Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаман (Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов) 1945 елның 13 октябрендә Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул ук елны мәҗбүри гаскәри хезмәткә алына. Хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, 1967 елдан башлап, ул янә университетта укуын дәвам иттерә һәм аны 1972 елда тәмамлап чыга. Аның шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле: әүвәл Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары мөхәррире, аннары «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр һәм 1988-1994 елларда журналның баш мөхәррире булып эшли. 1995 елдан ул кабат радиокомитет-та — башта әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире хезмәтендә, аннан соң «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар дирекциясе директоры.
Җ.Дәрзаман әдәби иҗат эше белән мәктәптә бишенче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлый. Тора-бара ул Лениногорск шәһәрендә язучы Шамил Бикчурин җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөреп, берләшмәнең иң актив әгъзаларыннан берсе булып китә, район газетасы битләрендә бербер артлы шигырьләрен бастыра. 1961 елда язучы Җәвад Тәрҗемановның сүз башы белән зур булмаган шигырьләр циклы республика балалар газетасы «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») дөнья күрә. 1964 елда исә унберенче сыйныфта укучы яшь каләмнең дистәгә якын шигыре Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Җырчы чишмә» исемле күмәк җыентыкка кертелә.
Армия хезмәте һәм университетта уку елларында Җ.Дәрзаман берара иҗат эшеннән аерылып тора, узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап исә, үзенә иҗат мәйданы итеп балалар әдәбиятын сайлап, яңа дәрт белән язарга керешә. 1975 елда аның «Ирбатыр», 1977 елда «Солдат булдым» исемле шигырь китаплары басыла, сиксәненче елларда «Төнге маҗара» (1980), «Гөлназ мәктәпкә бара» (1983), «Безнең әлифба» (1985), «Илләр гизә Илгизәр» (1989) исемле, бакча һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган шигъри җыентыклары дөнья күрә. «Солдат булдым» исемле китапка кергән шигырьләр нигезендә композитор Ренат Еникеев ун кисәктән торган җырлар циклын иҗат итә, һәм 1979 елда бу музыкаль цикл Ленинградның (хәзерге Петербург) «Мелодия» фирмасы тарафыннан, татар балалар әдәбияты һәм музыкасы тарихында беренче тапкыр буларак, аерым грампластинкага язып чыгарыла. 1981 елда бу җырлар циклы ноталы басма рәвешендә Казанда аерым китап булып та дөнья күрә. Җ.Дәрзаман авыл мәктәбендә эшләүче яшь укытучының катлаулы хезмәт һәм тормыш кичерешләрен тасвирлаган, балачакның керсез-саф мәхәббәте, очсыз-кырыйсыз хыял-омтылышлары, маҗаралы, романтикалы вакыйгалары фонында рухи һәм әхлакый мәсьәләләрне үзәккә куеп язылган «Җир авазы», «Җиләкле көннәр», «Бизмән йолдызлыгы», «Ник керәсез төшләремә?» кебек проза әсәрләре, атаклы җырчы Гөлсем Сөләймановага багышланган «Моңнар фәрештәсе» (1999) исемле поэма авторы буларак та билгеле.
Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җ.Дәрзаманга 1994 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм 2002 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек була (2001 ).
Җ.Дәрзаман — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.