Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Гөзәеров Равил

Равил Якуп уллы Гөзәеров – шагыйрь, язучы, нәфис сүз остасы, композитор, җырчы. 1942 елда туган. Казахстанда «Яшьлек» (1967 елда) һәм «Сарман» (1986 елда) фольклор ансамбльләрен оештыручыларның берсе.

Халыкара  конкурслар, фестивальләр  лауреаты.

100дән артык җыр сүзләре авторы.

Татарстан Язучылар берлегенең 70-еллыгы медале белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2001 ел).

«Гомер агышы – йөрәк сагышы…» (2001 ел), «Шул бәхет миңа житә» (2014 ел), «Аермасын безне язмышлар!» (2014 ел ), «Язмыш кочагында» (2017 ел ) китаплары, күпсанлы  шигъри цикллар, мәкаләләр, очерклар авторы. Равил Гөзәеровның әсәрләре Татарстанда чыгучы матбугат чараларында даими басылып тора.

  Ул Алматыда  татар-башкорт мәдәни үзәген оештыруда башлап йөргән шәхес, «Өмет» газетасының редколлегия әгъзасы.

     Иҗаты

Очерклары:

· «Кешене хезмәт бизи»

· «Алматы татарлары»

· «Нык тамырлы нәсел»

· «Аңлашабыз дуслык телендә»

· «Күп кырлы талант иясе»

· «Сандугачлы күңел»

· «Йолдыз атылганда»

· «Сәнгать чаткысы» төрле елларда «Өмет» һәм башка газеталарда басылып чыкты.

Алматыда нәшер ителгән китаплар:

· Р.Н.Вәлиуллина. Җыр китабы «Казахстан татарларының җырлары», 1994 ел (бу китапта 18 җыр, 73 – 87 битләр). – Алматы: «Дайк-Пресс» нәшрияте, тиражы 5000 данә;

· Җыр китабы “Халык моңнары”. – Алматы, 2012 ел. – 115 бит.

· “Җырлыйк әле”, сүзләре Равил Гөзәиров – музыкасы Галимҗан Тамендаров, Алматы, 2008 ел.

· Тагын башка.

Казанда нәшер ителгән китаплары:

· “Гомер агышы – йөрәк сагышы”. – Казан: “Дом печати” нәшрияте, 2001 ел. – 208 бит, тиражы 1000 данә.

· “Шул бәхет миңа җитә”. – Казан: “Ихлас” нәшрияте, 2014 ел. – 200 бит, тиражы 500 данә.

· “Аермасын безне язмышлар”. – Казан: “Ихлас” нәшрияте. 2014 ел. – 128 бит, тиражы 500.

· “Язмыш кочагында” . Роман. I бүлем. – Казан: “Ихлас” нәшрияте. – 2017, –192 бит, тиражы 250.

· “Язмыш кочагында” . Роман. II бүлем. – Казан: “Ихлас” нәшрияте. – 2020, –224 бит, тиражы 250.

Бүләкләре:

  • Казахстан Республикасының  Дәүләт грамотасы (“Сарман” ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып  актив эшләгән өчен. 2001 ел)
  • Бөек Октябрь революциясенең 70-еллыгына багышланган Бөтенсоюз фестивале лауреаты медале (1987 ел)
  • “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем (2001 ел)
  •  «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале ( 2017 ел)
  •  “Муса  Җәлилнең тууына 110 ел ”  медале (2016  ел)
  • ТАССРның 100 еллыгы, Боек Жиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Безнең кавем” I нче халыкара Татар мәдәнияте узәклэренең онлан-фестивале жиңүчесе ( 2020 ел)

 

 


Язучылар