» дип аталган күмәк җыентык. Казан, 1996). 1999 елда әдипнең маҗаралы кыйссалары һәм хикәяләре тупланган «Ак болыт» исемле күләмле китабы басыла.

          Китап Татарстанның матбугат, телерадиотапшырулар һәм гаммәви элемтә чаралары министрлыгы, Республика Милли китапханәсе оештырган «Ел китабы – 1999» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Язучының 2003 елда нәшер ителгән повестьлары, шигырьләре тупланган «Әче балан» исемле китабы да укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы кабул ителә.

          З.Мәхмүдинең әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле стиль-манерада һәм эзлекле милли рухта язылуы белән аерылып тора. «Заһид Мәхмүди каләменә ягылган иҗат алымнары искиткеч төрле: сатира, маҗара, көлке, фәлсәфә, лирика… – дип яза Галимҗан Гыйльманов, каләмдәшенең иҗат ысулын билгеләп. – Еш кына алар барысы бергә укмашып киләләр. Заһидта һәр әсәр өр-яңа тәҗрибә мәйданына әверелә.

          Язучы бертуктаусыз иҗади юнәлешләрнең яңа тәңгәллекләрен сыный, әмма бервакытта да кабатланмый…»

          2001 елдан ул «Татарстан» радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире булып эшли.

          З.Мәхмүди проза өлкәсендә иҗади тәҗрибәләрен уңышлы дәвам иттерә: 2005 елда «Казан утлары» журналында (№ 3, 4) аның күләмле әсәре.

          «Һәркемнең үз юлы» дигән романы һәм 2006 елгы «Идел» журналында (№ 8) «Ахырзаман» шаукымы» исемле повесте дөнья күрә.

          Соңгы елларда Заһид Мәхмүди «Шәһри Казан» газетасында эшли.

          З.Мәхмүди – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Профессор Мияугөл: фантастик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 88 б. – 15000 д.

Ак болыт: маҗаралы кыйссалар, хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 239 б. – 3000 д.

Әче балан: повестьлар, шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 180 б. – 3000 д.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю н ы с о в а А. Күктән төшкән егет // Ватаным Татарстан. – 1992. – 28 февр.

С а ф и н а Н. Безгә ак болыт булырга язганмы? // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 гыйнв.

Ю з е е в И. Чүл кешесе кыйссасы // Мәдәни җомга. – 2000. – 15 март.

Ю з е е в И. Кар кешесе кыйссасы // Мәдәни җомга. – 2002. – 8 февр.

Б а т у л л а Р. Кем ул әдип? // Шәһри Казан. – 2003. – 12 апр.

* * *

Я к у п о в а В. За пивной кружкой. Не сотвори себе кумира // В.Якупова. Сто историй о суверенитете. – Казань: Идел-Пресс, 2001. – С. 75, 85.

Язучылар