Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Җәлилова Гөлнара

Гөлнара Җәлилова (Гөлнара Дамир кызы Җәлилова-Галәвиева) 1983 елның 29 июлендә Актаныш районы Яңа Әлем авылында туа.

Мәктәп елларыннан шигырьләре республика матбугатында даими басылып килә. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлый. Күп еллар «Шәһри Казан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли, башка газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Көндәлек матбугатта аның кызыклы, проблемалы мәкаләләре даими күренеп килә. Г.Җәлилова ике китап авторы. Әлеге китапларда шагыйрәнең лирик һәм фәлсәфи шигырьләре урын алган.

Г.Җәлилова – 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Синме бу, бәхет?: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Казан: Матбугат йорты, 2002. – 158 б. – 2000 д.

Кояшлы сукмак: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Әюп. – Казан: Мәгариф, 2007. – 127 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

С а д ә Г. Сүндермә учагыңны, шагыйрә! // Шәһри Казан. – 2007. – 4 май.


Язучылар