ХХ гасырның унынчы елларында матбугатта шигъри әсәрләре белән исеме күренә башлаган һәм егерменче еллардагы совет чоры татар поэзиясендә актив эшләгән шагыйрь һәм журналист Әбрар Сәгыйди (Әбрар Закир улы Сәгыйтев) 1895 елның 14 апрелендә Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Кече Кошман авылында туа. 1912–1916 елларда ул Казанның «Мәрҗания» мәдрәсәсендә һәм Учительская семинариядә белем ала, соңыннан мөгаллим булып эшли. Романтизм рухында язылган беренче шигырьләре 1914 елда «Кояш» газетасында басылып чыга. 1915–1916 елларда шигырьләре һәм поэмалары («Кыр әбие», «Абыем хатлары» һ.б.) «Шура», «Сөембикә», «Ак юл» журналларында, «Тормыш», «Йолдыз» газеталарында еш басыла, 1916–1917 елда исә «Сугыштан абыем хатлары», «Ирек авазы» исемле ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.
Октябрь революциясеннән соң, 1918–1920 елларда, Ә.Сәгыйди Казанда «Эшче» һәм «Татарстан хәбәрләре» газеталарында әдәби хезмәткәр, секретарь урынбасары һәм бүлек мөдире булып эшли. Журналист буларак, күренекле җәмәгать эшлеклеләре (Г.Ибраһимов, В.Шәфигуллин, Б.Мансуров һ.б.) белән якыннан танышу-аралашу, заман тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәү Ә.Сәгыйдинең иҗат офыкларын киңәйтеп җибәрә: аның идея-эстетик карашлары заман таләпләренә якыная, әдәби осталыгы үсә һәм иҗатының тематикасы байый. Аның бу чор поэзиясендә азат хезмәт, эшче-крәстиян берлеге, бөтендөнья эшчеләренең интернациональ бердәмлеге идеяләре төп мотив булып әверелә. Шушы ук елларда язучы әдәби тәрҗемә һәм драматургия жанрында да каләмен сынап карый: Рабиндранат Тагор, Уолт Уитмен һәм пролетар шагыйре Демьян Бедныйның аерым шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә, «Сахра кызы», «Ишан улы», «Кызыл тау» исемле пьесаларын яза. «Сахра кызы» драмасы 1928 елны Татар дәүләт академия театрында, аннан соң Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә уйнала.
Ә.Сәгыйдинең бу чордагы публицистик эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. 1919–1921 еллар арасында «Эш», «Эшче», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында аның агымдагы төрле иҗтимагый-сәяси, хуҗалык һәм мәдәният-мәгариф мәсьәләләрен яктырткан кырыклап мәкаләсе басыла.
1925–1927 елларда Ә.Сәгыйди Зөя кантонының башкарма комитетында консультант-тәрҗемәче һәм татар телен гамәлгә ашыру инструкторы булып эшли. 1927 елның көзеннән ул мәгариф системасына эшкә күчә: Норлат район бүлегендә инспектор була, Зөя, Ослан, Кошман, Карауҗа һәм Кайбыч мәктәпләрендә укыта.
Утызынчы елларда аеруча көчәеп киткән вульгар социологизм шаукымы белән әдәби хәрәкәттән читләштерелсә дә, Ә.Сәгыйди иҗат эшчәнлеген өзмәскә тырыша: шигырьләр, хикәяләр язуын дәвам иттерә; аларның кайберләре район газеталарында, «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында басылып та чыга.
Әбрар Сәгыйди каты авырудан соң 1939 елның 1 апрелендә туган авылы Кече Кошманда вафат була.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Ирек азаны: хөррият шигырьләре мәҗмугасы. – Казан: Мәгариф, 1917. – 31 б.
Сугыштан абыем хатлары. – 2 басма. – Казан: Шәмсетдин Хөсәенов варәсәсе, 1917. – 16 б.
Яшьләр иле: шигырьләр. – Казан: Шәрекъ яшь коммунистлары мәркәз бюросы нәшр., 1921. – 24 б. – 10000 д.
Умарта бакчасы: шигырь. – Казан: Татиздат, 1930. – 15 б. – 5000 д.
Эш курае: шигырьләр. – Казан: Татиздат, 1930. – 12 б. – 10000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Б а т у л л а Р. Әбрар Сәгыйди // Казан утлары. – 1996. – № 8. – 161–163 б.
З а к и р М. Давыллы дәвер шагыйре // Казан утлары. – 2005. – № 4. – 174–175 б.
Г а б д у л л а Р. Онытылмадың, Сәгыйди! // Шәһри Казан. – 2005. – 21 июнь.