Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гатау Макс

Шагыйрь Макс Гатау (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) 1913 елда хәзерге Курган өлкәсенең Әлмән районы Тозау авылында игенче гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне туган авылында, җиде сыйныфны Әлмән крәстиян яшьләре мәктәбендә укып тәмамлагач, 1931 елда шул төбәктәге Мартыново авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ләкин матди хәле авыраю сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр булып, шул ук Мартыноводагы ятим балалар йортының мөдире сыйфатында хезмәт юлын башлый.

1934 елда аны Сафакүл район үзәгендәге башлангыч үрнәк мәктәбенә мөдир итеп куялар. Шунда эшләгәндә ул «Колхозчылар тавышы» дигән төбәк газетасында актив языша . шигырьләрен, көндәлек тормыш вакыйгаларына багышланган мәкаләләрен бастыра. Яшь шагыйрь һәм хәбәрченең исеме Чиләбе һәм Свердловск шәһәрләрендә чыга торган «Коммунист» һәм «Социализм юлы» газеталары битләрендә дә күренә башлый. Озакламый аны Чиләбегә «Коммунист» газетасы редакциясенә эшкә чакырып алалар. 1937 елда ул Казан дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә кабул ителә. 1938 елда «Коммунист» газетасы чыгудан туктагач, Макс Гатау Чиләбедәге татар мәктәпләренең берсендә директор булып эшли, ә 1940 елның көзендә әти-әнисе яшәгән Сафакүлгә кайтып, Ватан сугышы башланганчыга хәтле урындагы татар урта мәктәбендә тарих фәне укыта, бер үк вакытта мәктәпнең директоры вазифаларын да башкара.

1939 елда Казанда Макс Гатауның Урал табигатен, Уралдагы индустриаль төзелеш күренешләрен, күмәк хезмәт тантанасын чагылдырган лирик шигырьләре тупланган «Урал мәхәббәте» исемле кечкенә җыентыгы басылып чыга. Шагыйрь икенче җыентыгын да басмага әзерли, ләкин сугыш башлану сәбәпле китап чыкмый кала.

Макс Гатау 1941 елның июлендә фронтка китә һәм шул ук елның 20 ноябрендә Калинин (хәзерге Тверь) өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган сугышларның берсендә һәлак була.

Макс Гатауның зур булмаган әдәби мирасыннан бер төркем шигырьләр 1961, 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле күмәк җыентыкка һәм ике шигыре («Комбайнчы», «Безнең нәсел») «Татар поэзиясе антологиясе»нең икенче томына (1992) кертелә.


Язучылар