Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Бернәрсә дә кирәк түгел, син миңа татар җырларын алып кил!»

Рәшит Ваһапов иҗтимагый фонды «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдим итте. Оештыручылар, милли моңнарыбызны барлап, татар җыр сәнгатендә яңалык ачарга тели. Бәйге татар эстрадасына яңа сулыш кертерме?  Әлегә сораулар бихисап.

«Татар җыры дигәч, иң беренче чиратта, Илһам Шакиров исеме башка килә. Билгеле, ул татар җырының эталоны. Әле дә хәтердә, кайчандыр аңа бер сорау биргәч, бик авыр заманнарда татар халкының дәүләте дә, хөкүмәте дә булмаган гасырларда татар халкы ничек сакланып калды икән дигәч, ул, бераз уйланып торды да, болай дигән иде: «Татар халкын авыр елларда Ислам дине, мәгърифәт һәм татар җыры, моңы саклап калды», — диде, «Яңа татар җыры» конкурсының жюри рәисе, Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев. – Бүгенге көндә бу сүзләр бигрәк тә актуаль яңгырый, чөнки милли мәгарифнең, туган телебезнең хәлен барыбыз да белеп тора. Без һәрвакыт авыр заманда яшибез, җиңел заманның булганы юк һәм булачагы да юк. Шушы өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен татар җыры иң алгы планга чыга. Әгәр дә без татар җыры дибез икән, димәк, ул татар җаны, бәгыре дигән сүз. Монда килгәндә мин юл буе:

Яшьлегем дип өзелеп җырлар идем,

Өзелеп җырлый торган җыр булса, — дип җырлап килдем.

Безгә бүгенге көндә нәрсә кирәк? Безгә өзелеп җырлый, бәгырьләребезне өтә, күңелебездә кала, киләчәк буыннарга күчә торган татар җыры кирәк. Ә андый җыр бармы? Бар ул, әмма алар аз. Без тантаналы концертларда нинди җырлар башкарабыз? Теге заман җырларын җырлыйбыз бит. Салих Сәйдәшевләрне, Рөстәм Яхиннарны җырлыйбыз. Киләчәктә дә шундый танылган җырларыбыз булсын иде.

Җыр кайчан дөньяга килә? Билгеле, композитор белән шагыйрь бергә булганда, бер-берсе белән аралашып, дуслашып, күзәнәкләре тәңгәл булган вакытта дөньяга килә. Бүген мин шаккаттым, сөендем дә, куандым да — нәкъ шундый кешеләр җыелган!

Моннан 20-30 ел элек беренче тапкыр Америкага барганда Нью-Йоркта яшәүче профессор, татар кешесе Рифат Табигә шалтыраткан идем. Казаннан нинди күчтәнәч алып килим дигән соравыма ул: «Бернәрсә дә кирәк түгел, син миңа татар җырларын алып кил», — дигән иде. Чыннан да, бигрәк тә читтә яшәгән кеше өчен, татар җыры милләтебезне берләштерә торган, бер-беребезгә якынайта торган иң әйбәт чара. Безгә Америкада да, Кытайда да, Европада да җырлый торган җырлар кирәк, – дип дәвам итте Разил Вәлиев.

Ни өчен шагыйрьләр һәм композиторлар җыр язарга атлыгып тормый? Чөнки аларның исемен дә әйтмиләр. Концертлар, фестивальләр бара, җырчылар сәхнәгә чыга, барысы да шундый матур киенгән, тавышлары да искиткеч! Әмма ләкин бу җырны кем дөньяга китергән? Кайда моның авторлары, музыкантлары? Ул турыда ләм-мим, бер сүз дә юк. Менә шундый күренеш безне рәнҗетә. Радио-телевидениедә шулай ук шагыйрь, композиторларның телләрен искә алмый. Инде гонорарлар турында әйтмим дә, аларга бер тиен дә гонорар түләнми. Шундый шартларда әлеге конкурсның оештырылуы безгә стимул булачак!»

(«Интертат». Зилә Мөбәрәкшина)

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина