Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: «Җыелыш тату шартларда барыр, дигән ышанычым бик зур…»

Татарстан Язучылар берлеге бинасына, ремонттан соң, язучылар беренче тапкыр Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышка җыелды. Җыелыш Берлек эшчәнлеген тулысынча колачлау максатын куймаган иде, чөнки Чаллы һәм Әлмәт бүлекчәләре үз йомгаклау җыелышларын аерым уздырган икән. Әмма Казанда узган җыелышта яңгыраган докладларда язучыларны географик яктан бүлеп карамадылар, анысы әйбәт.

Тукай клубы язучылар белән шыгрым тулмаган иде, әлбәттә. Җитмәсә, таныш түгел кешеләр дә шактый күренгәли. Президиум алдындагы беренче рәттә Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Әхтәм Зариповлар утырган. Хатип Миңнегулов, Рәдиф Гаташлар күренә. Мәгъсүм Гәрәев та килгән. Охо! – халык шагыйре Наил Касыймов та бар икән. Кайчандыр озак еллар (8 ел) биредә эшләгән Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), 4 ел Берлекне җитәкләгән Рафис Корбан да, стажлы урынбасар, хәзер ирекле иҗатчы булып китап арты китап чыгарган Рәмис Аймәт тә биредә. Озак еллар «Казан утлары»нда эшләгән, хәзер картлык көнен Аккош күлендәге йортында үткәрүче әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы Мансур Вәли-Барҗылы да биредә. Нәбирә Гыйматдинова, Роза Мулланурова күренә. Урынбасарлар Илсөяр Иксанова белән Рифат Җамал да залда. Арттарак кына бер ялгызы Фирдүс Гыймалтдинов утыра – иртә килгән. Башланыр алдыннан гына Рәмис Латыйпов ашыгып килеп керде. Соңгы икесенең рәис кулын кысып таныклык аласы бардыр, Берлеккә кабул ителделәр бит. Яшьләрдән (картаеп баручы яшьләрдән) Булат Ибраһим белән Рифат Сәлах күренә. Соңыннан бүләкләнә башлагач кына белдем – медаль алырга килгәннәр икән.

Җыелышны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ачып җибәрде һәм Президиум әгъзаларын түргә чакырды. Шунысы кызык, Президиум артына куелган урындыклар саны Президиум әгъзалары исемлегендәге исемнәргә караганда азрак иде – бераз буталышып алгач, ничектер сыештылар, иң мөһиме – күңел иркен булсын. Язучылар берлегендә иҗат кешеләре эшли бит, рәисе дә, урынбасарлары да… урындык саный белүчеләр булмавы гаҗәп түгел.

Утырыш 2021-2022 елда вафат булган язучыларны искә алган бер минут тынлык белән башланып китте. Язучылар Алтер Литвин, Мансур Шаһимәрданов, Рашат Низами, Разил Вәлиев, Дамир Гыйсметдин, Ринат Мәннанны искә алдылар, авыз эченнән бисмилла укып дога кылдылар.

Мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән язучыларны Айрат Фәйзрахманов сәламләде.

Айрат Фәйзрахманов: Мин безнең яктан язучыларга нинди мөмкинлекләр тудырылу, яңа проектлар турында әйтеп китәрмен. Соңгы 3 елда язучыларга бирелә торган әдәби премияләргә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс өстәлде. Бу конкурста 100дән артык балалар язучысы катнашты. Хәзер Татар шигърияте антологиясе төзү буенча зур эш башланырга тора. Берничә томнан торган зур саллы хезмәт булыр дип уйлыйм. Язучылар тарафыннан күптән күтәрелә торган сорау – гонорарлар мәсьәләсе. Бу сораулар хәл ителү процессында. Мәдәният министрлыгы каршында экспертлар советы бар. Совет аша елга 8-10 авторның заявкасы карала һәм 10 млн. сумга якын суммада ярдәм күрсәтелә. Боларның күпчелеге – Язучылар берлеге әгъзалары. Бу сумма ел саен әкренләп булса да арттырыла. Без Язучылар берлеге тарафыннан гаҗәеп матур кичәләр уздырылуын да күрәбез. Истәлек һәм юбилей кичәләре – җиңел процесс түгел. Моның өчен өстәмә акчалар сорала. Язучылар берлеге сораганда, Хөкүмәтнең җавабы гадәттә уңай була. Безнең һәрвакыт язучыларга йөзебез ачык, һәм мөмкинлекләр булганда без ярдәм күрсәтергә әзербез.

Мәдәнияттәге казанышлар өчен билгесе белән Фәрит Яхин, Гүзәл Шакирова, Гөлнур Айзатуллова, Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Гүзәл Гыйззәтуллина бүләкләнде. Бүләкләрне Айрат Фәйзрахманов тапшырды. Ркаил Зәйдулла да янәшәдә кул кысып, фотога төшеп басып торды.

Аннары Ркаил Зәйдулла әдәби премияләрне үзе тапшыра башлады.

Гаяз Исхакый исемендәге премия белән Роза Туфитуллова бүләкләнде.

Фатих Хөсни исемендәге премия белән язучы Рафис Корбан бүләкләнде.

Абдулла Алиш исемендәге балалар әдәбияты премиясе белән шагыйрәләр Рәхимә Арсланова һәм Фирдәвес Әһлия бүләкләнде.

Максим Горький исемендәге премия белән Александр Аввакумов һәм Әлфия Галимуллина бүләкләнде.

Премияләр күбрәк иде. Ләкин Туфан Миңнуллин премиясенә лаек булган Зөлфәт Хәким дә, Такташ премиясе лауреаты Марат Кәбиров та, Җамал Вәлиди премиясе лауреаты Чулпан Зарипова да залда юк иде. Шуңа алар игълан ителеп тә тормады.

Шулай да рәис әле бүләкләү мәйданчыгында басып калды. Чөнки аның яңа әгъзаларга таныклык тапшырасы бар иде. Ул 4 ханым һәм 2 ир-атка – Гүзәл Галләмова, Алинә Хисамиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Рауза Хуҗиәхмәтова, Фирдүс Гыймалтдинов һәм Рәмис Латыйповка таныклыклар тапшырды.

Әлеге күңелле процедуралар тәмамлангач, Ркаил Зәйдулла үткән елда Язучылар берлеге эшчәнлеге буенча нотык тотты.

Ркаил Зәйдулла: Хөрмәтле каләмдәшләр! Бүген көн кояшлы – безнең очрашуга табигать үзе дә сөенгән сыман. Сөйләшү дустанә һәм тату шартларда барыр дигән ышаныч бик зур. Бу – хәзерге әдәби процесс турында аналитик чыгыш түгел. Һәр жанр буенча нотыкчылар билгеләнде. Мин оештыру эшләре белән генә таныштырып үтмәкче булам.

Мин яшь чакта Язучылар берлеге аппаратын тәнкыйтьләргә ярата идем. Тәнкыйтьләүчеләрнең ике сүзе бар иде: Язучылар берлегенең ни эше бар – юбилей да, җеназа. Рафис Корбан әйтә, хәзер дә шулай, ди. Анысы табигый инде – кеше туа да үлә, лаеклы рәвештә озатырга кирәк. Бу эшләр шактый катлаулы булып чыкты, мин элеккеге Берлек җитәкчеләренең эшен аңладым. Театрда юбилей чарасын карап утыру җиңел булып тоелса да, аны оештырулары җиңел түгел. Анда бит әле, шушы кешенең юбилей кичәсен үткәрергә кирәк дип, Хөкүмәтне һәм Мәдәният министрлыгын ышандырырга да кирәк. Бу – шактый кыен эш булып чыкты. Аллага шөкер, Мәдәният министрлыгы безгә әлегә хәерхаһ. Зур сәхнәләрдә кичәләр үткәрү Рафис Корбан вакытында туктап торган иде, ул вакытта Тукай клубында гына үтте. Анысы да зур казаныш инде, мәсәлән, Газинур Морат Тукай премиясе лауреаты булса да, үзе Тукай клубында үткәрергә теләде. Шыгрым тулы залда бик җылы кичә үткән иде. Истә дә калды. Бик аз кичәләр истә кала. Әле бит исәннәрне генә түгел, әдәбиятта эз калдырганнарны да онытмаска кирәк. Гадел Кутуйны искә алу кичәсе әдәбият сөючеләр өчен кадерле булгандыр. Шамил Усмановны искә алу кичәсе Милли китапханәдә үтте. Роберт Миңнуллинның 75 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе Филармониядә үтте. Батулла кичәсе Камал театрында истә кала торган кичә булып узды. Батулланың биеп куюы әле дә истә. Аксакалларның юбилейларын билгеләп узарга тырышабыз. Тәлгать Галиуллин, Мөхәммәт Мирза, Ринат Мөхәммәдиевның юбилей кичәләре узды. 60тан узгач һәр туган көн юбилей сыман. Чаллы театры Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗат кичәсен үткәрде. Былтыр Тукай клубында Локман Закирның 95 яшьлеге узды. Бик сөенде һәм, беренче юбилей кичәсе, диде. Искә алу кичәләре үткәрәбез: Спас районында Абдулла Алишны искә алу кичәсен ел да үткәрәбез, Казанның 2нче гимназиясендә Хәкимҗан Халиковны искә алып кичә үткәрдек, Шәйхи Маннурны Мамадыш районында искә алабыз, Арча районында Рафикъ Юнысны искә алдык.

Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында Әдәбият көннәре үткәрү традициягә әверелеп бара. Чечен Республикасында Әдәбият көннәре уздырдык. Чаллыда, Мөслимдә, Зәйдә әдәбият көннәре үтте. Көннәре дип элеккечә әйтсәм дә, хәзер анда кунып ятарга кирәкмидер, күпләп барып, төрле мәктәпләргә таралып, бер көндә дә очрашулар оештыра алабыз. Башкортстанда очрашулар дигәндә, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин һәм Ләбиб Лерон гел йөреп торалар. Бүген биредә күренмиләр әле… Әдәби газетаның баш мөхәррире мондый җыелыштан калырга тиеш түгел иде, әлбәттә. Газета чыгаралардыр, анда үзеннән кала кеше бик юк та. Алар Берлек аша йөрмиләр, «Татмедиа» җитәкчелегенең хәер-фатихасы белән, алар чыгымына йөриләр. Монда алар өчесе дә юк әле.

Татар язучыларының әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итү буенча нәтиҗәле эшлибез: Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романының беренче китабы басылып чыкты, икенче китабы тәрҗемә ителә; Аяз Гыйләҗевның «Берәү» дигән повесте роман жанры булып басылып чыкты. Төрек теленә тәрҗемәчеләребез – Төркиягә кияүгә чыккан татар галимәләренең шәкертләре. Чулпан Зариф-Четинның шәкертләре тәрҗемә итә. Ул үзе дә татар әдәбиятын популярлаштыру белән шөгыльләнә. Безнең Истанбулда Раушания Алтай бар. Ул Надир Дәүләт турындагы китапны татарчага тәрҗемә итте. Танышмаган булсагыз, укырга киңәш итәм. Бик кызыклы китап.

Ирек Шәрипов белән Казахстанда Морат Ауэзовның юбилеенда булган идек. Ул – Мохтар Ауэзовның улы, әнисе татар булган – Фатыйма ханым. Шунда Азәрбайҗан белән дә тәрҗемә китаплары буенча килешүләргә кул куелды. Татар хикәяләре антологиясе казах телендә чыгачак.

Салисә Гәрәеваның шигырь китабын әзерләдек. Редакторы Газинур Морат. Бер депутат эшмәкәр, финанс ярдәме күрсәтәм, дип вәгъдә биргән иде, нәрсәдер янып киткән ди, тоткарланып тора. Аны чыгару – безнең намус эше дип саныйм.

Безнең үз нәшриятыбыз булгач, нәшриятларга ялынып йөрмибез, без китаплар чыгару хокукы алдык. Хәзер инде эшләргә кирәк. Шул нәшрият буенча Газинур Моратка эш кушам инде. Әмма эшне артыграк кушып ташлаганмын, ахрысы, ул: «Шундый хәдис бар – ишәккә күтәрә алмаслык йөк төямиләр», – диде.

Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары булды. Яшь драматургларның Рәдиф Сәгъди кебек тәҗрибәле драматурглар белән очрашуы файдалы булгандыр дип уйлыйм.

Әдәби конкурслар турында әйтеп узам. Безнең олы әдәби конкурс бар бит инде, анда бөтен номинацияләр бар, драматургия генә юк, «Яңа татар пьесасы»н Камал театры үткәрә. Шул җитәдер дип уйлыйм. Чөнки пьеса җиңү яулый икән, ул театрда куелырга тиеш. Куелса, драматург өчен конкурс нәтиҗәсе зуррак. Безнең бәяләү генә бернәрсә дә түгел. Һәр режиссер кую өчен үз зәвыгына туры килгән әсәр сайлый. Мәсәлән, роман номинациясендә I урын алган Әлфис Гаязов «Яңа татар пьесасы»нда күп җиңде. Ләкин Татарстанда куелганы юк. Башкортстанда куела, әлбәттә. Бер очрашуда әйткән иде: «Җиңәм, куймыйлар», – дип. «Минем үземнекен дә куймыйлар», – дидем. Театр дөньясын без бик аңлап бетерә алмыйбыз.

Мәдәният министрлыгы балалар әдәбияты буенча Роберт Миңнуллин исемендәге конкурс үткәрә. Безнең олы конкурста балалар өчен язган әсәрләр – иң зәгыйфь звено. Бик түбән дәрәҗәдәге скетчлар килде. Мәктәпләргә баргач, кыска пьесалар сорыйлар, шуңа бәйгегә бу номинацияне керткән идек. Элек бит «Мәктәп сәхнәсе» кебек серияләр чыга иде, хәзер ул пьесаларын куеп булмый, яңалар кирәк. Олы конкурсның «Кыска пьесалар» номинациясендә жюри III урынга бер әсәр таба алды. Мин жюрига ышанам, карадым. Балалар өчен I, II урын алырлык драма әсәре язылмаган.

Бездә балалар өчен язу бик проблемалы. Балалар өчен өлкән яшьтәгеләр яза, ә яшьләр олылар өчен язарга омтыла. Безнең яшьтәгеләр балалар өчен язып карый, ләкин без балаларга нәрсә кирәген дә белмибез ахрысы. Шуңа күрә, турысын гына әйткәндә, пүчтәк нәрсәләр килеп чыга. Язганнарыгызны балаларыгызга укытып язып карагыз әле, дип мөрәҗәгать итәм.

Раил Гатауллинның «Татнет»ы белән бергә Әдәби сабантуй узды. Апас районында «Әдәби марафон» нәтиҗәләре булып узды инде ул, ләкин безнең язучылар катнашты.

Балалар бакчаларына йөрүне ешайттык. Монысын Комиссия ярдәме белән эшлибез. Балалар өчен иҗат иткән каләмдәшләребезгә рәхмәт – Йолдыз Шәрапова, Ләбиб Лерон, Рифат Сәлахларга… Әле бит балалар белән сөйләшә белергә дә кирәк, мин алар белән сөйләшә дә белмим. Йөргән каләмдәшләребез, бәлки, анда күңел рәхәтлеге дә табалардыр. Китап тәкъдир итүләр…»

Шул урынга җиткәч, Хатип абый Миңнегулов ярты сәгать вакыт узуын искәртте. Ләкин ярты сәгать дигән регламент жанрлар буенча доклад ясаучылар өчен иде. Ркаил Зәйдулла «олыгаю билгесе» дип гафу үтенде дә: «…Китаплар чыга, ләкин аны матур итеп халыкка тәкъдим итә белү аксый, кызганычка каршы», – дип дәвам итте.

«Андый кичәләрне «Татмедиа» гел уздыра», – дип урыннан гына кычкырып мәгълүмат бирде гомере буе «Казан утлары»нда эшләгән аксакал халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

«Әйе, алар үзләре чыгарган «кесә китаплары»на гел уздыра. Бу – уңай күренеш. Ләкин ул турыдан-туры Язучылар берлегенә карамагач, телгә алмаган идем», – ди Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла: Түгәрәк өстәлләрне даими үткәрәбез. Тарихчылар белән, мәсәлән. Әле тагын уздырырга җыенабыз. Безнең белән тарихчылар Илнур Миргалиев, Искәндәр Измайлов, Дамир Исхаков хезмәттәшлек итә. Минемчә, язучыларга тарихчылар белән очрашып тору – бик кирәкле эш. Рәдиф Гаташ, Хатип Миңнегулов иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференцияләр булды. Кичә Фәннәр академиясендә Әмирхан Еники иҗатына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе булды. Анда язучылардан мин, Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин катнашты. Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗановлар үзләре дә шунда инде. Кыскасы, без заманнан артта калмаска тырышабыз. Рәхмәт сезгә!

Утырышның бер матур мизгеле: Ркаил Зәйдулла шактый еллар Татарстан Язучылар берлегенең Рус әдәбияты бүлеген җитәкләгән һәм эштән киткән Галина Зәйнуллинага чәчәкләр тапшырды: «Безнең белән түзеп эшләгәнгә зур рәхмәт! Ул хәзер татар теленнән тәрҗемә дә итә башлаган иде һәм, остарып җиткәч кенә, ташлап китте», – диде. Әлеге урынга Нияз Игъламов килүен хәбәр итте.

«Сораулар бармы?» диюгә, яңа әгъза Рәмис Латыйпов торып басты. Ул сүзен әйткәнче, язучылар гөрләшеп һәм читкәрәк китеп, тагын бер теманы фикерләшеп алдылар. Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге уставын үзгәртү кирәклеген тагын бер кат искә төшереп алды. «Башта ковид, аннары… орыш диимме соң… башланды, съезд җыеп булмады. Съезд җыю өчен финанслар да кирәк. Бар Президент республикасы, бар Парламент республикасы. Безнең Язучылар берлеге Президент республикасы тәртипләренә туры килә: Рәис идарә әгъзаларын үзе тәкъдим итә. Съездда җиңеп чыккан кешегә, гадәттә, каршы килмиләр. Ул, әлбәттә, үз фикердәшләрен сайлый – яшерен-батырын түгел. Мин – Парламент республикасы яклы кеше: язучылар – идарәне сайларга, идарә рәисне сайларга тиеш, дип саныйм.

Нәҗибә Сафинаның тавышы ишетелде: «Юк», – дип әйттек бит инде. Юк, әлбәттә, юк! Рәисне аны бөтен язучы сайларга тиеш, вертикаль түгел!

Ркаил Зәйдулла: Рәис эшләми икән, аны съезд гына алып ташлый ала… Ә идарәдә сайланган рәисне теләсә кайчан алып ташлап булыр иде. Мин үземә каршы сөйлим. Ләкин миңа гаделлек «дороже».

Рәмис Латыйповка сүз бирелде: Гафу итегез, азаккача кала алмыйм. Мин резолюция проектын карап чыктым. Анда бит бернинди конкретика юк. Анда хаталар бик күп. Язучылар берлеге кабул иткән. Русча язылып, татарчага тәрҗемә ителгән, дигән хис кала…

Ркаил Зәйдулла: Юк, татарча язылган ул. Нинди конкретика тәкъдим итәсең?

Рәмис Латыйпов: Менә һичьюгы сезнең чыгышта конкретика бар иде.

Ркаил Зәйдулла: Зиннур абый, әле җыелышы барышында тәкъдимнәр булачак, ди.

Рәмис Латыйпов торып баскач, Ркаил Зәйдулланың чыгышында әйткән: «Мин яшьрәк чакта Берлекне тәнкыйтьләргә ярата идем», – дигән сүзләре искә төште. Яңа Ркаиллар өлгереп ята, күрәмсең…

Җыелышның чираттагы пункты – жанрлар буенча нотыклар. Җыелышны алып баручы халык шагыйре Зиннур Мансуров язучыларның, бик күп очрашуларга йөрүләре белән бергә, төп эшләре – әдәби әсәр язу икәнлеген искә төшерде һәм докладлар тыңлый башлаячакларын әйтте. Традиция буенча докладлар шигърияттән башлана. Шигърият буенча чыгыш ясау хокукын Шигърият секциясе җитәкчесе Газинур Морат «Казан утлары» журналының Шигърият бүлеге мөдире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗевка ышанып тапшырган иде.

Фәнил Гыйләҗев 44 минут нотык тотты. Аның 17 битлек нотыгының кереш өлеше генә дә 5-6 бит иде. Кемдер «сәгать ярым сөйләде» дисә дә, алай түгел, диктофонда нәкъ 44 минутны күрсәтә. Фәнил нотыгын 2 көн сәхәр ашаганнан соң язган икән. Күп санлы сораулар буенча «Интертат» бу нотыкны бастырып чыгарды.

Икенче нотыкны – бүгенге проза темасына КФУның Алабуга институты татар филология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов ясады. Бу шактый усал нотык та «Интертат»та басылып чыкты. Язучыларның ашыктыруы аркасында ул нибары 29 минут барды, һәм моннан Проза бүлеге мөдире Камил Кәримов бер дә риза булмады. Проза кадәр проза 15 минутка кыскарак булсын инде!

Рус телле әсәрләр һәм сәнгати тәрҗемәләр турында әлеге секциянең җитәкчесе Ольга Иванова сөйләде.

Аннары «кофе-брейк»ка, ягъни, өчпочмак белән чәйләп алуга бүленделәр. Чәйдән кергәндә рәтләр сирәгәйгән иде инде. Әмма моны «игнор» дип карарга ярамый, картлык инде – сәламәтлек тә җитмәскә мөмкин озак утырырга.

Чираттагы чыгышны Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева ясады. 2023 елгы балалар әдәбиятына күзәтү ясау хокукы аңа тапшырылган. Язучылар аңа, сөйли башлаганчы ук, кыскарак тотырга киңәш иттеләр. «Ярар, бөтен теоретик өлешләрен төшереп калдырам да исемнәрегезне генә саныйм да чыгам – һәр кешегә үз исемен ишетү күңелле», – диде Айсылу. «Бик әйбәт», – дип куйды Хатыйп Миңнегулов. «Безнең кебекләргә бераз теориясе дә ярар иде инде», – диде Камил Кәримов. Айсылу Галиева: «Нинди әсәрләргә ихтыяҗ бар – шушы сорауларга җавап табарга тырышырмын», – дип башлады. Рафис Корбанның былтыргы нотыгы белән чагыштырганда бу – бик «тәти» нотык иде, әлбәттә. Ул күбрәк балалар әдәбияты чыккан һәм чыгарга мөмкин булган мәйданчыкларны барлауга корылган иде. Нотык эчендә Айсылу Галиева Алинә Бикмуллинаны Берлеккә алырга тәкъдим итеп тә узды. (Айсылу – Алинә Бикмуллина белән Дания Нәгыймнең уртак проекты булган «Акча иленә сәяхәт» китабының редакторы.)

Айсылу Татарстан китап нәшриятының маркетинг бүлегеннән алынган бер мәгълүматны яңгыратты: «Кечкенә балалар өчен язылган юка һәм арзан китапларга, әкиятләргә, дөньяны танып белергә өйрәтә торган, баланың үсешенә ярдәм итә торган дидактик материалларга ихтыяҗ зур. Безнең бер авторыбыз, шундый «вырубка-китап» ясыйбыз дигәч, бик каты зурдан кубып тавыш чыгарып, китапны каты тышлыклы итте, һәм китабы кыйммәтрәк килеп чыкты. Мин аны аз сатыла дип беләм. 2023 елда иң күп сатылган китаплар менә болар (популярлыгы кимү тәртибендә саныйм): Алиш әкиятләре, Габдулла Тукайның «Шүрәле» һәм «Су анасы», Гөлнара Хәйдәрованың «Аю баласы Тәп-тәп» әкияте, «Хайваннар һәм алфавит» дигән дидактик карточкалар, Алишның «Сертотмас үрдәге», «Татар халык әкиятләре» җыентыгы, аудиомодульле 2 китап – Фәйзуллинаның «Чебиләр зарядкасы» белән Тәрҗемановның «Йомшак су, йөгерек су» китабы. Бу исемлекне «Карга әйтә кар-кар» дигән халык авыз иҗаты үрнәкләреннән торган китап түгәрәкли. Бу – ясалма исемлек түгел, күпме сатылган – шул күрсәтелгән».

Айсылу Галиева санап чыгаруынча, 2023 елда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен 27 китап чыккан, «Юлбасма» һәм «Рухият» нәшриятларын да исәпкә алып, 34 китап. «Бу 34тән классикларны һәм кабат нәшер ителгәннәрне алсак, яңа китаплар 10га тулмый. Бу бик аз», – диде ул.

Нотык тотучы бер тәкъдим дә кертте. Мәдәният министрлыгы, ел саен булмаса да, кайчагында иҗади эшләргә грантлар конкурсы үткәрә. «Бәлки, грантның суммасын күтәреп, язучы алдына әзер китап белән килү таләбен куяргадыр», – диде ул. Үрнәк итеп, Алинә Бикмуллина белән Дания Нәгыймнең «Акча иленә сәяхәт» китабын һәм Регина Гаязованың «Татар хатын-кызлары» комикслар китабын китерде. Бу 2 проект та Казан мэриясенең «Үз телем» грантлар конкурсы өчен эшләнгән. «Бу эш кулыбыздан килерлек, һәммәгез дә башкарып чыгарлык», – диде Айсылу.

Басып сөйләгәндә бу тәкъдим матур яңгырый инде. Ләкин, профессиональ икътисадчылар һәм маркетологлар эшләгән маркетинг бүлеге дә Тукай белән Алиштан ерак китә алмаганны, грантка әсәр язган Фәлән Фәләнович ул китабын ничек сатсын соң? Әйе инде, мәктәпләргә очрашуларга йөреп була. Очрашуга йөрү – һәр татар язучысының намус эше булса да, китап сату аерым бер талант сорый, ул һәрберсенең кулыннан килмәскә мөмкин. Әйдәгез, ул эшне язучы өстенә асмыйча, бераз маркетинг бүлеген «селкетик», татар балалар китабын сатуның төрле юлларын тапсыннар.

Соңгы нотыкчы – Драматургия секциясе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди булды. Ул 24 минут сөйләде.

Әдәби тәнкыйть торышы турындагы доклад җыелышта яңгырамады, чөнки аның авторы – филология фәннәре докторы Лилия Хөснетдинова килә алмаган.

Зиннур Мансуров нотыкчыларның докладлар әзерләүгә җаваплы килүен ассызыклады. «Бу нотыкларны әзерләүчеләргә рәхмәтләр җиткерелсен иде», – диде ул.

Аннары фикер алышулар башланды. Зиннур Мансуров: «Фикер алышудагы чыгышлар докладка әверелмәсен иде», – дип кисәтеп куйды.

Удмуртиядә яшәп иҗат итүче Гөлфия Исхакова чит төбәкләрдә яшәүчеләрнең китабы Татарстанда басылу мөмкинлеге белән кызыксынды. Чөнки аңа кемдер бер «акыллыбаш»: «Салымыгызны Удмуртиядә түләгәч, китабыгызны шунда чыгарырга тиешләр», – дигән. Гөлфия ханымны: «Ул сүзне әйткән кешенең ул чакта кәефе булмагандыр», – дип тынычландырдылар.

Хатыйп Миңнегулов: Без китаплар турында сүз алып барабыз. Укучы юк икән, китаплар үле капитал булып кала. Безгә милли мәгариф мәсьәләсендә авызга су кабарга ярамый. Әдәбият турында сүз барганда милләт язмышы, телебез язмышын үзәккә куябыз. Шушы яктан караганда, бүгенге докладларның барысы шушы контекстта булды. Иптәшләр, тәнкыйди рух та кирәк, ул булды, һәм мин моны хуплыйм. Кыскасы, мин канәгать. Оештыручыларга рәхмәт! Мондый очрашуларны ешрак оештырыйк әле, җәмәгать, җитди проблемаларны куеп сөйләшәсе сүзләр күп. Барысын да гавам алдына куеп сөйләшик. Бәлки, безгә аерым жанрлар буенча семинарлар оештырыргадыр.

Зиннур Мансуров: Хатыйп Миңнегуловның кыска чыгышында резолюциягә керерлек берничә тәкъдим яңгырады. Шуның берсе – аерым жанрлар буенча семинарлар оештыру, ягъни, мастер-класслар.

Рабит Батулла: Җәмәгать, безгә халык арасына чыгарга кирәк. Бәлки, һәр кешегә үзе чыккан районда бөтен авылларны йөреп чыгаргадыр. Иртә-кич көнгә 2 очрашу: берсе балалар белән, берсе олылар белән.

Ркаил Зәйдулла: Батулла Зәйдә бөтен мәктәпләрне йөреп чыкты…

Рабит Батулла: Миннән үрнәк алыгыз! Мәгариф министрлыгы белән килешеп, бөтен мәктәпләргә йөрергә…

Ркаил Зәйдулла: Кайтып кергән юк инде…

Рабит Батулла: Ул кирәк. Без хәзер яза алмыйбыз икән, димәк, йөрергә кирәк.

Камил Кәримов: Әле утырып йөри алабыз.

Зиннур Мансуров: Халык белән очрашу мәсьәләсе резолюциядә бер пунктта бар ул, аны киңәйтергә кирәк.

Рәдиф Гаташ: Чаллы язучыларыннан үрнәк алырга кирәк, алар күп йөри.

Гөлфия Исхакова: Язучыларга башка республикаларга да чыгарга кирәк.

Рәдиф Гаташ: Бүгенге докладларда уңай вакыйга буларак күрсәтелгән әсәрләрне теркәп барырга кирәк. Әдәби премияләргә тәкъдим ителгәндә, шушы уңай кабул ителгән әсәрләрне күздә тотарга кирәк. Кемдер онытылып калмасын, диюем.

Рәдиф Сәгъди: Элек район саен куратор-язучы билгеләнә иде. Ул әйберне торгызырга кирәк.

Нәҗибә Сафина: Мин авылларга барам, мәктәпләрдә чыгышлар ясыйм. Район башлыкларына керәм… Бер нәрсәне күрәм – мәктәпләрдә беркем дә татарча сөйләшми. Сөйләшергә җыенган кеше дә юк. Без татарлар шушы халәтебез белән килешәбез икән, без бөтен төрки халык алдында сатлык халык булып калабыз… Мин резолюцияне карап чыктым. Татар язучысының коралы нәрсә? Татар теле! Татар язучысының тарихи билгеләнеше нәрсә? Туган телне киләчәккә алып барып ялгау. Татар язучысы тарихи билгеләнешен үти алдымы? Әллә йоклап калдымы? Без оттыру белән шөгыльләнәбез. Безгә кадәрне шагыйрьләр бу кадәр оттырмаганнар. Резолюциядә «милли мәгарифне торгызырга» дигән сүз юк. Бөтен фәннәрне туган телдә укымыйча торып, докторлык диссертацияләрен татарча якламыйча торып, без тулы канлы иҗат итә алмаячакбыз. Резолюциягә «Татарстан Язучылар берлеге милли мәгариф системасын торгызырга таләп итә. Катгый рәвештә!» дип язарга кирәк… Безнең иртәгәбез юк икән, кеше тере була алмый… Сез уйлыйсыздыр бит инде ул турында…

Ркаил Зәйдулла: Торгызырга, торгызырга дип, бөтен кеше сөйли. Туган телләрне үстерү буенча комиссия бар хәтта. Иң беренче чиратта үз балаңны һәм оныгыңны өйрәтергә кирәк!

Нәҗибә Сафина: Кухня – ул аш әзерли торган урын, бала теле әзерләнми анда. Бала теле мәктәптә әзерләнә.

Ркаил Зәйдулла: Үзеңнән башларга кирәк. Оныклары белән русча сөйләшеп киләләр дә халыкны татар теленә өнди башлыйлар. Без бит монда барыбыз да – фикердәшләр… Милләт өчен бөтенебезнең йөрәге яна.

Камил Кәримов: Конгресс та бик эшли. Без алар белән йөреп кайттык…

Зиннур Мансуров: Тел мәсьәләсендә бернәрсә дә эшләнми дип әйтеп булмый, әлбәттә. Бу эшне активлаштырырга кирәк. Тел комиссиясе нинди генә чаралар үткәрми! Нәҗибә ханым чыгышында резолюциягә кертерлек бер тәкъдим – без күп еллар ата-аналарга ышанып яшәдек. Укытуны ата-аналар ихтыярына калдыру безне шушы хәлгә җиткерде. Мәктәпләрдә ата-аналар комитеты кебек иҗтимагый оешмалар эшләп килә. Шул ата-аналар комитеты белән очрашулар үткәрергә кирәк…

Ркаил Зәйдулла: Әйе, бу – конкрет тәкъдим.

Зиннур Мансуров: Әйе, лозунг кына кычкырып булмый. Эшләргә кирәк. Чөнки безнең милли үзаң бик түбән булып чыкты. Хәзер бит безне укыткан кебек татар теле укытучылары да юк. Бу мәсьәләдә бер-беребезне сүкмичә, активрак эшләргә кирәк. Башка чыгыш ясаучылар булмаса, резолюция проектын нигездә кабул итәргә, дип кул күтәрик. Тәкъдимнәр резолюциягә өстәләчәк. Яңа тәкъдимнәрегез туса, Берлеккә җиткерсәгез иде.

Куллар күтәрелде. Бер каршы тавыш белән резолюция кабул ителде. Ркаил Зәйдулла 1 апрельдә Тукай клубында язучылар катнашында Юмор кичәсе булуын искәртте һәм язучыларны чакырды.

Ркаил Зәйдулла: Шушы катлаулы, киеренке заманда бераз кәефегез күтәрелер. Әйе, азакка язучылар азрак калды. Бу – яңалык түгел. Гел шулай, шигърият буенча нотык ясалгач, ярты зал чыгып китә иде. Шигъриятне соңрак куярга да тырышып карадылар, ләкин шагыйрьләр «Нишләп поэзияне кимсетәсез?» дип тавыш күтәрде. Бу җыелышта иң күп яңгыраган сүз торгызу турында булды. Мәгариф системасын, татар телен торгызырга, тагын…

Аны Рабит Батулла туктатты: Бик эчкә кереп китмә!

Ркаил Зәйдулла: Өмет белән яшибез. Өмет тә югалса, яшәүнең бер мәгънәсе калмас иде. Бер мишәр абзыйның гениаль сүзе бар: «Дөнья ул куласа, әйләнә дә бер баса», – ди. Безне генә басмасын.

intertat.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова