Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бәширов Гомәр

     Күренекле язучы Гомәр Бәшир улы Бәширов (утызынчы-кырыгынчы еллардагы әдәби тәхәллүсе – Гомәр Разин) 1901 елның 7 гыйнварында элекке Казан губернасы Арча волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Яңасала авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны остабикәгә, аннан авыл мәдрәсәсенә бирәләр, шунда ул укырга-язарга өйрәнә, арифметика, география кебек дөньяви фәннәрдән дә беркадәр мәгълүмат ала.

     Ләкин аң-белемгә омтылган бу малайга авыл мәдрәсәсеннән ары китәргә мөмкинлек ачылмый. Материаль яктан кысынкылыкта яшәгән гаилә унөч яшьлек Гомәрне чит авылда кием тегеп йөрүче бер абзыйга өйрәнчек итеп бирергә мәҗбүр була. Монда ул ялланып эшләүнең бөтен ачысын-газабын татый. Фәкать китап укудан гына ул үзенә юаныч таба.

     Китап аңа белем-мәгълүмат биреп кенә калмый, аны рухи яктан чынык-тыра, якты киләчәккә булган өметен ныгыта.

     1919 елда аны Арча волостеның Урта Бирәзә авылына беренче баскыч мәктәп укытучысы итеп билгелиләр, ләкин мәктәптә аңа озак укытырга туры килми. 1920 елның маенда ул эшче-крәстиян Кызыл Армиясе сафларына алына. Бу әле гражданнар сугышының иң кызган чагы була. Г.Бәширов, кулына корал тотып, башта Көнбатыш фронттагы сугыш хәрәкәтләрендә, аннары Көньяк фронты гаскәрләре составында Врангель армиясен кысрыклау һәм тар-мар итү походында, аерым алганда, легендар Сиваш-Перекоп сугышларында катнаша.

     1924 елда гаскәри хезмәттән кайткач, Г.Бәширов Эчке эшләр халык комиссариатының Казандагы бер еллык махсус мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт елдан артык Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1929–1932 елларда исә Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтләрен башкара. 1932 елның җәендә ул республика газетасы «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясенә күчерелә. Башта ул монда үз хәбәрче, соңыннан хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1934–1936 елларда Г.Бәширов Казандагы марксизм-ленинизм институтының аспирантурага әзерлек бүлегендә укый, аны тәмамлагач, институтка кабул ителә, ләкин, авырып китү сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. 1936 елның ахырыннан алып ул Татарстан Язучылары союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә җаваплы сәркәтип, аннары, 1938 елның июненнән, Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздатта) матур әдәбият секторы редакторы булып эшли.

     Нашир, журналист һәм язучы буларак та формалаша. Башта Казан, Мәскәү татар көндәлек матбугатының авылдагы хәбәрчесе сыйфатында, авыл тормышы, халыкның көнкүреше, авылда барган сыйнфый көрәш, коллектив хуҗалыклар оешу һ.б. шундый актуаль мәсьәләләр турында дистәләрчә мәкаләләр, язмалар, очерклар бастыра, аннан әкренләп-әкренләп төрле жанрдагы әсәрләр язуга керешә. Аның авылдагы сыйнфый көрәш темасын яктырткан «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 елда Мәскәүдә «Ударниклар» журналында дөнья күрә, аннан «Сөлек», «Әни» кебек башка хикәяләре басылып чыга. 1934 елда Г.Бәшировның «Соңгы сугыш» дигән хикәясе китап булып басыла. 1937 елда исә әдип сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повестен бастырып чыгара. Югары сәнгать дәрәҗәсендә язылган бу әсәре белән Г.Бәширов татар әдәбиятының олы юлына аяк баса, үзен талантлы прозаик итеп таныта.

     Бөек Ватан сугышы башлангач, Г.Бәширов яңадан «Совет әдәбияты» журналында җаваплы редактор булып эшли, ә 1942 елда аңа Татарстан радиокомитетының баш редакторы һәм председатель урынбасары вазифасын йөклиләр. Шушы ук 1942 елның көзендә, партиянең Татарстан өлкә комитеты карары белән, аны Төньяк-Көнбатыш фронтында чыга торган «Ватан өчен» газетасына өч айлык командировкага җибәрәләр. Ул анда редакциянең эшен җайлауда булыша, совет солдатларының сугыштагы батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя. Казанга кайткач, шуларны эшкәртеп, 1943 елда фронт очерклары тупланган «Гармунчы» исемле җыентыгын чыгара.

     Сугыш елларында Г.Бәширов үзенең мәгълүм романы «Намус»ны язарга керешә. Әсәр шактый озак языла, шулай да аның беренче варианттагы аерым өлешләре шул елларда ук инде матбугатта күренә («Язгы төндә», 1944). Ниһаять, 1947 елда әсәр тәмам төгәлләнеп, башта тулысы белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында (1948, № 1,3), аннары аерым китап булып басыла. 1949 елда аның рус телендәге беренче тәрҗемәсе дөнья күрә.

     «Намус» романы дөньяга чыгу белән үк укучыларның мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләргә дә тарала – бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга. Совет язучыларының әсәрләрен дөнья күләмендә пропагандалау максаты белән Мәскәүдә төрле телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты» журналы аша «Намус» романы шулай ук инглиз, француз, испан телендә укучыларга да барып җитә. Рус телендә исә романның хәзерге көндә ун басмасы бар, аларның гомуми тиражы – бер миллион нөсхә чамасы.

     Сугыштан соңгы елларда Г.Бәширов әдәби иҗатыннан тыш җәмәгать һәм җитәкче эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда ул Татарстан Язучылар союзының идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары, 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар союзы идарәсе рәисенең Федерациядәге милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли.

     1960 еллар башыннан Г.Бәширов – профессионал язучы.

     Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре игътибарга лаек: «Туган ягым – яшел бишек» повесте (1967) һәм «Җидегән чишмә» романы (1977). Бу әсәрләрне дә тәнкыйть һәм киң укучылар даирәсе авторның уңышы дип кабул итә. Автобиографик материалга нигезләнеп язылган «Туган ягым – яшел бишек» повестенда автор үзенә генә хас матур, сәнгатьчә үтемле тел-стиль чаралары ярдәмендә революциягә кадәрге татар авылының, халык тормышының, гореф-гадәтләренең, күркәм традицияләренең тулы бер картинасын күз алдына китереп бастыра һәм шул борынгы гореф-гадәт, күркәм традицияләр эчендә тәрбияләнгән хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның истә калырдай образларын иҗат итә. Бу әсәр туган телдә дөнья күргәннән соң, алты мәртәбә Мәскәү нәшриятларында басылып чыга, белорус һәм венгр телләренә тәрҗемә ителә.

     «Җидегән чишмә» – бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман. Шул нигездә автор үз әсәрендәге геройларның гражданлык йөзен, әхлак сыйфатларын, тормыштагы позицияләрен билгели.

     Г.Бәширов татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерергә дә күп көч куйган язучы. Халык иҗаты әсәрләрен ул бала чактан ук җыя башлап, кырыгынчы еллар ахырында аларны пропагандаларга керешә. Аның үзе җыйган, язып алган, әдәби эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре, җыентыкларга тупланып, татар телендә генә түгел, илебездәге башка милли телләргә дә, чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылалар.

     1984 елда «Казан утлары» журналында (№ 3, 4) әдипнең «Көзге ачы җилләрдә» исемле яңа документаль повесть-истәлеге басылып чыга. Күпкырлы иҗаты һәм иҗтимагый хезмәтләре өчен Г.Бәширов Ленин (1957), ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1962), Кызыл Йолдыз (1968) Октябрь Революциясе (1971), Халыклар Дуслыгы (1981), орден-медальләре белән бүләкләнә.

     Күпмилләтле совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Татарстан Югары Советы Президиумының 1986 ел 16 июнь Указы нигезендә Г.Бәшировка «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелә.

     Ул – 1993 елда «И язмыш, язмыш», «Сарут» әсәрләре һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләккә, ә 1996 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

     Әдип 1999 елда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

     Г.Бәширов – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Язучылар