Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Мөхәмитшин Галим

Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәмитшин) 1911 елның 7 февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Салабаш авылында игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында алып, күршедәге Шуман авылында бер ел русча укыганнан соң, Казанга килә һәм, башта җидееллык мәктәпне, аннары институтка әзерлек курсларын тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ләкин бераздан, авыру сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булып, 1931–1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында җаваплы секретарь булып эшли.

Г.Мөхәмитшин – утызынчы еллар татар балалар һәм яшьләр поэзиясендә актив эшләгән шагыйрьләрнең берсе. Чагыштырмача кыска гына иҗат гомере эчендә (1930–1936) ул балалар өчен ике («Үсеш балалары», «Пионерия») һәм яшьләр тормышына багышланган өч шигырь китабы («Яшьлек», «1934», «1935») бастырып чыгара. Аның шигырь һәм поэмаларында («Язгы чәчәкләр», «Масаюсыз кыз», «Очучыга», «Безнең яшьлек», «Яңадан корылу», «Мәхәббәт хикәясе» һ.б.) совет патриотизмы, социалистик төзелеш, хезмәт һәм хезмәт эчендә яңа кеше тәрбияләнү кебек шул чорның актуаль темалары үзәк урынны алып тора.

Ләкин зур өметләр баглаган талантлы шагыйрьнең гомере фаҗигале тәмамлана: утызынчы еллардагы репрессияләр чорында, башка бик күпләр кебек, ул да НКВД тырнагына килеп эләгә. Аны 1937 елның 26 октябрендә кулга алалар. Сылтамасы, имеш, ул бер төркем яшь язучылар И.Салахов, С.Рәфыйков һ.б. белән берлектә «халык дошманы» Г.Ибраһимовны илле яше тулу уңае белән язылган күмәк котлау хатына имзасын куйган. Шул нигездә аны милләтчелектә, советка каршы яшерен оешма төзү, совет һәм партия җитәкчеләренә террористик һөҗүмнәр әзерләүдә һәм башка «җинаять»ләрдә гаепләп, 1938 елның 10 маендагы СССР Югары суды карары белән үлем җәзасына хөкем итәләр. Карар шул ук төнне гамәлгә ашырыла.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үсеш балалары: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1931. – 24 б. – 5000 д.

Пионерия: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1932. – 61 б. – 7000 д.

Яшьлек: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1933. – 67 б. – 3100 д.

1934: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 28 б. – 6000 д.

1935: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 43 б. – 10000 д.

Яшьлек дәвам итә: сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 184 б. – 5000 д.

 


Язучылар