Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлеген тугандаш республика вәкилләре юбилее белән котлады

 Татарстан Республикасы Язучылар берлеге иҗтимагый оешмасы язучыларын 85 еллык уңаеннан оештырылган тантанада тугандаш республика вәкилләре дә котлады. “Без тугандаш кына түгел, без туганнар һәм дуслар да. Без уртак эш башкарабыз. Азәрбайҗан белән Татарстанны тыгыз элемтәләр бәйли. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Азәрбайҗан матбугатында басылган. Әнием Нигәр шагыйрь Муса Җәлил һәм аның хатыны Әминә ханым белән бергә ял иткәнен гел исендә тотты”, – диде сәхнәдә Азәрбайҗан Язучылар берләшмәсе рәисе Анар Рзаев.

Таҗикстан белән Татарстан Язучылар берлегенең әдәби элемтәсе иҗади тамырлары бер үк дип саный Таҗикстан Язучылар берлеге рәисе Низом Косим. “Озак еллар дәвамында Таҗикстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре хәбәрдар эшләде. Моның нәтиҗәсе – иҗади һәм дустанә мөнәсәбәтләр. Безгә рухи элемтәне сакларга кирәк. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле коллегалар”, – диде ул видеоязмада.

“Җәмгыятьтә нәрсә булуына карамастан, татар һәм башкорт язучылары бертугандай берләшкән. Татарстан язучылары һәр тарафта үз телендә – татар телендә иҗат итә. Сезне һәрберегезне дә шушы бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм. Алга таба да бергә һәм бердәм,ут күршеләр булып иҗат итәргә насыйп булсын, – дип котлады видеоязмада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев.

Шулай ук Татарстан Язучылар берлеген Чувашия, Удмуртия һәм Марий Эл республикалары Язучылар берлекләре дә видеоязмада тәбрикләп узды.
( “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина).

 


Язучылар

Туган көннәр