Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Беляев Ислам

Ислам Габделхак улы Беляев 1926 елның 14 мартында Татарстанның Тәтеш кантоны Уразлы авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, ул армия сафларына алына, Бөек Ватан сугышында катнаша.
1954 елдан «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшли башлый. 1958–1959 елларда Ислам Беляев газетаның баш редакторы. 1959–1964 елларда ул КПСС өлкә комитеты инструкторы, 1964–1967 елларда РСФСРның кинематография буенча Дәүләт комитеты кинохроникасы Казан студиясендә баш редактор, 1967 елда Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор, редакция мөдире вазифаларын башкара. Яшьтән үк әдәбиятка тартылып үскән Ислам Беляев журналистлык эшчәнлеге белән беррәттән әдәби иҗат белән дә актив шөгыльләнә: укучыларына ул «Кояшлы таулар» (1966), «Кояш законы» (1969), «Язгы яшен» (1976), «Чәчәк куям» (1978) исемле шигырь китапларын, документаль материалга нигезләнгән «Солдат төймәсе» (1974), «Степные тетради» (1982) повестьларын бастырып чыгара. Аның сценариесе буенча «Габдулла Тукай» исемле документаль фильм төшерелә (1966).


Язучылар