Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Берлек турында

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге – иҗтимагый оешма

  • 1936 елда  оешкан
  • Урнашуы –Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт
  • Нигезләүче –РСФСР язучылар берлеге
  • Бүлекләр – Әлмәт язучылар оешмасы (1963 елдан), Чаллы язучылар оешмасы (1980 елдан)
  • Бүген Татарстан язучылар берлегендә 336 язучы бар.
  • Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда берлектә 100 кеше исәпләнгән.
  • Язучыларның 180не өлкән, 140ы  урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 тирәсе.
  • Язучылар берлегенең бүгенге  вазифасы – татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп,  меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту.
  • Веб-сайт –https://www.sptatar.com/

 

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең съездлары:

  • I съезд – язучыларның беренче җыены  рәсми рәвештә «Совет язучыларының Беренче Бөтентатарстан съезды» дип аталган. Съезд 1934 елның  25 июлендә Татар дәүләт академия театры бинасында ачыла һәм, Мәгариф эшчеләре йортында дүрт көн дәвам иткәннән соң, 29 июльдә ябыла. Съездны кереш сүз белән язучы Кави Нәҗми ача. Татарстан Язучылар берлегенең беренче идарә составы: Кави Нәҗми( рәис), Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбайский,  Хәсән Туфан, Ләбиб Гыйльми, Г.Ризванов, В.Красный, Кәшшаф Төхфәтуллин (сәркатип).
  •  II съезд – 1950 елның 13-15 июнь көннәрендә Казанда үтә. Беренче оештыру съезды белән икенче съезд арасындагы 16 еллык өзеклек була. Бу  шәхес культы чоры, Бөек Ватан сугышы еллары –татар язучыларының күпләп кырылган, юк ителгән дәвере белән бәйле. Идарәгә – Гариф Гобәй (рәис), Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Гали Халит, Риза Ишморат, Константин Лебедев, Әхмәт Исхак, Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Гази, Салих Вәлиди (сәркатип) керә.
  • III съезд – 1954 елның 24-26 июнь көннәрендә Казанда уза. Идарәгә – Гомәр Бәширов (рәис), Сибгать Хәким, Гази Кашшаф, Хәсән Хәйри, Фатих Хөсни, Таҗи Гыйззәт, Әнвәр Давыдов (җаваплы сәркатип), Габдрахман Әпсәләмов, Бруно Зернит сайлана.
  •  IV съезд 1958 елның 16 июнендә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында ачыла һәм, дүрт көн дәвам итеп, 19 июньдә тәмамлана. Идарәгә –Афзал Шамов ( рәис), Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Фатих Хәсни, Ләбибә Ихсанова, Зәки Нури ( җаваплы сәркатип), Гази Кашшаф, Геннадий Паушкин, Гариф Ахунов, Абдулла Гомәр керә.
  •  V съезд 1963 елның 7 февралендә  Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында ачыла. 8-9 февральдә үз эшен КПСС өлкә комитетының конференцияләр залында дәвам итә. Идарәгә Мирсәй Әмир (рәис), Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Зәки Нури, Газиз Мөхәммәтшин,Рафаэль Мостафин (җаваплы сәркатип), Ләбибә Ихсанова, Гариф Ахунов,  Илдар Юзеев, Хәй Вахит, Хатип Госман, Александр Булгаков, Шәүкәт Галиев, Гали Халит Геннадий Паушкин сайлана.
  • VI съезд. 1965 елның 14-15 гыйнварында Татарстан язучыларының чираттан тыш съезды җыела. Съезда РСФСР язучыларының II съездына делегатлар сайлана. Алар –М. Әмир, Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, Р. Ишморат, Л. Соболев, Ф. Хөсни, С. Хәким, Ә. Исхак, Г. Ахунов, З. Нури, Г. Минский, С. Радзиевская, А. Расих. Съезда идарә сайланмый, V съезда сайланган идарә үз эшчәнлеген дәвам итә.
  •   VII съезд 1968 елның 25-26 март көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүлә академия театры бинасында уза. Яңа идарәгә Ибраһим Гази (рәис),  Мирсәй Әмир, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури (җаваплы сәркатип), Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Афзал Шамов, Риза Ишморат,  Хатип Госман, Гази Кашшаф, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Владимир Синев, Ләбибә Ихсанова, Рафаэль Мостафин сайлана.
  • VIII съезд – 1974 елның 24-25 май көннәрендә Казанның Политик мәгариф йортында уза. Идарәгә Гариф Ахунов (рәис), Мирсәй Әмир, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Бәширов,  Әхсән Баянов, Марсель Зарипов, Мәдинә Маликова, Әдип Маликов, Туфан Миңнуллин, Зәки Нури, Вакыйф Нуруллин, Геннадий Паушкин, Атилла Расих, Шамил Рәкыйпов, Гәрәй Рәхим, Хәсән Туфан, Равил Фәйзуллин (җаваплы сәркатип), Мөсәгыйт Хәбибуллин (оештыру эшләре буенча секретарь), Сибгат Хәким, Марс Шабаев, Илдар Юзеев сайлана. Рәис Даутов ревизия комиссиясе рәисе  итеп раслана.
  • IX съезд 1979 елның 23-24 маенда уза. Анда 300 дән артык кеше катнаша.  Идарәгә Гариф Ахунов (рәис), Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Азат Әхмәдуллин, Әхсән Баянов, Шәүкәт Галиев,Тәлгат Галиуллин, Әдип Маликов, Мәдинә Маликова, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Фәрваз Миңнуллин (җаваплы сәркатип), Мөхәммәт Мәһдиев, Зәки Нури, Вакыйф Нуруллин, Геннадий Паушкин, Атилла Расих, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Илдар Юзеев керә. Ревизия комиссиясе рәисе итеп Рәис Даутов, Әдәби фонд рәисе итеп Азат Әхмәдуллин сайлана.
  • X съезд  1984 елның 21-22 маенда Казанның Политик мәгариф йортында уза. Идарәгә Туфан Миңнуллин (рәис), Азат Әхмәдуллин, Гариф Ахунов, Николай Алешков, Әхсән Баянов, Разил Вәлиев (рәис урынбасары), Шәүкә Галиев, Тәлгат Галиуллин, Әхәт Гаффар, Аяз Гыйләҗев, Зәлфәт Маликов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәдинә Маликова, Роберт Миңнуллин, Фәрваз Миңнуллин, Флүн Мусин, Ринат Мөхәммәдиев, Вакыйф Нуруллин, Нонна Орешина, Равил Фәйзуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин (җаваплы сәркатип), Сибгат Хәким, Ренат Харис, Илдар Юзеев сайлана. Ревизия комиссиясенә кабат Рәис Даутов сайлана. «Казан утлары» журналының баш  мөхәррире итеп Ренат Харис раслана.
  • XI съезд 1989 елның 17 маенда Казанда, В.И.Ленин Үзәк музееның Казан филиалында ачыла, 18 майда Язучылар берлегенең  Тукай клубында дәвам итә. Бу съезда РСФСР Язучылар берлеге идарарәсе рәисе Сергей Михалков та чыгыш ясый. Идарәгә Ринат Мөхәммәдиев (рәис), Рабит Батулла, Әхсән Баянов, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Фәиз Зөлкарнәев, Ркаил Зәйдулла, Газиз Кашапов, Владимир Корчагин, Рәфкать Кәрами, Мәдинә Маликова (җаваплы сәркатип), Зиннур Мансуров, Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин,  Фәрваз Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Нур Әхмәдиев, Ибраһим Нуруллин, Гәрәй Рәхим сайлана.
  • XII съезд (корылтай) 1994 елның 3 июнендә Казанның Актерлар йортында уза. Идәрә Ринат Мөхәммәдиев (рәис), Гариф Ахунов, Рабит Батулла, Әхсән Баянов, Мөдәррис Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Рәзим Вәлиуллин, Әхмәт Гадел, Шәүкәт Галиев, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Аяз Гыйләҗев, Вахит Имамов, Владимир Корчагин, Рәфкать Кәрами, Фәиз Зөлкарнәев, Ркаил Зәйдулла, Газиз Кашапов, Владимир Корчагин, Рәфкать Кәрами, Мәдинә Маликова, Зиннур Мансуров (рәис урынбасары), Рөстәм Мингалим, Роберт Миңнуллин,  Рашат Низамиев, Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Зиннур Хөснияр, Мансур Шиһапов (рәис урынбасары), Илдар Юзеев, Азат Әхмәдуллин, Харрас Әюповлардан туплана.
  • XIII съезд 1999 елның 28 маенда Актерлар йортында ачыла. Корылтай эше бер көндә генә төгәлләнми. Идарә һәм аның рәисе   ике айдан соң гына сайлана. Идарәгә Фоат Галимуллин (рәис), Харрас Әюпов, Мансур Вәли-Барҗылы, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Рәзим Вәлиуллин, Әхмәт Гадел, Марсель Галиев,  Галимҗан Гыйлманов (рәис урынбасары), Җәүдәт Дәрзаман, Вахит Имамов, Рәфкать Кәрәми,  Владимир Корчагин, Ләбиб Лерон, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Шаһинур Мостафин (рәис урынбасары), Рашат Низами, Гәрәй Рәхим,  Равил Рахмани, Данил Салихов, Нәҗибә Сафина, Равил Фәйзуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Айдар Хәлим, Солтан Шәмси, Фәрит Яхин керә. Контроль- ревизия комиссиясе рәисе итеп Лирон Хәмидуллин билгеләнә. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазыйфасына Равил Фәйзуллин сайлана. Ул, шулай ук, берлеккә кабул итү Коллегиясен дә җитәкли башлый. Әлмәт бүлеге җитәкчесе итеп Рәзим Вәлиуллин, Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп Вахит Имамов раслана.
  • XIV съезд 2002 елның 31 маенда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда ачыла. Рәис итеп кабат Фоат Галимуллин сайлана. Идарәгә Харрас Әюпов, Фәүзия Бәйрәмова, Мансур Вәли-Барҗылы, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Рәзим Вәлиуллин, Лилия Газизова, Марсель Галиев,  Галимҗан Гыйлманов (рәис урынбасары), Җәүдәт Дәрзаман, Вахит Имамов, Рәфкать Кәрәми, Зиннур Мансуров, Хатип Миңнегулов, Газинур Морат, Шаһинур Мостафин (рәис урынбасары), Рашат Низами, Гәрәй Рәхим,   Данил Салихов,  Равил Фәйзуллин, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Зиннур Хөснияр, Солтан Шәмси керә. Ревизия комиссиясенә Фарсель Зыятдинов сайлана. Әдәби фондка рәис итеп Гәрәй Рәхим, директор итеп Данил Салихов раслана.
  • XV съезд (корылтай) -2005 елның 27 маенда «Казан» милли мәдәният үзәгендә уза. Язучылар берлеге рәисе итеп күпчелек тавыш белән шагыйрь Илфак Ибраһимов сайлана. Идарәгә Рабит Батулла, Мансур Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Лилия Газизова, Марсель Галиев, Мансур Гыйләҗев, Зөфәр Дәүләтов, Дания Заһидуллина, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Камил Кәримов, Рафис Корбан, Сергей Малышев, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Газинур Морат, Шаһинур Мостафин (рәис урынбасары ), Гәрәй Рәхим,  Данил Салихов, Факил Сафин (рәис урынбасары), Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр керә.
  • XVI съезд (корылтай).  2008 елның 23 маенда «Казан» милли мәдәният үзәгендә узган корылтайда рәис итеп кабат Илфак Ибраһимов сайлана. Идарәгә Рәмис Аймәт, Николай Алешков, Разил Вәлиев, Мөдәррис Вәлиев, Лилия Газизова, Нәбирә Гыйматдинова, Искәндәр Гыйләҗев, Ркаил Зәйдулла, Рәстәм Зәкуанов, Илсөяр Иксанова, Вахит Имамов, Рафис Корбан, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Вакыйф Нуриев (рәис урынбасары), Равил Рахмани, Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Зиннур Хөснияр сайлана. Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе итеп Данил Салихов раслана.
  • XVII съезд  2012 елның 18 маенда уза. Рәис итеп  шагыйрь Рафис Корбан сайлана. Идарә составына  Рәмис Аймәт, Мөдәррис Вәлиев, Разил Вәлиев, Лилия Газизова, Марсель Галиев, Галимҗан Гыйльманов, Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Зәкуанов, Вахит Имамов, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәммәтшин, Илүсә Нәбиуллина, Вакыйф Нуриев, Рифә Рахман, Гәрәй Рәхим, Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Зиннур Хәснияр, Ленар Шәех керә.
  • XVIII съезд – 2016 елның 16 июнендә «Казан» милли мәдәният үзәгендә узды. Корылтайда  күпчелек тавыш белән яңа рәис итеп драматург Данил Салихов сайланды. Идарәгә Рәмис Аймәт (рәиснең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары), Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Тәлгат Галиуллин, Рифә Рахман (тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе), Рәфкат Шаһиев ( Әлмәт бүлеге җитәкчесе), Факил Сафин (Чаллы бүлеге җитәкчесе), Газинур Морат (шигърият остаханәсе җитәкчесе), Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Ринат Мөхәммәдиев, Фәүзия Бәйрәмова, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон (балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе), Галимҗан Гыйльманов, Алексей Остудин (рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсе җитәкчесе), Нәҗибә Сафина, Наил Касыймов, Булат Хәмидуллин, Луиза Янсуар, Рөстәм Галиуллин (проза остаханәсе җитәкчесе), Ленар Шәех, Рәдиф Сәгъди (драматургия остаханәсе җитәкчесе),  Хәнәфи Бәдигый, Рифат Җамал,  Фирдәвес Зариф  расланды.

 

 

 

Язучылар