Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Хәсәнов Нурислам

Описание

          Язучы-прозаик Нурислам Габдулла улы Хәсәнов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шәтке җидееллык мәктәбен һәм 1959 елда Олы Нырсы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 5 нче номерлы һөнәри-техника училищесында укый. Завод станокларын ремонтлау слесаре белгечлеге буенча һөнәри белем алгач, ул 1960–1964 елларда Казан моторлар төзү заводында хезмәт юлын башлый. 1964–1967 елларда Казакъстан якларында армия хезмәтендә була. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, янәдән элек эшләгән заводындагы хезмәтен дәвам иттерә, 1981 елга кадәр анда инженер, смена мастеры, өлкән мастер вазифаларын башкара. Шул елларда читтән торып укып Бөтенсоюз җиңел һәм текстиль сәнәгате институтының (Мәскәү) механика факультетын тәмамлый.

          1981–1991 елларда Н.Хәсәнов әүвәл Татарстан радио-телевидение үзәгендә – редактор, инженер, аннары Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1992 елдан 2006 елга кадәр «Теләче хәбәрләре» дигән төбәк газетасының баш мөхәррире хезмәтендә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, фәкать әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

          Н.Хәсәновның республика көндәлек матбугатында беренче әдәби язмалары – шигырьләре, нәсерләре, очерк-хикәяләре – узган гасырның алтмышынчы елларында күренә башлый. 1982 елда эшче яшьләр тормышын сурәтләгән хикәя һәм нәсерләре тупланган «Энҗеләр балкышы» дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Сиксәненче еллардан башлап, хикәя-нәсер жанрында нәтиҗәле иҗат иткән хәлдә, Н.Хәсәнов прозаның тормыш күренешләрен киңрәк иңләгән, катлаулы кеше язмышларын чагылдырган повестьлар язуга игътибарын юнәлтә. Авыр язмышлы кеше образларын эчке кичерешләре аша психологик планда гәүдәләндергән «Бәхилләрме йөрәк?» (1985), «Язмышың сыналганда…» (1987), «Ак балык» (1988), «Тәкъдир» (1990; икенче исеме – «Бәгырь ярасы», 2002) повестьлары укучылар тарафыннан җылы каршылана. Туксанынчы елларда боларга автор каләменең тагын да үткенләнә, фикеренең кыюлана, тел-сурәтләү чараларының байый, тематикасының тагын да киңәя-тирәнәя баруын күрсәткән «Иңрәү» лирик повесте (1998), Россия армиясендәге башбаштаклыкларны фаш иткән «Җан авазы» (2000) кебек әсәрләре килеп өстәлә.

          Н.Хәсәнов иҗатында юмор-сатира жанрына караган сәяси яңгырашлы сатирик хикәяләр һәм халык мәзәкләренә охшаш юморескалар да байтак.

          1992 елдан ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

          Н.Хәсәнов – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Энҗеләр балкышы: хикәяләр һәм нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 97 б. – 6000 д.

Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 72 б. – 10000 д.

Язмышың сыналганда.: повесть, нәсер һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 104 б. – 6000 д.

Бәхилләрме йөрәк?: повестьлар һәм хикәяләр / кереш сүз авт. А.Гыйләҗев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 304 б. – 15000 д.

Сагыш: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 240 б. – 2000 д.

Хакыйкать хакы: повестьлар, хикәяләр, нәсерләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 303 б. – 3000 д.

* * *

Цена правды: докум. повесть / пер. с татар. Г.Ершовой. – Казань: Дом печати, 2004. – 96 с. – 500 экз.

Крик души: повести / вступит. статья Р.Мустафина; пер. с татар. Г.Ершовой. – Казань: Слово, 2007. – 304 с. – 1000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Б ә ш и р о в Г. Яшьләргә өмет // Казан утлары. – 1985. – № 7. – 40–41 б.

Х ә с ә н о в М. Әйтер сүзе бар // Татарстан яшьләре. – 1985. – 19 нояб.

К а м а л о в Б. Каләм саф корычтан // Мирас. – 2002. – № 1. – 49–50 б.

Б ә д и г ы й Х. Җан авазы // Мирас. – 2002. – № 2. – 21–27 б.

Д ә ү л ә т ш а Б. Гыйбрәтле «Сагыш» // Ватаным Татарстан. – 2003. – 7 февр.

С а д ә Г. Тауның көче – тауларда // Шәһри Казан. – 2005. – 14 окт.


Язучылар