Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Фәрит Яхин һәм Дания Заһидуллина дәүләт бүләкләренә лаек булды

 

Бүген, Россия фәне көне алдыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Фәрит Яхин һәм ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина да бар иде.

Фәрит Яхин ТР атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек булды. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә фәндә 32 ел булуын әйтте. «Беренче тапкыр дәүләт бүләге алам. Иң беренче хис — рәхмәт хисе. Иртәме-соңмы, эшләгән эшеңне күрсәләр, рәхмәт хисе уяна. Төп эшем — борынгы ядкәрләрне өйрәнеп, фәнни, текстологик яктан эшкәртеп, халыкка җиткерү. Татарстанның 100 еллыгына багышлап хезмәтем әзерләнеп килә», — диде.

Галим татар тарихына, мәдәни, әдәби үсешенә багышланган җиде кисәктән торган, өч томлык «Рухи аң» хезмәтен тәмамлаганын әйтте. «Бәлки, кайчан да булса халыкка җиткерә алырмын», — диде. Аның, шулай ук, җиде том проза әсәрләре, өч том иман, пәйгамбәрләр тарихына багышланган хезмәте, ун том шигырьләр китабы бар.

«Фидакарь хезмәте өчен» медале Дания Заһидуллинага һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кафедра профессоры Ләйлә Абдрахмановага тапшырылды.

«Мин моны Татарстан Республикасыннан зур бәя дип кабул итәм. Шул ук вакытта ялгызаклар фәнне үстерә алмый, аның өчен фәнни мәктәпләр, академик үзәкләр, көчле коллективлар кирәк, болар бөтенесе Татарстан Фәннәр академиясендә бар», — диде Дания Заһидуллина.

 Тантанада «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» орден медале КФУ галиме Юрий Коноплевка, А.Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университет-КАИ галиме Валерий Песошинга, Завойский исемендәге Казан физика-техник институт хезмәткәре Игорь Овчинниковка тапшырылды.

Завойский исемендәге Казан физика-техник институтының «Физика» фәнни юнәлеше җитәкчесе Кев Салихов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» исеме Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының лаборатория мөдире Вахид Мамедовка, Казан илкүләм тикшеренү-технологик университет галиме Сергей Поникаревка бирелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан галимнәре заманча Россия фәне үсешенә саллы өлеш кертүен билгеләп узды. «Республиканың фәнни мәктәбе дөньяда танылган, абруй казанган. Бөтен илдән төрле белгечлек галимнәре Болгар һәм Свияжск проектларын оештырып, бөтендөнья мирасын саклап калу юнәлешендә берләштеләр. Без бу юнәлештә фәнни-белем бирү үзәген булдыруга кыю дәгъва итә алабыз», — диде.

Президент фән дөньяның барлык каршылыкларына җавап бирү, кешелекнең иң катлаулы бурычларын хәл итүгә сәләтле булуын билгеләп узды.

Ул республика тарихында Бөек Ватан сугышы елларында фәнни-тикшеренү институтлары, вузлары аерым урын алып торуын билгеләп үтте. ТАССР галимнәре ачышлары илнең оборонага сәләтен ныгыту, медицина фәнен үстерүгә юнәлеш алганын ассызыклады.

(«Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина)


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина