Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Анак Шамил

Шамил Анак (Шамил Гомәр улы Мәхмүдев) 1928 елның 25 ноябрендә Башкортстанның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туа. Дәүләкән педагогия училищесында укыганнан соң, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын һәм аспирантураны тәмамлый. М.Горький исемендәге Әдәбият институтында (1957–1959), Прага универ­ситетында (1959–1960) укыта.
1959 елда шагыйрь туган авылына кайта. Моннан соңгы гомерен туган төбәгендә яши.
Шамил Анак поэзиясе – чынбарлыкны сәнгатьле фикерләү аша күзал­лап тасвирларга омтылуы, сурәтле образларга таянып яңа сүз әйтүе, шигъри формадагы тәҗрибәләре, бигрәк тә ак шигырь һәм ирекле шигырь өлкәсен­дәге эзләнүләре белән үзенчәлекле. Ул – татар, башкорт, рус телләрендә басылып чыккан ике дистәләп китап авторы.
Шамил Анак – киң мәгълүматлы әдәбият белгече, оста тәрҗемәче. Ул төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең ике шигырь китабын, шулай ук төрек хикәяләрен тәрҗемә итә.
Шамил Анакка 1990 елда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре исеме бирелә.
Ш.Анак – 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар