Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәбибуллин Мөсәгыйт

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 де¬кабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин рай¬оны Габдрахман исемле авылда урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә ала, аннары Татар¬станның Баулы төбәгендәге Яңа Шалты авылы җидееллык мәктәбендә укый. Сугыш елларында, укуы белән бергә, колхоз эшенә дә җигелә: җир сөрә, ашлык суктыра, төрле машиналарда эшли. 1944 ел башында уналты яшьлек яшүсмер егетне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Анда ул икееллык һөнәр мәктәбендә һәм өч ел металл эше техникумында укып, 1946-1953 еллар арасында башта Магнитогорск ка¬ласындагы металлургия комбинатында токарь, аннары Башкортстанның Октябрьск шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында мастер булып эшли. 1953 елда туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хез¬мәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм 1966 елга кадәр «Баулынефть» транспорт оешмасында шофер, автомеха¬ник, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасын баш¬кара. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары 1971 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмам¬лый.
1966-1968 елларда М.Хәбибуллин Татарстанның Азнакай шәһәрендә¬ге төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать, төзелеш, транспорт бүлегенә җитәкчелек итә, 1969-1971 елларда исә, Таҗикстанга китеп, урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. 1971 елдан М.Хәбибуллин Ка¬занда яши һәм 1989 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибе вазифаларын башкара. 1991 елның ахыр¬ларыннан 1999 елга хәтле ул «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 ел¬лардан күренә башлый, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсиге¬зенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Унсигезенче язын каршылаучы яшь кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу кыенлык¬ларын шул чактагы катлаулы күңел кичерешләре аша сурәтләгән бу по¬весть укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алы¬на. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең (игенчеләрнең, машина йөртүче¬ләрнең, төзүчеләрнең, табибларның һәм башка һөнәр ияләренең) әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да…» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы, авыл тормышының четерекле про¬блемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр бу¬ларак кабул ителәләр.
Шулай да М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — сиксәненче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки жур¬нал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар серияседер: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», ахыр килеп, «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары. Бу әсәрләрдә автор, тарихи чыганаклар¬га таянып, һун-төрки, болгар-татар бабаларыбызның борынгы дәверләрен, сикәлтәле-гыйбрәтле язмыш борылышларын хронологик тәртиптә һәм җанлы картиналарда сәнгатьчә гәүдәләндереп бирүне максат итеп куя.
М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы, әхлак мәсьәләлә¬ренә кагылышлы күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Ул — Татарстанның һәм Россия Федерациясенең ат¬казанган мәдәният хезмәткәре (1977,1987), Россия Гуманитар фәннәр ака¬демиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия Язучылар берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (1996).
«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Рес¬публикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
Язучының романнары уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч, сюжетла¬ры көрәш-сугыш күренешләренә, мәхәббәт маҗараларына, интригалы, идеологик һәм психологик каршылыклы конфликтларга бай булулары белән аерылып тора. Аларда һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлары белән — халык көнкүреше, борынгы бабаларыбыз¬ның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре белән күз алдына килеп баса.
М.Хәбибуллин — 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2019 елның 4 гыйнварында Казанда вафат булды

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Җиде юл чатында: повесть һәм хикәяләр. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1969. — 176 б.
Тау белән тау очрашмаса да: повесть.— Казан: Татар., кит. нәшр., 1974,—207 б.
Унсигезенче яз: повестьлар, хикәяләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1977. — 240 б.
Хәтер ярлары: повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар., кит. нәшр., 1987. — 295 б.
Кубрат хан: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1985. — 375 б.
Чоңгыллар: роман һәм хикәяләр. — Казан: Татар., кит. нәшр.,1987.— 526 б.
Илчегә үлем юк: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1991. — 384 б.
Шайтан каласы: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1993. — 302 б.
Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1996, — 512 б.
Хан оныгы Хансөяр: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1997. —255 б.
Аллаһы бүләге: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 1999. — 304 б. .
Кубрат хан: тарихи роман. — Казан: Мәгариф, 2001. — 335 б.
Батый хан һәм Ләйлә: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 2002. — 384 б.
Илчегә үлем юк: тарихи роман. — Казан: Мәгариф, 2003. — 343 б.
Айбиби: тарихи роман. — Казан: Татар., кит. нәшр., 2004. — 301 б.

* * *
Сагди: повесть / пер. с татар. Н.Нефедова. — М.: Современник, 1975. — 239 с.
Водовороты: роман / пер. с татар. Н.Нефедова. — М.: Современник, 1978. — 383 с.
Восемнадцатая весна: повести / пер. с татар. — Казань: Татар., кн. изд-во, 1982. — 384 с.
Кубрат-хан: роман / пер. с татар. В.Тублина. — М.: Сов. писатель, 1990. — 592 с.
Сказание о Казани и дочери хана: исторические романы / пер. с татар. М.Хабибуллина и А.Бадюгиной. — Казань: Татар., кн. изд-во, 2005. — 607 с.
Божий дар: исторический роман / пер. с татар. Ф.Фаизова. — Казань: Татар., кн. изд-во, 2007. — 335 с.
Кто убил Серого?..: роман-детектив / пер. с татар. А.Агановой. — Казань: Татар., кн. изд-во, 2007. — 255 с.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Гамбәр, Н. Бәхеткә юл — гел алда // Казан утлары. — 1977. — № 12. — Б. 148— 152.
Галимуллин, Ф. Изге ният белән // Казан утлары. — 1987. — № 12. — Б. 157— 161.
Хатипов, Ф. Романнарда — Сөембикә образы // Казан утлары. — 1993. — № 12.- Б. 152-159.
Кәримуллин, Ә. Татар тарихына килгән әдип // Мирас. — 1997. — № 4-5 — Б.10.
Зәкиев, М. Тарихны гәүдәләндергән әдип // Ватаным Татарстан. — 1997. — 20 июнь.
Урманче, Ф. Тарихи хәтеребезне терелтүче // Мирас. — 1997. — № 12. — Б. 89- 94.
Мостафин, Р. Каләмдәшем-якташым // Мәгариф. — 1998. — № 2. — Б. 54—55.
Сирматов, И. Тарихның бер сәхифәсе // Мирас. — 1998. — № 8. — Б. 46-48 .
Дәүләтшин, Г. Айбибине нәрсә борчыган? // Мәдәни җомга. — 2005. — 14 гыйнв.


Язучылар