Дәүләт Советы сессиясендәге чыгышында депутат Ркаил Зәйдулла парламентның бер сессия утырышын милли мәгариф һәм татар теленең язмышы мәсьәләләренә багышларга тәкъдим итте.
Быел Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулды. Беләбезме без бу шагыйрьне? Аның шәхесен, иҗатын аңлыйбызмы? “Аһ, туган каумем газиз!” әдәби кичәсендә әнә шул сорауга да җавап табылды.
Дәрдемәнд иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә татар зыялыларын Тинчурин театры залына җыйды. «Аһ, туган каумем газиз!» дип аталган кичә шагыйрьнең 160 еллыгы уңаеннан әзерләнгән иде.
Закир Рәмиев (Дәрдемәнд/Дәрдмәнд) дигән күренекле шәхесебез булганлыгын мин 1950 еллар урталарында Орск шәһәренә килеп эшли башлагач белдем. Шул шәһәрдә гомер итүче зыялырак катлам кешеләре (далее…)
Балалар сәнгать мәктәбенең актлар залы узган атнаның җомгасында язучылар һәм журналистларның китапханәчеләр, аккалфаклылар, мөгаллимнәр белән очрашу урынына әйләнде. Шәһәребездә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте газета-журналлары редакцияләре һәм Татарстан китап нәшрияты “Уку бәйрәме” үткәрделәр. (далее…)
Булат Ибраһимов – яшь шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат бүлеге хезмәткәре. Аның «Дәрдмәнд» спектаклен караганнан соң кагылдыргысыз шәхесләр исемлеге булдырырга кирәк дигән фикере җәмгатьчелекне аптырашта калдырып, сагайтып куйган иде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән Державин укулары алдыннан очраштык. Максатыбыз – татар әдәбиятының хәле, аны борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү. (далее…)
1938 елда Казанның “Пеләтән” төрмәсендә Г.Ибраһимовтан сорау алучы берәү, берничә мәртәбә аны камераның туң идәненә бастырып, өстенә бозлы су койдыртып җәфалый. Шуннан соң әдип төрмә хастаханәсенә эләгә һәм озакламый вафат та була. Тик аның җәсәде ничек җиргә тапшырылган? Кабере бүген кайда урнашкан? (далее…)
Зиннур Мансуровның шигырьләре кычкырып тормый. Ул мәйданга чыгып: “Яшәсен милләт! Безгә азатлык кирәк”, – диюгә тәңгәл шигырьләр түгел. Ул андыйларны бик теләсә дә, яза алмас иде. Әмма Зиннур сабыр гына итеп, фикерне үткәреп әйтә белә”, – дигән шагыйрь Зөлфәт Зиннур Мансуров турында. (далее…)
Әлбәттә, бәйрәм көнне проблемаларны барлап, аларны хәл итү юлларын эзлисе килми. Ләкин язучы бәйрәмдә мөнбәрдән телне югалтсак, Мумуга әйләнәбез дип әйтә икән, димәк, хәлләр мактанырлык түгел.
Мондый шартларда нишләргә соң? Төрле җирләрдә яшәгән каләмдәшләр белән дуслык элемтәләрен, әдәби багланышларны ныгытырга кирәк. (далее…)
Бу көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм чарасына һәрбер язучы чакыру алган. Республика җитәкчелеге, шулай ук күп кенә кунакларның килүе дә көтелә. (далее…)
ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына беренче Юлламасына карата фикере белән уртаклашты. “Ана теле турында әйткән сүзләре ошады”, – диде ул
Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советы депутаты мандаты алгач, татар телен укыту, мәдәният проблемаларын хәл итү юнәлешендә эшләячәген әйтте.
КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Ает авылында Фатих Кәрим музее ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә зур учак булачак дип саный. (далее…)
Яшь татар шагыйре Булат Ибраһимов күптән түгел Казанда күрсәтелгән «Дәрдемәнд» импровизацион спектакленә карата үз карашын белдерә һәм тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген дә булдыру кирәклеге тәкъдимен кертә.
Татарстан язучыларын Болгар цивилизациясе музее янында Спас районы башлыгы Камил Нугаев каршы алды. Язучыларга икмәк белән тоз һәм чәкчәк тәкъдим иттеләр.
Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов район башлыгына язучыларга игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.
(далее…)
Язучы һәм тәрҗемәче Борис Вайнер татар әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итеп китап чыгарды. Китапның сәнгати редакторы – Наилә Ахунова. (далее…)
Биектау районы Кече Битаман авылына Туфан Миңнуллин исемендәге II Бөтенроссия драматурглар семинарына килеп җиттек. Авыл табигате гаҗәеп киң һәм матур. Без тукталган йорт – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховныкы. (далее…)
Хәтерләсәгез, заманында Туфан ага Миңнуллин каләмдәшләрен көн саен бер җөмлә булса да язарга, бер-берсе белән аралашырга өндәгән иде. Аның бу фикерен хуплаучылар да, мыек астыннан елмаеп үткәрүчеләр дә булды. (далее…)
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов туган телләрне укытуга кагылышлы мәсьәләдә язучылар читтә калды дигән гаепләү белән риза түгел. (далее…)
Татарстан Язучылар берлегенең актлар залында шагыйрь, алтынчы Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу (далее…)