Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ширмән Халисә

Хәлисә Хатыйп кызы Кузьмина — татар язучысы, шагыйрә, галимә, филология фәннәре кандидаты. Ул 1969 елның 8 июнендә туа. Мәктәпкә укыганда ук каләм тибрәтә башлый. Язучылык эшен Вахит Хаковка багышлап язылган хикәяләрдән башланды. Аның «Язмышлардан узмыш юк икән», «Яланаяклы кыз», «Ерактагы якты йолдызым» сценарийлары буенча ТЯГ каналы фильмнар төшерде. Хәзерге вакытта Хәлисә Ширмән Казан федераль университетының татар филолгиясе бүлегендә эшли.

«Моңа кадәр безнең прозаиклар үзләре сирәк-мирәк кенә шигырь язсалар да аны әдәби әсәргә берәр геройларыныкы диеп кертәләр иде. Г.Бәшировның «Җидегән чишмә»се, Г.Әпсәләмовның «Гөлшаһидә» җыры һ.б. лар әнә шулай туды. Ә менә Халисә Ширмән куркып-шикләнеп тормыйча үз шигыре белән проза әсәрен тәмамлап куя.
«Бу автор иҗатында бер җитешсезлек тә күренмимени соң?»—дип сорарлар бәлки.
Әйе, кайчагында, бигрәк тә. «Яшәү моңы» бәянын укыганда, Американын Голливуд фильмнары искә төшеп ала. Сүз уңаенда искәртеп үтик: хәзерге яшь прозаиклар иҗатында, чыннан да, икенчеллек (вторичность) еш кына күзәтелә. Алар үзләренең байтак әсәрләрен телевизордан караган кинолар тәэсирендә, шул сюжетларны кертеп яза. Ә Халисә Ширмән бу яшьлек авыруыннан тиз арынды. Аның әлеге китаптагы «Асылъяр» бәяны һәм матбугатта күренгән хикәяләре («Казан утлары»нда басылган «Кыргыйлык» хикәясе бигрәк тә уңышлы мисал) безнең алда өлгергән прозаик иҗаты икәнлеген ышандырып раслый. Аның яна әсәрләрен укып сөенергә насыйп булсын!» (Мансур Вәли. 2011 ел)


Язучылар