Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Диндаров Илдус

Язучы, шагыйрь, публицист  Диндаров Илдус Гали улы 1949 елның 15 мартында Татарстанның  Октябрь ( хәзерге Нурлат) районы Биккол авылында педагоглар гаиләсендә туа. Башта туган авылының сигезьеллык,аннары  Нурлат шәһәренең  1 нче урта мәктәбендә укый. Мәктәптән соң комсомол юлламасы белән Түбән Камадагы Бөтенсоюз химия комбинаты төзелешендә катнаша. 1974 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый  һәм Совет Армиясе сафларында хезмәт  итә. 1966 елдан 1984 елга хәтле (берникадәр өзеклек белән) Октябрь районының “Дуслык”(“Дружба”, “Туслах”) газетасында әдәби сотрудник,бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, мөхәррир вазифаларын башкара; Аксубай районы газетасы “Авыл таңнары”нда (“ Сельская новь”) тәрҗемәче була.

Илдус Диндаров – 1984-1986 елларда Ленинград Югары партия мәктәбендә  белем алганнан соң, 1986-1991 елларда Минзәлә районы газетасы мөхәррире, КПССның Октябрь райкомында җаваплы хезмәткәр. ”Шәһри Казан” газетасында эшләп ала (1998-2002). 1991 елдан бүгенгә кадәр «Ватаным Татарстан» газетасының Нурлат-Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе.

Мәктәп елларыннан ук җирле матбугатта, республиканың  газета-журналларында мәкаләләр,хикәяләр, шигырьләр бастыра. Яшь язучылар өчен оештырылган иҗади семинарларга чакырыла. Озак еллар матур әдәбиятны даими төстә җентекле өйрәнүе , иҗади эзләнүләре нәтиҗәле, мул җимешләр бирә. 2006 елда “ Нурлат йолдызлыгы” дигән коллектив  җыентыкта бер төркем шигырьләре урын ала,  2007 елда исә   “ Гомер фасыллары” исеме белән беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә.  Хәзер ул  “Күңел яктысы”         (2009),”Язмышлар балкышы – Бикколым”(2010),”Җәй кайда кышлый?”(2011), “ Зирекле –туган җирем”( 2012), ”Үз ягымда”(2014), “Чорлар чатында”( 2019), “ Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем”2020, “ Торна күзе”(2019), «Бәрәкәтле гомер кыры» (2022) исемле  шигырь һәм проза җыентыклары,  тарихи-документаль китаплар авторы. Болардан тыш,  татар һәм урыс телләрендә ул әзерләп бастырган  2 томлы “ Нурлат җиренең күренекле кешеләре” ( “Знатные люди земли Нурлатской”) дигән  энциклопедия китабы район тормышында вакыйга буларак кабул ителә.Аеруча юмор һәм сатира жанрында уңышлы иҗат итә, ул- “ Чаян” журналының даими авторы.Кайбер лирик шигырьләре республика композиторлары тарафыннан көйгә салынган. Аның прозасының һәм шигьриятенең төп темасы туган җиргә, туган төбәккә мәхәббәт, халкыбыз язмышы,татар теленең киләчәге өчен тирәнтен борчылудан гыйбарәт.

2009 елда аңа “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә , ”Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. 2012 елда аның “Зиреклем –туган җирем”документаль-публицистик  хезмәте  Татарстан  журналистлары берлегенең  “Бәллүр каләм” бүләгенә лаек була. Нурлат шәһәренең мактаулы гражданины (2016), “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен  саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе  игьлан иткән Татар телендәге  беренче ябык  әдәби конкурс лауреаты, Саҗидә Сөләйманова һәм Роберт Миңнуллин (2023), Гакыйл Сәгыйров (2024)  исемендәге  әдәби бүләкләр белән бүләкләнгән (2021).

Илдус Диндаров- 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы.

 

ТӨП  БАСМА КИТАПЛАРЫ

Гомер фасыллары.- Казан: Идел-Пресс,2007.-180 б.- 1000 д.

Күңел яктысы.- Казан: Идел-Пресс, 2009.-159 б. – 1000 д.

Язмышлар балкышы.- Бикколым.- Казан: Сүз, 2010,- 239 б.- 500 д.

Җәй кайда кышлый.- Казан, Рухият, 2011, – 32 б. – 2000 д.

Нурлат җиренең күренекле кешеләре.- Казан: Сүз, – 350 б.- 1000 д.

Зиреклем – туган җирем.- Казан: Сүз, -166 б. – 500 д.

Үз ягымда.- Казан: Татар. китап. нәшрияты, – 125 б. – 1000 д.

“ Чорлар чатында”: Казан, “ Сүз”,  – 470 бит, 500 д.

“ Торна күзе”: Татар. Китап нәшрияты, 2020, – 366 бит, 1000 д.

“Бәрәкәтле гомер кыры”(2022)

“Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем”: Казан, Рухият, 2020, -222 бит, 2500д

“ Бәрәкәтле гомер кыры”, Чаллы, 2022

 

ИҖАТЫ   ТУРЫНДА

Зарипов Р.Талант кадере// Ватаным Татарстан .- 2008.- 25 март.

Хәйруллина С.Гомер тукталышы.// Дуслык.- 2009. – 20 март.

Мөбарәкшин И.Кулдан каләме төшми// Дуслык- 2009.- 22 май.

Хәлим А. Җылы араннардагы атлар.// Мәдәни җомга.- 2009.- 30 гыйнвар

Гатауллин Ш. Бәхетемне таптым Нурлатта// Ватаным Татарстан – 2009.- 18 март.

Крюкова И. Тагын бер күчтәнәч// Авыл таңнары.-2009- 13 март

Хәмидуллин Л. Биккол авылы турында.// Мәдәни җомга.- 2011. – 12 фев.

Әхмәтҗанова Ф. Бәхетне син эзлә күңел түрләреннән.// Ватаным Татарстан – 2014.- 10 декабрь

Әхсәнова З.Киңкырлы каләм иясе.//Дуслык- 2014.- 28 ноябрь

Фәйзрахманов Ә. Туган төбәкне данлаучылар.// Мәдәни җомга- 2014.- 16 май

Әхмәтҗанова Ф. Гомер фасыллары//  Ватаным Татарстан- 2014. – 15 март

Мөбарәкшина  Л. Күңел яктысында// Ватаным Татарстан- 2014. – 19 апр.

Фәттахова  Р.   Үзем өчен яңа автор ачтым- Казан утлароы-2016, – №8.

Нуруллин Р. Диндаров торнасы\\ Шәһри Казан,  2020 ел.

Имамова А. Җәмгыятькә “ Торна күзе” аша караганда”// Чаллы, “ Мәйдан”, 2021, № 12.


Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин